Эх, Арча читекләре

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Эх, Арча читекләре...
Әниләр буыны чиккән чүәк кияргә яратты. Җиңел дә, матур да, дип. Эх, әни белән бергә тәмле күн исе килеп торган чүәкләрне кире кайтарасы иде... Хәер, кеше китә җыры кала дигәндәй, чүәкләрнең дә гомере бетмәде әле. Арча егете Айрат Миннесалих улы Солтанов дәвам итә аны.
Арчаның “Милли аяк киемнәре” берләшмәсен яхшы хәтерлибез. Күпме кешене эшле иткән нинди зур предприятие иде ул! Кызганыч, таркалды. Арчаның данын еракларга тараткан чүәк, читекләрне ничек бетермәк кирәк?! Моңа күңеле әрнүчеләр күп булды. Эшсез калган гади хезмәт кешесе бигрәк тә борчылды. Шушы ук предприятиедә модельер булып эшләгән Айрат Солтановның да үзенең иҗат эшенә нокта куясы килмәде. Мәскәүдә 5 ел институтта укып кайтты, лабаса, эшен дә яратып өлгерде. Фабрика юлламасы белән Мәскәүнең җиңел промышленность институтының мех һәм күн әйберләре конструкторлары әзерләүче бүлегендә белем ала ул. 1996 елда Арчага модельер булып эшкә кайта. Әлбәттә, предприятиедә эшнең башы модельер иҗатыннан башлана. Алар гел уйлануда, эзләнүдә, яңа төр продукцияләр иҗат итүдә. Бер иҗат эшенә кереп киттеңме, бетте, бөтен барлыгың белән шул дөньяга чумасың. Җитмәсә, эшчеләр дә үтенә: сездән була, сез оештырыгыз, без эшләрбез, дип. Предприятиедән кирәкле тегү машиналарын, җиһазларны сатып алып, Айрат Миннесалихович, кул астындагы осталар белән эшне башлап җибәрә. Башта предприятие гаражында, аннан тимер юл буендагы төзелеш кибете бинасында, хәзер менә “Коника” кибетенең бер бүлмәсендә эшлиләр. Тегү машиналарын, җиһазларны нинди акчага алдыгыз, ничек эшне башлап җибәрдегез, дип сорыйм. “Ярты ел эшләп түләдек”, — ди шәхси эшмәкәр Айрат Солтанов. Шәхси эшен башлап җибәргән яшь белгечкә җиһазларны әҗәткә бирүләре әйбәт булган.
Эшне яхшы белүең, тәҗрибәле эшчеләрең, машиналарың, җиһазларың, арендага булса да бинаң булуы — шәхси эшмәкәр өчен ярты бәхет. Әле аның чималын табасы, әзер продукцияне урнаштырасы бар. Монысы да энергияне ала, нервыны ашый торган мәсьәләләр. Иң төп чималларның берсе — күн. Монда бөтен нәрсә дә чын күннән эшләнә.
— Күн белән кыенрак, — дип сөйли шәхси эшмәкәр. — Аны без Казанның “Сафиян” күн заводыннан алабыз. Әмма без продукцияне төрледән-төрле, берсеннән-берсе матур төстәге күннәрдән эшләргә тырышабыз. Шуңа күрә Мәскәүгә чыгып китәргә туры килә. Анда елга ике тапкыр, февральдә һәм сентябрьдә, зур күргәзмә оештырыла. Менә шунда ярты елга җитәрлек төрле төстәге күнне җыеп калам. Заказ бирәсең дә, чималны посылка белән салалар. Күбрәк Төркия күнен сатып алабыз. Италиянеке һ.б. да булырга мөмкин.
— Эшләргә дә күңелле, — дип сүзгә кушыла тегүчеләр Рәмзия Нуруллина белән Тәнзилә Хәйруллина. — Чөнки күн төсләре төрле, берсеннән-берсе матур. Сыйфаты да әйбәт, йомшак.
Рәмзия тумышы белән Корайваннан, Тәнзилә — Айваннан. Икесе дә мәктәпне тәмамлауга 1988 елда предприятиегә эшкә киләләр. Эшле, акчалы булдык, дип сөенеп хезмәт итәләр. Әмма цехлар ябылгач, хафага калалар. Ярый әле Айрат Солтанов тәвәккәлләп эшне дәвам итә. “Рәхмәт аңа”, — диләр кызлар. Үзләрен эшле итүченең әйбәт кеше булуын, сыйфатка бик нык игътибар итүен, эш дип җаны-тәне белән тырышып йөрүен әйтәләр.
Заказ күп, өлгереп булмый, дип шаккатырды шәхси эшмәкәр. Кайчандыр чүәк, читекне сораучы юк, дип бөлгенлеккә төшкән предприятиенең эшен дәвам итү-челәрдән продукция сорап каян гына мөрәҗәгать итмиләр. Бөтен дөньядан, дип елмая Айрат. Берара Германия белән дә эшләп алалар. Әле беркөнне Арчада бер урынлы җирдә эшләүчегә Мәскәүдән шалтыратканнар, чиккән читек алып җибәр әле, дип. Тегесе бездә читек эшләмиләр, дип җавап биргән. Мәскәүле, нишләп эшләмәсеннәр, дип, Солтановның телефонын әйткән. Ә беркөнне шәхси эшмәкәрнең өенә иртән иртүк бер әби килеп кергән, миңа чүәк кирәк, дип. Ярый әле заказга эшләнгән чүәкләре булып, әбидән “котылганнар”.
Нинди заказ бар — алар шуңа алына. Чүәк, читек, аңа парлап сумка, тапочка, меховушка, махсус эш киемнәре һ.б. Алты чигүче өйдә эшли. Алар: Надия Әхмәтшина, Зафира Сафина, Фирдания Закирова, Фәридә Кәримуллина, Зөлфия Вафина, Рәмзия Шәрәфиева. Ә Марат Гатауллин детальләрдән аяк киемнәре җыя.
Продукцияне нигездә тирә-яктагы (Казан һ.б.) сувенир кибетләре ала. Арчада, үзләренә мөрәҗәгать итсәң, кире бормыйлар.
Районыбызда менә шундый үткәнебезнең, тарихыбызның матур эшләрен дәвам итүче, милли аяк киемнәре җитештерүчеләр бар. Аренда түләп интеккәнче үзләренең бер биналары булсын иде дә, милләтебез, районыбыз гоурлыгы булган игелекле эшләрен тагын да җәелдерсеннәр иде, дип телисе килә.
Румия НАДРШИНА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International