Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бер яшьлектә, дисәләр дә...
2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Бер яшьлектә, дисәләр дә...
Югары Аты авылында район тарихында беренче тапкыр 40 яшьтән өлкәннәр арасында хоккей ярышлары булды. Анда Арча, Яңа Кенәр һәм Утар Аты җирлеге командалары көч сынашты.
Хоккей ярышлары 1972–1986 елларда Утар Аты мәктәбендә физкультура укытып, авыл яшьләрен туплап бер дигән хоккей командасы оештырган Әмин Исмәгыйлев истәлегенә уздырылды. “Әти спортка җаны-тәне белән бирелгән кеше иде”, — дип искә ала улы Фәнис. Ул елларда Утар Атының хоккей командасы район күләмендә генә түгел, республикада да танылу ала. Заманында яшүсмерләр арасында “Алтын алка” турнирында Казан командасын җиңеп, финалда Яшел Үзән командасына гына җиңелеп, икенче урын яулап кайтканнар. Авыл командасын шул дәрәҗәгә күтәрергә Әмин абый никадәр тырышлык куйган! Әнә шул уңышлардан соң команданың исеме еракларга тарала, Утар Атыга хоккей уйнарга күрше-тирә авыллардан, башка районнардан да килә башлыйлар. Хәтта Казанның Урицкий исемендәге спорт клубының (бүгенге көндә ул “Ак барс” хоккей клубы) балалар һәм яшүсмерләр командалары уйнарга килә һәм Утар атылылар анда да сынатмый, шул өч команданың икесен җиңүгә ирешәләр!
Әмин абыйның укучылары арасында республика чемпионнары да була. Мәсәлән, Утар Аты егете Фәнис Мостафин үзвакытында Казан марафонында беренче урынны яулый. Остазларын укучылары бары яхшы яктан гына искә ала. Ярышлар уздыру идеясен дә алар күтәреп алып, бергәләп башлап җибәргән. Иганәчеләр дә элеккеге укучылар, шул чорда хоккей белән җенләнгән авыл егетләре, “Игенче” ширкәте, авыл җирлегендәге эшмәкәрләр. Әтисенең рухын шатландырган өчен Фәнис Исмәгыйлев оештыручыларга, Утар Аты авыл җирлегенә, бу төбәктә Әмин абыйның традициясен саклап, хоккей командасын югары дәрәҗәдә тоткан өчен тренер Илнур Габдрахмановка да рәхмәт белдерде.
Бүгенге ярышлар үткән елларның якты хатирәләрен яңартып Югары Аты авылында гөрли. Үзләренең бишенче, алтынчы дистәләрне ваклауларын оныткан уенчылар янып-көеп, бар көчләрен биреп яшьләргә хас елгырлык белән уйный, һәркемнең җиңүче буласы килә. Тирә–якта гөр килеп якыннары, дуслары көч биреп тора. Тамашачылар күрше–тирә авыллардан ук килгән. Һәм, ниһаять, финал! Беренче урында — арчалылар, икенчедә — кенәрлеләр, хуҗалар өченче урында. Биш номинациядә: “Иң яшь уенчы”, “Иң өлкән уенчы”, “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы сакчы”, “Иң яхшы һөҗүмче”гә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Спорт белән өлкән яшьтә дә дусларча яшәп була икән бит. Әлеге ярышлар яшь буын өчен дә үрнәк булды: яшь чакта гына шөгыльләнеп, аннан кул селтәргә ярамый, нинди генә яшьтә булсаң да мөмкинлегең булганча сәламәт яшәү өчен тырышырга кирәк, чөнки спорт ул — сәламәтлекнең нигезе. “Матур башлангыч бу, мондый ярышлар алга таба да узачак”, — дип белдерде район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз