Җирлекләргә таләп зур

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Җирлекләргә таләп зур
22 гыйнварда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйр Шакиров Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөхтәрәм кунак Урта Курса һәм Сеҗе авыл җирлекләрендә социаль-көнкүреш мәсьәләләренең торышы белән кызыксынды, мәктәпләрдә, мәдәният йортында, фермаларда булды. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров район тормышы белән таныштырып үтте, ирешелгәннәр, киләчәккә планнар турында сөйләде.
Районда соңгы ун елда 60лап мәгариф учреждениесе төзелде. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе — шуларның берсе. Минсәгыйр Шакиров якты, җылы бинада укытучылар, укучылар белән сөйләште, балаларның ничек укулары, шөгыльләре турында сорашты. Балаларга әйбәт белем, тәрбия алу, һәрьяклап үсү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шушы ук бинада медпункт урнашкан, анда да шартлар әйбәт. Әмма узган елның ноябреннән фельдшер ярты штатка калдырылган. Ә бит аңа өч километр ераклыктагы Корайван авылына да хезмәт күрсәтәсе бар. “Күпме хезмәт хакы аласың?” — дип сорады М.Шакиров мондый хәлгә гаҗәпләнеп. “6 мең сум”.
— Кайткач сөйләшерлек тема бар икән, — диде республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе. — Экономия кеше сәламәтлеге исәбенә ясалырга тиеш түгел.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина җирлек эшчәнлеге турында сөйләде. Алты авыл халкы тулы канлы тормыш белән яши. Мәктәпләр, мәдәният учаклары, башка социаль учреждениеләр эшләп тора. Шәхси хуҗалыклар терлекне күп асрый, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе белән уртак тел табып эшлиләр, булган проблемалар бергәләп хәл ителә.
Минсәгыйр Шакиров Урта Курса авыл җирлеге бинасында, Урта Курса мәдәният йортында булды. Ул авыл Советы депутатлары, даими комиссия-ләрнең эшчәнлеге белән дә кызыксынды.
“Курса МТСы” ширкәте узган ел Урта Курсада хуҗалык ысулы белән сыерлар фермасы төзеде. Кунаклар анда да булдылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов эшләрнең торышы турында сөйләде. Яңа ферма төзегәннән соң бушаган бер торакны бозаулату бүлеге итеп үзгәрткәннәр. Бүгенге көндә ферма төзү җиңел эш түгел, фермаларга килү юлларын ясауда дәүләт ярдәм итсә, әйбәт буласы.
М.Шакиров Сеҗе авыл җирлеге эшчәнлеге белән дә танышты. “Иң зур авыл җирлеге бу, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Ул элекке өч авыл җирлеген берләштерә. Берләшкәнгә карап халыкка хезмәт күрсәтүдә уңайсызлыклар килеп чыкмады.”
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина эшне ничек оештырулары турында сөйләде. Биредә дә “Ак Барс-агро” ширкәте белән ярдәмләшеп эшлиләр.
Ширкәт фермаларында заманча технологияләр кертелгән, нәсел эше белән ныклап шөгыльләнәләр. Хәзерге вакытта тәүлеккә 24 тонна сөт савыла. М.Шакиров Курса-Почмак фермасында булды, андагы шартлардан канәгать калды.
Минсәгыйр Шакиров төп гомуми белем мәктәбендә, балалар бакчасында булды.
Иске Кырлай авыл җирлеге — гаилә фермалары төзү буенча иң алда баручыларның берсе. Минсәгыйр Шакиров Мөндеш авылында Хәлим Гариповның, Түбән Мәтәскәдә Айдар Сабировның гаилә фермаларын карады, эшчәнлекләре белән кызыксынды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International