Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сыйфатлы итеп эшләргә!
2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Сыйфатлы итеп эшләргә!
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 28 гыйнварда 2013 елда яңа төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларда булды.
Алмас Әминович район үзәк хастаханәсенең төзекләндерелә торган өлешен карады. Биредә “Водоканал-Сервис” һәм “Строй-Мастер” ширкәтләре эшли. Планлаштырылган эшләр тө-гәлләнеп килә. Сыйфат буенча зур кимчелекләр табылмады. Финанс мәсьәләсен хәл итеп, бинаны тиз арада сафка бастырасы бар. Район башлыгы хастаханәнең калган өлешен төзекләндерү буенча да эш алып барылуын әйтте.
Сикертән авылында “Арча КСМы” ширкәте яңа клуб төзи. Көздән нигезен салып калдырганнар иде, инде менә стенасын күтәрә башладылар. Район башлыгы эш барышыннан канәгать калды, киңәшләрен бирде.
Алмас Назиров Арчаның элеккеге 6нчы мәктәбе бинасында да булды. Монда зур үзгәрешләр көтелә, озакламый төзекләндерү эшләре башланачак.
Иске Чүриле урта мәктәбе быел ныклап төзекләндереләчәк. “Арча МСО”сы ширкәте түбә, тәрәзә, ишекләрне, эчке инженер системасын, бинаның тышкы ягын яңартачак, нигез кырыйларын ныгытачак. Алмас Әминович мәктәпне карап чыккач төзүчеләр, мәктәп коллективы алдында торган бурычларны аңлатты.
Симетбаш авылында яңа клубның инде түбәсен ябарга әзерләнәләр. Шушы авылда туып-үскән “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин булышлыгы белән төзелә торган бу объектны Җиңү көненә тапшыру бурычы куелды. Алмас Әминович биредә эш оештырылуыннан, сыйфаттан канәгать калды.
Быел, ниһаять, Шушмабаш урта мәктәбендә ныклап төзекләндерүгә чират җитте. Бу эшнең бик кирәклеген район башлыгы ата-аналар, мәктәп коллективы белән очрашуларда әйтә килде. Матур күрсәткечләре белән данлыклы мәктәп моңа лаеклы. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин да кулдан килгәнчә ярдәм итәчәк-без дип тора. Алмас Әминович мәктәпне җентекләп карап чыкты, киңәшләрен, күрсәтмәләрен бирде. Биредә “Строй-Мастер” ширкәте эшләячәк.
Лесхоз урта мәктәбендә быел “Арча КСМы” ныклап төзекләндерү үткәрә. Мәктәптә җылылык системасы да алышыначак, яңа казаннар куелачак. Бу мәктәп тә — районыбыз горурлыгы. Көчле педагоглар эшли, укучылар Россия буенча олимпиадаларда җиңүләр яулый. Тиздән аның бинасы да балкып торачак. Алмас Назиров мәктәпне карап чыкты, киңәшләрен бирде.
Район башлыгы төзүче оешмаларга эш темпын тизләтергә кушты, әмма сыйфат беренче планда булырга тиеш!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз