Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Безнекеләр — беренче!
2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Безнекеләр — беренче!
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге 2012 елда гомуми хезмәт эшчәнлеге һәм хәрби хезмәткә чакыруны оештыру буенча беренче урынны алды, кубок һәм вымпел белән бүләкләнде. Әлеге сөенечле хәбәрне алуга без бүлек җитәкчесе А.Ә.Борһанов белән элемтәгә кердек.
— Алмаз Әгъзәмович, шатлыгыгызны уртаклашабыз, бу җиңү артында киеренке, гаять зур хезмәт ятуын яхшы аңлыйбыз. Шул турыда бераз әйтеп үтсәгез иде.
— Иң беренче чиратта безгә эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган муниципаль район башлыгы Алмас Әминовичка зур рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Соңгы елларда бүлекнең матди-техник базасы бик нык яхшырды. Хәрби хезмәткә чакырылучылар, ата-аналар белән эшләү өчен бөтен шартлар бар. Алмас Әминович бүлек эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора, кирәкле ярдәмне күрсәтә.
Бүлекнең эшенә бәя бирелә торган төп күрсәткечләрнең берсе — гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру. Чөнки Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Менә шушы бурычны үтәү проблемасы кискен булган еллар, ниһаять, артта калды. Әле кайчан гына хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр йөзләп исәпләнсә, хәзер алар икәү–өчәү генә. Егетләр, армиягә алыгыз дип, үзләре килә. Хезмәт итү срогы да бер ел гына, телефоннан хәбәрләшеп торалар, хәтта яннарына барып кайтырга да була.
— Әле менә телевизион күпер дә оештырдыгыз...
— Саратов өлкәсендә безнең район шефлык итә торган хәрби часть бар. Анда Арча районы егетләре шактый. Ике арада ныклы элемтә урнаштырдык, берничә тапкыр районнан делегация дә барды. Егетләрне телеэкран аша ата-аналары, туганнары белән очраштыру шулай ук зур вакыйга булды. Киләчәктә мондый чараны башка урыннарда хезмәт итүче егетләр белән дә уздыру мөмкинлекләрен өйрәнәбез.
Ватанга мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә. Без районның ветераннар оешмалары белән берлектә мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” үткәрәбез, укучылар алдында совет халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, Кораллы Көчләрнең бүгенге роле, хәрби реформаларның барышы турында сөйлибез.
Районда хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрү матур традициягә әверелде. Бу көнне район Мәдәният йортына хәрби бурычларын үтәргә тиешле егетләр, аларның ата-аналары җыела. Анда матур теләкләр теләнә, район җитәкчеләре, дин әһелләре һ.б. чыгыш ясый.
2011 елдан башлап бүлек җитәкчесенә районның җәмәгать тәрбиячесе булу да йөкләнде. Билгеле, бу җаваплы эшкә бөтен коллектив алынды. Уртак тырышлык белән ике яшүсмерне төзәлү юлына бастыра алдык, аларның берсе исәптән дә төшерелде. Без алар белем алган уку йортларына барабыз, барлык укучылар белән әңгәмәләр үткәрәбез, һәркайсының тәртипле булып үсүен телибез. Яшүсмерләрнең өйләрендә дә булабыз, аларның нәрсә белән мавыгуларын, тәрбияләүдә нинди проблемалар булуын өйрәнәбез, төрле түгәрәкләргә йөрергә тәкъдим итәбез, башка ярдәм күрсәтәбез.
Ильяс СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз