Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәл итмәслек мәсьәлә юк
2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Хәл итмәслек мәсьәлә юк
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Любисовна Удачина район хакимиятенең утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Анда журналистлар да катнашты.
Балалар мәсьәләләренә кагылган район оешмаларыннан да вәкилләр бар иде. Һәр сорауны, һәр гозер, проблеманы өйрәнгәндә, хәл иткәндә оешмалар (Арча шәһәре башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, социаль яклау идарәсе, сәламәтлек, прокуратура һ.б.) җитәкчелегенә җавап бирергә, хәлне аңлатырга әзер дә булып торырга кирәк.
Сорауларның төрлесе булды. Бар да балага барып тоташа. Ата-ана баланы җир йөзенә тудырган икән инде, алар газизләрен тиешенчә тәрбияләргә, сәламәт, тәртипле, акыллы булып үсеннәр өчен шартлар тудырырга бурычлылар. Кабатлап әйтәм, ананың да, атаның да тигез бурычы бу. Ярдәм сорап Татарстан Республикасы вәкиленә килүчеләрдән, нигездә, баланы бер як кына тәрбияләгәне аңлашыла.
Өч бала әтисе яшь ир кешене (исем-фамилияләрен язмыйм) вәкил каршына нинди борчулар китергән соң? Берсеннән-берсе кечкенә өч бала да ата тәрбиясендә. Җитмәсә хатынының бер баласын да үзенә яздырган. Ә ана дигәннәре узган елның җәеннән бөтенләй балаларны (кечкенәсенә 1 яшь тә 6 ай гына) тәрбияләүдә катнашмый икән, аның кайда икәнлеген дә белмиләр. Ананы табып, сабыйларны карарга яки алимент түләтергә мәҗбүриләп булмасмы икән, дип үтенә әти кеше. Ә бит балигъ булмаган балалар белән эшләүче белгечләр, психологлар ананы акылга китерергә бик тырышып караганнар, тик нәтиҗәсе генә булмаган. Бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел, ярдәм итәрбез, диде вәкил.
Ике балалы ана, аерылган ире белән фатир мәсьәләсен уңай хәл итә алмаудан гаҗиз булып, зин-һар, ярдәм итегез, дип киңәш сорап килгән. Бәхәсне бары тик суд кына хәл итә. Милек бүлүне сорап судка гариза язарга киңәш ителде анага.
Икенче бер ана ике баласы белән әнисенә кайтып китәргә мәҗбүр булган. Каһәрли, инвалид балам бар, фатирга кертми, дип күз яшьләре белән елый. Социаль ипотека буенча өч бүлмәле фатир алганнар. Ә хәзер ир берүзе хакимлек итә икән анда. Түләүләрне берүзем башкарам, ди хатын. Әлбәттә, социаль ипотека программасының үзенең нечкәлекләре күп. Нинди генә катлаулы хәл булмасын, барыбер дә чыгу юлы бар, ди безнең халык. Монда да мәсьәләне уңай хәл итү юллары турында сөйләшенде. Ана үз фатирында балаларын тәрбияләчәк.
Арчада баланы бакчага урнаштыра алмыйм, дип зарын сөйләүче ана да булды. 3 яшькә кадәрле балаларны бакчага урнаштыру буенча, чыннан да, проблема бар, урыннар җитми. Дөрес, районда гаилә бакчаларының оешуы мәсьәләне бераз уңай хәл итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова: “Без бу мәсьәләне һәрвакыт күз уңында тотабыз”,— дип, төгәл мисаллар белән сөйләде.
Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Любисовнаның, урыннарга барып, халык белән эшләве бик әйбәт. Иң мөһиме: вәкил һәр мәсьәләнең үтәлешен контрольдә тотачак.
Кабул итүдә вәкил аппаратының бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Н.В.Бычкова катнашты.
Румия НАДРШИНА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз