Каргалы авылында Вафа дигән бик мәзәкчән кеше яшәгән.
Бервакытны Вафа абый хастаханәдән кайта. Чиләкләр алып коега суга чыга. Күршесе:
– Сугамы, Вафа абый, – дип сорый.
– Сугуын сукмый, әмма теленә чыдап булмый, – ди Вафа абый мыек астыннан елмаеп.
– Исән-сау кайттыңмы? Өйдә тәртипме, тынычлыкмы?
– Бар да тәртиптә, –ди Вафа абый. – Тик абзарның сайгаклары гына юкка чыккан.
Бактың исә, Вафа абый югында абзарны җыештыручы булмаган икән.
Шуңа охшаш хәл үзебезнең авылда да булган иде. Бер хуҗалык турында мәзәк итеп сөйлиләр иде. Болар сыер абзарын җыештырып тормый икән. Сыерның сырты печәнлеккә тия башлагач абзарны икенче урынга күчерәләр.
Ильяс Фәттахов