Җенне шешәдән чыгарсаң...

2020 елның 19 июне, җомга

Безнең районга ничек килеп эләккән соң бу дошман?

Сосновский балтырганы дигән үсемлек табигый шартларда Кавказ якларында тау урманнарында һәм болыннарда үсә.

4 метрга кадәр үсәргә мөмкин, тамыры 2 метрга җитә, бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирә. Нинди яхшы үсемлек, дип тел шартлата белгечләр. Аны әкеренләп безнең зонага да кертә башлыйлар. Әмма ул безнең якларда явыз дошманга әверелә, кыскасы, җенне шешәдән чыгаралар. Ул экосистеманы бозучы булып чыга. Башка үсемлекләрне кысрыклый, һөҗүмгә күчә һәм җиңүләр яулый.

Ташкичү авылында яшәүче хезмәт ветераны Газиз Маликов бу тарихны яхшы белә иде (шушы көннәрдә генә арабыздан мәңгелеккә китеп барды, урыны җәннәттә булсын). “1977 елда безнең колхозга Мәскәүдән бер галим хатын-кыз килде. Ул чорда партиядән башка бер эш тә башкарылмый иде. Партия җыелышы җыйдылар. Галимә хатын бер гектардан 1 мең центнерга кадәр яшел масса уңышы бирә торган Сосновский балтырганы дип аталган үсемлек турында сөйләде. Аның белән Казаннан бер авыл хуҗалыгы белгече дә бар иде”. Шул елның 20 октябрендә авыл халкы колхоз рәисен соңгы юлга озатып йөргәндә, Казаннан килгән белгеч үзе чәчкеч артына басып 5 гектарда балтырган чәчә. Җирне культуралы  көтүлекне бозып әзерлиләр.

Икенче елны балтырганның уңышы әлләни булмый әле. Шулай да булган массаны сенажга салалар. Әмма терлекләр бу азыкны яратып ашамый. Әлеге мәйданны сөреп башка культуралар чәчәләр. Тик безнең якны, колорадо коңгызы кебек, яратып өлгерә бу үсемлек. Басудан куып чыгарсалар да, урман полосаларына, елга, ерганак- ларга, юл буйларына күчеп  таралуын дәвам итә. Аннан мал-туарлар да, авыл халкы да зыян күрә башлый: сыерларның җиленнәре пешә, балалар өтәләнә, өлкәннәргә дә өлеш чыга. Чөнки аның согы бик агулы, орлык өлгерү чорында агуы аеруча күбәя.

– Бүгенге көндә районда 13 авыл территориясендә (Ташкичү, Мәмсә, Иске Ашыт, Кысна, Яңа Кырлай, Яңа Иябаш, Иске Иябаш, Яңа Кишет, Иске Кишет, Ашытбаш, Симетбаш, Кышкар, Орнашбаш) 55 гектар мәйданда шушы үсемлек үсә, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Узган ел балтырганга каршы көрәшергә тиешле тендер откан оешма эшен оештыра алмыйча бу эштән баш тартты. 2020 елга да әлеге максатка акча каралмаган. Әмма 2021 елга акча булыр кебек.

Без булмаган акчаны көтеп кул кушырып утыра алмыйбыз, дигән фикер 16 июньдә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова үткәргән киңәшмәдә дә әйтелде. Чөнки балтырган мәйданнары арта. Хәзер бу мәйданнарны тагын бер тапкыр ачыклап, аны чабуны оештырырга кирәк. Әлеге эш авыл җирлекләренә йөкләнде.

Без 17 июньдә Яңа Кишет авыл җирлегендә балтырганга каршы эшне ничек оештыруларын карадык. Балтырган мәйданнарының бер өлеше чабылган, әмма эшнең ничек оештырылуын күрә алмадык. Кышкар, авылындагы гараж балтырган чолганышында калган. Елга буйларын балтырган яулап килә. Иске Кишеттә зиратка үтеп кергән.

– Бу үсемлекнең бармы, юкмы икәнлеген барлык җирлекләрдә дә карап чыгарга кирәк, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Аз күләмдә булганда көрәшүе җиңелрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International