Алар Америка ача

2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Алар Америка ача
Заманалар үзгәрә. Кайчакта 10, 20, 50...100 елдан соң тормыш нинди булыр икән, дип уйлыйм. 1965 елда вафат булган әтине торгызып утыртсаң, үзгәрешләргә ис-акыллары китәр иде, дим күңелемнән генә. Телевизорлар, газ, шәхси автомобильләр, автомат кер юу машиналары, кесә телефоннары, санлы фотоаппарат, видеокамера... — саный китсәң, алар бихисап.
Элекке елларны журналистиканың нәрсә икәнен дә белмәгән балалар бүген үзләре фотоаппарат, видеокамера күтәреп, вакыйгалар эчендә кайныйлар, дәү абыйлары, апалары белән әңгәмә коралар, аннан туплаган материалны компьютерга кертеп, монтажлап, кыскасы әзерләп, тапшыру белән эфирга чыгалар. Моны балаларның техник иҗаты дими, ни дисең инде?!
— Моннан 5 ел элек район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Ринадовна Укучылар сарае каршында балаларның телестудиясен ачарга, дигән тәкъдим әйткән иде, — дип сөйли телестудия җитәкчесе Зөлфирә Зарипова. — Без моны оештырдык. Бүген инде безнең өч видеокамерабыз, санлы фотоаппаратларыбыз бар. Хәтта видеокамераның берсе 160 мең сум тора, профессионаллар гына куллана торган куәтле техника. Монысы балалар өчен район хакимиятенең зур бүләге булды.
...Укучылар сараеннан бер төркем укучылар, видеокамера белән безгә, редакциягә, кунакка килделәр. Максатлары газета тормышы белән танышу иде. Берсе видеога төшерсә, икенче, өченчеләре редакциядә эшләүчеләрне сөйләтте. Янәшә-ләрендә Зөлфирә апалары белән Дамир абыйлары (Таҗиев) ярдәмгә килергә әзер торалар. Афәрин, дияргә генә кала, матбугат тормышыннан тулы бер репортаж туплап китте алар.
Инде менә мин үзем балалар телестудиясендә. Иҗат эшләре белән кызыксынам. Шунда ук арадан берсе видеога төшерә дә башлады. Журналист апалары кунакта, лабаса, мондый очрашуны кулдан ычкындырмаска кирәк. Кечкенә генә тәрәзә, объектив аша, тирә-юньдә барган вакыйгаларны күзәтү, секундлар эчендә, ми күзәнәкләрен эшкә җигеп, иң әһәмиятле, иң кирәкле, кабатланмас мизгелләрне видеога төшереп алу — яшь кешедән, техниканы яхшы белү, сизгерлек, өлгерлек һәм шул ук вакытта акыл да сорый торган гамәлләр. Балалар үзләре оператор да, режиссер, монтажлаучы да. Һәрвакыт башны эшләтергә, акылны эшкә җигәргә кирәк. Вакыйганы видеога төшереп кайткач, эш тәмам дигән сүз түгел әле, компьютер каршында материалны эшкәртергә, монтажларга кирәк. Монысы бигрәк тә түземлелек сорый торган зур иҗат эше. “Ялкау булсаң, безнең студиядә эшләп булмый, — ди Зөлфирә ханым. — Килеп китүчеләр булгалады. Әмма бу шөгыль белән чынлап торып мавыгучылар күбрәк”.
Бүген Казанда энергетиклар әзерләүче югары уку йортында укучы Азат Шәриповны сагыналар. Материалны төшереп кенә калмый, эчке бер тоемлау, сиземләү белән эшкәртә дә иде, диләр. Аның иң кыены да материалны эшкәртү бит инде! Ул мондагы телестудиядә башкаларга да үзенең белгәннәрен өйрәтә. Чөнки ул видео, компьютер белән бәйле техник иҗат серләренә әтисе Роберт Шәриповтан өйрәнә. Алмаз Хәмидуллин, Айнур Миңнуллин, Хәлил Зарипов, Азат Шәрипов—бергәләп эшли алар. Яшүсмерләрнең кайберләрендә техник сәләт өстенлек итсә, икенчеләрендә режиссерлык осталыгы калкып чыга.
Илсаф Фәйзуллин да видеокамера, компьютер белән бәйле иҗатны яратып өлгерә. Татарстанда оештырылган “Алтын каләм” бәйгесендә, материалларны китереп торалар, Илсаф монтажлап тора, кайдан таптыгыз мондый останы, дип шаккаталар. Бүген ул техникумда белем ала.
Телестудия җитәкчесе Зөлфирә ханым балаларның уңышлары турында куанып сөйли. 2009 елда Татарстанда оештырылган “Алтын каләм” бәйгесендә Азат Шәрипов иң оста оператор исеменә лаек була. Хәлил Зарипов та шушы ук бәйгедә 2012 елда иң оста оператор исемен алуга ирешә. 2010 елда Чабаксарда оештырылган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аерым номина-циядә тагын безнең Азат Шәриповның ясаган видеоролигын иң яхшы проект дип табалар. 2011 елда Ульяновскида “Сәнгатькә якынаю” кинофестивалендә “Вакытлар бәйләнеше” номинациясендә Азат Шәрипов иҗат иткән видеоролик 10 мең сумлык грантка лаек була.
Узган ел Санкт-Петербургка чыгып китәләр. “Без Америка ачабыз” темасын ачу максатыннан Санкт-Петербургта видеоролик эшлиләр. Балалар шәһәр урамнарына сибелә: 4 сәгать эчендә “Күрше урамда мин Америка ачам” темасы белән 18 минутлык видеорепортаж эшләргә. Менә таныш булмаган, билгесез шәһәр урамында алар. Арчалылар аптырап та, каушап та калмыйлар. Иң элек урамда этләр өйрәтүче ир-ат янына киләләр һәм үзләре белән таныштырып, таныш булмаган абыйларын сөйләштерә дә башлыйлар. Тегесе дә бик рәхәтләнеп, балалар белән сөйләшә, этләрне ничек өйрәткәнен күрсәтә. Шулай итеп, алар урамдагы берничә вакыйганы, күренешне видеога төшерә һәм эшне интернетка кертеп калдыралар. Ә үзләре белән Арчадагы тхэквондо спорты белән шөгыльләнүне төшереп алып барган булалар. Алар өчен тхэквондо Америка кебек бит. Тагын җиңү: икенче урын!
Бүген компьютер каршында 9 сыйныф укучысы Гаяз Ситдыйков. Сентябрьдән йөри башлаган. “Монда кызык”, — ди. Егет икътисадчы яки юрист булам, дисә дә, видеога төшерә белергә өйрәнү, эшендә һәм, гомумән, тормышта кирәк булачагын аңлаган. Шуңа да телестудиягә бик теләп йөри. Ә менә фотога төшерүне бик өнәп бетерми. 7 сыйныфта укучы Динә Фәттахова белән Алсинә Шакирҗанова фотосүрәткә төшерергә яраталар. Шуңа күрә дә монда килделәр. Айгөл апалары Шәйдуллина телестудиягә йөрүчеләрне видеога төшерү, материалны эшкәртү нечкәлек-ләренә, фото эшенә өйрәтә.
Әлбәттә, видеога төшерүче операторлар янәшәсендә журналистлар да булырга тиеш. Аларны биредә Дамир Таҗиев әзерли. Монысы икенче тема. Ул турыда икенче юлы иркенләбрәк язарбыз әле. Укучылар сараенда шөгыльләнгән Динә Шәкүрова, Ландыш Вәлиева, Илүзә Галимҗанова, Алинә Хәбриева журналист һөнәрен сайлыйлар.
Балалар кызыклы шәхесләр, күренекле кешеләр белән телетапшырулар оештыралар. Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, язучы Туфан Миңнуллин, Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры артисты Равил Шәрәфиев, министрлар, фән эшлеклеләре... — стенага эленгән фотосүрәтләр тарихи мизгелләрнең шаһиты.
Шулай итеп, балалар телестудиягә йөреп, Америка ачарга өйрәнәләр. Ә Американы техник иҗатсыз ачып булмый.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International