Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
1 октябрьгә кадәр өлгерергә кирәк!
2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
1 октябрьгә кадәр өлгерергә кирәк!
Соңгы вакытларда лаеклы ялга чыгучылар пенсия фондына пенсия билгеләүне һәм эшләгән акчаның тупланма өлешен түләүне сорап ике төрле гариза язалар һәм тиешле еллар эшләп лаеклы ялга чыгучылар арасында инде әлеге түләүләрне алучылар да бар. Түләүләрнең тәртибе турында без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән әңгәмә кордык.
— Эшләгән акчаның тупланма өлешен алу исемлегенә, картлык буенча пенсиягә чыгучылар, тиешле елларын эшләп лаеклы ялга чыгучы укытучылар, медицина хезмәткәрләре, зыянлы шартларда эшләүчеләр керә, — дип ачыклык кертте ул. — Бүгенге көндә эш бирүче оешма кертемнәрнең тупланма өлешен 1967 елгылардан башлап 6 процент күчерә, ә аннан өлкәнрәкләргә 22 процент иминият взносы гына күчерелә. Тик бер искәрмә бар: 2002–2004 елларда 1953 елгы ир-атлар һәм 1957 елгы хатын-кызлардан башлап, оешма тарафыннан кертемнәрнең тупланма өлеше күчерелеп алган, әмма ул өлешләр һәркемнең счетында булмаска да мөмкин. Югарыда әйтеп үтелгән әнә шул елгылар ул акчаларны алыр өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала, чөнки алар хәзер пенсиягә чыгу яшенә җиттеләр.
— Белүебезчә, эшләгән акчаның тупланма өлеше өч төргә бүленеп түләнә. Шул турыда аңлатып китсәгез иде.
— Бер генә тапкыр түләү бар. Ул кешенең эшләгән хезмәт хакыннан чыгып билгеләнгән пенсия күләменнән 5 проценттан кимрәк булган очракта түләнә. Өлешләп түләү 10 елга билгеләнә һәм лаеклы ялга чыгучыга ун ел дәвамында пенсия кебек түләнә. Һәм өченче төрлесе — кертемнәрнең тупланма өлеше кешенең уртача яшәү елына бүленеп, лаеклы ялга чыгучы ул сумманы пенсия итеп алырга хокуклы. Искәрмә, өлешләп түләүне бары тик финанслау (софинансирование) программасында катнашучылар гына алырга хокуклы. 56нчы номерлы Федераль Закондагы 2000нән 12000 сумга кадәр акча кертү программасы буенча түләп баручылар өлешләп түләүдә катнаша. Әгәр бу программада катнашмыйлар икән, ул очракта бер генә тапкыр түләү ала.
— Түләүне беренче пенсия белән үк алу мөмкинлеге бармы?
— Әгәр бер генә тапкыр түләү икән, шундук ала. Моның өчен шулай ук пенсия фондына мөрәҗәгать итү сорала. Биредә гариза язучының эшләгән акчасының тупланма өлеше дәүләтнеке яисә дәүләтнеке булмаган фондта саклануы ачыклана. Дәүләтнеке булмаган фондта икән, пенсия фонды аңа пенсия күләме турында белешмә бирә һәм шул белешмә нигезендә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да шундый тәртип белән түли. Әгәр лаеклы ялга чыгучының тупланма өлеше дәүләт пенсия фондында сакланса, гариза бер ай эчендә карала, ике айда пенсия белән бергә бер генә тапкыр түләнүче сумма да түләнә. 56нчы Федераль Закон хезмәт кешесенең хокукын яклап, пенсияләрен арттыру максатыннан чыгарылган. Хезмәт кешесе пенсия фондындагы счетына елга 2000 сумнан ким һәм 12000 сумнан артмаган күләмдә сумма кертеп барса, дәүләт ул сумманы икеләтә арттыра. Ләкин ул программада 2013 елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язып беренче түләүләрне кертүчеләр генә катнаша ала. Программа тәртибе буенча ун ел буе түләүләр керми икән, программадан төшеп калалар һәм эшләгән акчаның тупланма өлеше буенча өлешләп түләүне ала алмаячаклар. Өлешләп һәм бер генә тапкыр түләүләр буенча Әтнә һәм Арча районнарында инде мисаллар бар, хәтта 60–90 мең сум алучылар да булды.
— Әгәр октябрьгә кадәр гариза язмасаң...
— Ул чакта әлеге программада инде катнашу мөмкинлеге булмый һәм пенсиягә чыкканда эш бирүче оешма күчергән 6 процент сумманы гына кулланып булачак. Ә ул күп сумма булмый. 1 октябрьгә кадәр гариза язып 2000 сумны түлисең, бер елда ул 4000 сум була. Ә инде программада ун ел буе катнашсаң, эшләгән акчаның җыелган өлеше инвестицияләнә, процентлары арта бара, шулай ук эш урыныннан күчерелгән өлеш өстәлә. Лаеклы ялга чыкканда сумма күп җыелган булса, кичектергесез түләү башкарыла, әзрәк булса, бер генә тапкыр түләүгә яки акчаның җыелган өлешеннән пенсия билгеләргә тотыла. Шунысы мөһим, ул акчалар юкка чыкмый, кешенең пенсия фондында ачылган шәхси счетында сакланып тора.
— Хәзер күп кеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән эшли. Ул фондлар да лаеклы ялга чыккач тиешле түләүләрне ике ай эчендә бирәчәкме?
— Эш бирүче күчергән иминиятләү взнослары бүгенге көндә пенсия түләү өчен тотыла. Ул акча дәүләт пенсия фондында гына. Ә эшләгән акчаның тупланма өлешен дәүләтнекендә яки дәүләтнеке булмаган фондта калдыру кешенең үз хокукында. 31 декабрьгә кадәр пенсия фондына гариза язып башка фондка күчерә ала, чөнки ел саен күчерергә мөмкин. Тик лаеклы ялга чыккан вакытта пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә соңгысында кайсы пенсия фондында булган, түләүне шуннан алачак. Мәсәлән, киләсе елга лаеклы ялга чыгучы кеше ел ахырына кадәр дәүләт пенсия фондына күчә икән, ул очракта акчаның тупланма өлешен бездән ала. Түләүләр буенча закон 2012 елның 1 июлендә генә гамәлгә керүгә карамастан, бүгенге көндә инде 330 кеше түләү алган. Уртача күләме 5133 сум тәшкил итә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз