Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ныклы белем бирергә, һөнәргә өйрәтергә!
2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Ныклы белем бирергә, һөнәргә өйрәтергә!
23 гыйнварда Арчада муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре органнары җитәкчеләренең республика киңәшмәсе булды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа вазифага керешкәннән соң беренче сәяхәтен Арча районына ясаган иде.
— Арча районының мәгариф өлкәсендәге уңышларына сокланабыз. Сезнең тәҗрибә киләчәк эшебездә дә бик кирәк булачак, — дигән иде ул.
Әйе, районыбызның мәгариф өлкәсендәге казанышлары тәэсирләндерерлек. Соңгы ун елда 67 мәгариф объекты төзелде һәм үзгәртеп корылды. Мәктәпләребездә балаларга ныклы белем, яхшы тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Шулар белән бергә укучыларга һөнәри белем бирү буенча да зур эш алып барыла. Республика киңәшмәсенең төп темасы әнә шул иде.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәдә катнашучылар башта Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбендә (рәсемдә) булдылар. Әлеге уку йорты соңгы елларда бик нык үзгәреш кичерде, бинасы яңарды, заманча җиһазландырылды. Укучылар биредә электрон хисаплау машиналары операторы, “В” һәм “С” категорияле шофер һөнәрләре дә үзләштерә.
Мәктәп фойесында киңәшмә темасына, мәгариф өлкәсенә багышланган күргәзмә материаллар куелган иде. Уку йортлары җитәкчеләре, министрлык белгечләре алар белән таныштырып үттеләр. Шунда ук Казан шәһәре предприятиеләре тәкъдим иткән мәктәп формалары да күрсәтелде.
— 2013 елның 1 сентябреннән мәктәп формасына күчү мәҗбүри, — диде Энгель Фәттахов.
Кунаклар Арчаның ныклап төзекләндерелгән 2нче урта мәктәбендә, РОСТО (ДОСААФ) оешмасының автодромында, Арчаның 5нче гимназиясендә булдылар. Автосыйныфлар 2011–2012 уку елында 173 шофер, 42 тракторчы әзерләделәр.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2нче мәктәпнең төзекләндерү сыйфатына да югары бәя бирде.
— Башка урыннарда да шуннан ким булмаска тиеш, — диде ул.
Район Мәдәният йортында киңәшмәнең пленар өлеше үтте. Аны республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты. Ул матур итеп кабул иткәннәре, киңәшмәнең уңышлы үтүе өчен шартлар тудырганнары өчен муниципаль район башлыгы Алмас Назировка рәхмәтен белдерде, алда торган бурычларга тукталды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында мәгариф идарәләре җитәкчеләренең республика ки-ңәшмәсен нәкъ менә Арчада үткәргән өчен Энгель Наваповичка рәхмәт әйтте.
— Бу безгә тәҗрибәбез белән уртаклашу мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта безгә билгеле бер җаваплылык та өсти, — диде ул.
Алмас Әминович районның тарихы белән кыскача таныштырып үтте, мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде, мәгариф системасына карата уй-фикерләре белән уртаклашты.
Моннан ун еллап кына элек районда мәгариф объектларының 35е тузган һәм җимерелү куркынычы астында, 10 объект башланган һәм ташланган төзелеш хәлендә иде. Ун ел эчендә бик зур күләмдә эш алып барылды, район мәгариф объектларын иң күп төзүче булып танылды.
Мәктәпләрнең, мәктәпкәчә учреждениеләрнең матди-техник хәле яхшыру белән бергә, укучыларга белем, тәрбия бирү сыйфаты да күтәрелә бара. Хезмәт тәрбиясе һәм тормышка әзерләү дә мөһим юнәлешләрнең берсенә әверелде. Узган ел 1 сентябрьдән “Тормыш дәресләре” керә башлады. Аларда балалар тормыш өчен иң кирәкле темаларны үзләштерәләр, үзенә күрә болар хезмәт эшчәнлегенә беренче адымнар да. Мәктәпне бетергәндә һәр укучы ныклы белем һәм кимендә бер һөнәр үзләштергән булырга тиеш!
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева районда эшче һөнәрләргә әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, министрлыкның дәүләт программалары һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева, сектор мөдире Әнисә Морозова, эшләр идарәчесе Илдар Шәмсетдинов чыгыш ясады.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов киңәшмәгә йомгак ясап, анда тикшерелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз