Үзебезнең тегүчеләр

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Үзебезнең тегүчеләр
Ишекне ачып керүгә, цехта тулы көчкә эш барганы күзгә ташлана. Завод, фабрикалар шау-гөр килеп эшләгән елларга кайткандай буласың. Юк, монысы бүгенгесе, тегү фабрикасы, рәсми телдә әйтсәк, “Раифа” җитештерүчеләр төркеме” ширкәтенең Арча филиалы.
Коллективның үткәне мехкомбинатка барып тоташа. Ул таркалгач, аның берничә бинасын Казан эшмәкәрләре сатып алып, тегү фабрикасы оештырдылар. Тегүчеләр, кисүчеләр, заказлар булып, эшләре хәйран гына көйләнеп киткәч, 2008 елның гыйварыннан тагын урамда калдылар. Фабриканың Арчадагы производство җитәкчесе Ясминә Шәфикова бу хәлләргә бик борчыла. Югыйсә, кул гына селтисе дә, онытасы! Әмма күпме кешенең эшсез калуына, тегү машиналары, җиһазларның әрәм булып тик торуларына битараф калып булмый. Юк, тәмам ябылырга, бетәргә һич ярамый! Эшне булдырырдай яңа хуҗа кирәк. Андыйлар бар барын, тик менә бу җаваплы эшкә алынырлармы?! Район җитәкчелеге Казанда тегү белән шөгыльләнүче “Раифа” җитештерүчеләр төркеме” ширкәте эшмәкәрләре белән эшлекле сөйләшүләр алып бара. Ниһаять, “Раифа” җитештерүчеләр төркеме” ширкәтенең генераль директоры Галим Герфанов бу эшкә алына.
Яңадан Ясминә ханым фабрикада эшләп киткәннәрне туплый башлый. Берәүләр өйдә түбәтәй чигә, икенчеләр эшкә Казанга барып урнашкан, өченчеләр район хастаханәсендә санитарка... Туган предприятиеләренә яңадан җыелалар. Яшьлегең, гомерең үткән коллективыңның, яраткан хезмәтеңнең көче әнә шунда. Казандагы яңа җитәкченең ышанычын яулау өчен башта эшләп күрсәтәләр. Ә коллектив йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгел, төрле заказга алынып, эшне сыйфатлы итеп башкарырга өйрәнгән тәҗрибәле кисүчеләр, тегүчеләр алар.
Яңа хуҗа өметне аклаган предприятиегә заманча тегү машиналары, нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлырак эшли торган производство җиһазлары кайтарта. Шулай итеп эш тагын да җайланып китә. Заказлар булып кына торсын. Алар нигездә махсус эш киемнәре, МЧСка, полициягә һ.б.га формалар тегәләр. Бушрак вакытта балаларга кышкы комплектлар да (куртка, комбинезон) эшлиләр. Бүген алар беренче тапкыр полициянең яңа кышкы формаларын тегәләр. Үтә дә вак һәм катлаулы эш: курткасының (комбинезонын язып тормыйм) 43 төймәсе, 16 кнопкасы, баулар йөри торган юллары, 10лап кесәсе бар! Вакытны ала торган операцияләр. Миллиметрына кадәр төгәл итеп эшләргә кирәк. Коллективта 30 кеше. “Көнгә шундый полиция формасын 30ны тегәбез”, — ди производство җитәкчесе. Кирәк икән, калып та эшлиләр, шимбә көн дә чыгалар. Яшерен-батырын түгел, кешене акча эшләтә. Түләмәсәләр каласы да, ял көнендә эшкә дә киләсе килми. Ә бит түлиләр! Вакытында һәм эшләгәнгә карап. Ә болай уртача айга 10—12 мең сум чыга. Аннан да күбрәк алучылар бар. Вакыт белән исәпләшмичә, тир түгеп алган хезмәт хаклары алар.
...Бер-бер артлы юбилейлар булып тора. Мастер Илсөя Хәйруллина, тегүчеләр Рәисә Әхмәдиева, Татьяна Москолева, Әлфия Яруллина, Гөлсинә Һадиева, Минниса Насыйбуллина 50 яшьлекләрен, кисүче Ания Абдуллина 55 яшьлеген үткәрде. Гомерләре шушында үткән олы ихтирамга лаек хатын-кызларыбыз. Алга таба да эшле, ашлы булып, исән-сау яшәргә язсын!
— 17 яшьтән мин шушында, — ди тегүче Рәисә Әхмәдиева. — 33 ел эшлим. Фабрика ябылгач, өйдә түбәтәй чиктем. Чакыргач, тагын менә монда килдем.
Кисүче Ания Абдуллина: “Аллага шөкер, Ходай Тәгалә күп кенә күрмәсен”, — дип тели. Кисүче Тәслимә Сибгатуллина Ашытбаштан тикле көн дә эшкә килеп йөри. Кем белән сөйләшсәң дә, җитәкчелектән, эштән риза икәнлекләрен әйтәләр.
— Эшкә килгән кешене кире бормыйбыз, — дип тә шаккатырды производство җитәкчесе.
Дөрес, эшкә ияләнә алмаучылар китә. Ә инде тегү эшен яратып өлгергәннәр кала. Яшьләрдән технолог Лилия Гарипова, тегүчеләр Ольга Козлова, Лилия Сәфәрова, Әлфия Абдулвәлиева һ.б. хәзер инде коллективның үз кешеләре. Ширкәт җитәкчелеге предприятиене зурайтып, җитештерүне тагын да арттырырга исәпли. Бу инде районда күпме кешене эшле итү дигән сүз.
...Коллектив эшләгән киемнәргә карыйм да, болар подвалларда теләсә ничек тегелгән сыйфатсыз базар киемнәре түгел, дип уйлап куям. Яшәсен фабрикалар, үзебезнең тегүчеләр!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International