Иң бай гаилә

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

24 июньдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Югары Курса авылында яшәүче Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовларны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды.

Сирәк була торган хәл: Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа бер елны, берүк көнне туганнар. Аларга язылышканда паспорт алыштырып йөрисе дә булмаган: фамилияләре дә берүк.

Юбилярларның 61 бала, онык, оныкчыклары бар. Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа чалгы алып, арба тартып печәнгә баралар. Концертларда, төрле чараларда җырлап-биеп йөри алар.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International