Эшләргә дә эшләргә, ди ветеран

2020 елның 10 июле, җомга

Югары Бирәзә авылын тотып торган Шәйнур Гарифуллинга 70 яшь тулган икән

Аның белән төрле елларда очрашкан бар. Әмма бу юлы ул аеруча шат, күңеле көр иде.

– Болай зурларлар дип көтмәгән идем, – диде ул. – Марат Габделхәевич (“Кырлай” ширкәте җитәкчесе) үзе килеп зур телевизор тапшырды, хезмәттәшләр дә матур итеп котлады. Болай булгач сәламәтлек барында эшләргә дә эшләргә инде.

Юбилярның хезмәт юлын башлап җибәрүенә дә быел 52 ел була икән.

– Мин бит кооператив техникумын тәмамлап, сәүдә системасында эшли башлаган идем.

– Анда ничек керергә булдыгыз?

– Бер туганым шуны тәмамлаган иде, анда хисапчылар да әзерлиләр, математикадан әйбәт укыдың бит, шунысына кер дип тәкъдим итте.

Башта Мөндеш сельпосында эшли ул, аны Тукай-Кырлай сельпосына кушкач шунда күчә. Ике ел сельпо рәисе дә була.

– Беләсеңме, миңа гел яхшы кешеләр белән генә эшләргә туры килде. Башта райпо рәисе Таһир абый Надршин иде, Рөстәм Нургалиевич та, ул да бик кешелекле шәхесләр иде.

– Сәүдә өлкәсеннән бөтенләй башка эшкә күчү ничек булды?

– Монысына колхоз рәисе Салихҗан Гарифҗанов “гаепле”, колхозга кайтырга шул үгетләде. Аңа каршы килә алмадым, бик җайлы, юньле кеше бит ул. 22 ел бергә эшләдек, бер сүзгә килгән булмады. Салихҗан бер кешене дә алыштырмады бит ул, бөтенесенең дә җаен белде. Менә болар (амбар, фермаларны күрсәтеп) бар да шул елларда эшләнде.

Шәйнур Гарифуллинны склад мөдире итеп куялар һәм ул әле дә шул хезмәтен башкара. Алай гына да түгел, берзаман: “Шәйнур абый, син болай да көне буе шушында инде, әйдә ферманы да кабул итеп ал!” – диләр. Ферма авылда – төп эш урыны, анда 30лап кеше эшли. Алай гына да түгел – авылның бөтенлеген

саклый торган комплекс.

– Мин бүгенге хуҗалардан да бик риза, – ди ул. – Хезмәт хакын вакытында бирәләр, сыер савучылар айга 30 мең сум чамасы ала. Сыерлар дүрт төркемгә бүленгән,  ай саен контроль савулар уздырыла, шуның нәтиҗәләре буенча төркемнәрдәге сыерлар алышынып тора. Сөтенә карап. Күбрәк сөт биргән сыер азыкны да күбрәк ала.

Фермада эшләүчеләр нигездә авылның үз кешеләре. Апалы-сеңелле Раилә Сибгатуллина (40 ел сыер сава) белән Наилә Галимҗанова (38 ел) лаеклы ялда булсалар да, түләү әйбәт булгач эшлибез, дип торалар.

 

Ильяс Сәхәпов

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International