Н.Г.Габдрахманов

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 29 июнендә 67нче яшендә, хезмәтветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, Арча районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Габдрахманов Наил Газиз улы вафат булды.

Наил Газиз улы – район үсешенә зур өлеш керткән кеше. Ул 1953 елның 15 сентябрендә Арча районының Колачы авылында туган. 1979 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

Наил Газиз улы хезмәт юлын 1973 елда Наласа мәктәбендә математика укытучысы булып башлый һәм Күпербаш мәктәбендә дәвам итә. Инициативалы, җаваплы һәм максатчан егет озак та үтми ВЛКСМның Арча райкомының оештыру бүлеге мөдире, аннан соң икенче секретаре итеп билгеләнә. Н.Г.Габдрахманов 1982 елдан 1991 елга кадәр КПССның Арча райкомы инструкторы, пропаганда һәм агитация, оештыру бүлекләре мөдире, икенче секретаре, секретарь вазыйфаларын башкара.

1991 елдан 2005 елга кадәр Арча районының балалар һәм яшьләр, мәгариф, мәдәният бүлекләрен җитәкли, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары була. Наил Газиз улы 2005 елдан 2012 елга кадәр Арча педагогика көллияте директоры булды.

Н.Г.Габдрахманов гомере буе җитәкче вазыйфаларында эшләде. Аңа принципиальлек, югары профессиональлек, зыялылык һәм әдәплелек хас иде.

Наил Газиз улы лаеклы ялга чыккач та район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе вазыйфасында районның җәмәгать эшләрендә актив катнашты, яшьләргә патриотик тәрбия

бирүгә, тарихи ядкәрләрне саклауга, ветераннарның тормыш хәлен яхшыртуга зур өлеш кертте.

Наил Газиз улын белгән һәркем аның актив тормыш карашын, эшлеклелек сыйфатларын, оештыру сәләтен, эшкә бирелгәнлеген, югары ватанпәрвәрлеген билгеләп үтә.

Наил Газиз улының якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә сакланыр.

И.Г.Нуриев,

 Г.Ф.Гарипова,

И.Ә.Галимуллин,

Р.М.Гатиятов,

Р.Н.Галимуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International