Җитәкче икәнсең — җавабын да бир

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Җитәкче икәнсең — җавабын да бир
2013 ел ахырына кадәр һәр күп фатирлы йортның техник паспорты булдырылачак, һәр йорт кадастр исәбендә торырга тиеш. Элек бу таләпләр ныклап төзекләндереләчәк йортларга гына кагыла иде. Бу турыда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин узган шимбәдә Хөкүмәт Йортында үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте.
Күп фатирлы һәр йортка техник паспорт ныклап төзекләндерү срогы кайчан килеп җитәчәген, нинди эшләр башкарылачагын белү өчен кирәк булачак.
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын фатирлар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Тагын 1 мең тирәсе ветеранның фатир аласы бар.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2012 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 56 млрд. сум акча эшләгән. Районнар арасында бер гектар сөрүлек җиренә исәпләгәндә 20 мең сумнан артык продукция сатучылар да, 6 мең сум белән калучылар да бар (безнең районда 11,4 мең сум көтелә).
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Алмас Назиров дәвам итте. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин быелгы төзелеш эшләренең барышы турында сөйләде. Төзелеш оешмалары җитәкчеләре дә хисап тотты. Инде тулы көчкә эш башлаучылар да, бүген–иртәгә тотынабыз дип торганнары да бар.
— Сузмаска, һәркайда эшкә керешергә кирәк, — диде Алмас Әминович. — Дүшәмбедән башлап без үзебез дә һәр объектта булып чыгачакбыз.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов терлекчелектә эшләрнең әле теләгәнчә үк бармавын ассызыклады. Сыйфатка игътибар җитми. Хуҗалыклар 2012 елда барлык сөтне югары сортлы итеп саткан булсалар, 50 млн. сумнан артык өстәмә табыш алган булырлар иде. Кайберләре узган ел сөтне югары сорт белән бөтенләй сата алмады. Шуның нәтиҗәсендә “Мәрҗани” ширкәте — 17, “Арча” ширкәте 9 млн. сумнан артык акча югалтты.
Быел югары сорт белән саткан һәр килограмм сөт өчен 2 сум өстәп түләнә. Сыйфатны яхшыртуда моның йогынтысы сизелә инде. “Северный”, “Аю”, “Ватан”, “Кырлай”, “Тукай”, “Союз-агро”, “Курса МТСы” гыйнварда барлык сөтне югары сортлы итеп тапшыралар. “Арча”, “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Татарстан”да әле һаман да үзгәреш юк. “Акчишмә” ширкәте барлык сөтен 1нче сорт белән тапшыра, әмма шуннан да югары күтәрелә алмый. Сәбәп нәрсәдә? Сыйфатны яхшырту буенча нинди эш алып барыла?
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров әлеге сорауларны сөт комбинаты, хуҗалыклар, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләренә бирде.
— Чисталык буенча туры килми, — ди сөт комбинаты директоры.
— Маститлы сыерларны аерым саварга кирәк, — дип аңлатты ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов.
Хуҗалыклар җитәкчеләренең үз аңлатмалары бар.
— Сөтне һаман да арзан бәядән алалар, — ди “Мәрҗани” ширкәте генераль директоры Марат Минәчетдинов.
Сөт комбинаты директоры әйтүенчә, югары сортлы сөтнең литры — 11 сум 55 тиен, 1 сортлы — 10 сум 50 тиен, 2 сортлы — 9 сум 45 тиен, сортсызы — 7 сум 35 тиен.
Кайсы хуҗалык нинди бәягә сата соң? “Ватан” хуҗалыгы гыйнварда “Идел” ширкәтенә сөт-нең килограммын 16 сум 16 тиенгә тапшырган. Шул ук вакытта сөт комбинаты “Акчишмә” ширкәтенә 10 сум 50 тиен, “Мәрҗани” ширкәтенә 10 сум 80 тиен генә түләгән.
Хуҗалыкларга тапшырган сөт өчен комбинат быел 14 млн. сум түләргә тиеш булып, әлегә шуның 1 млн. 700 мең сумы гына кергән. Бу системада соңгы вакытта барган үзгәрешләр хәлне уңай якка юнәлдерер дигән өмет бар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров салымнар түләү мәсьәләсе ныклы контрольдә булачагын искәртте. Киңәшмә саен бер сүзне кабатлау туйдыра, аңламаган җитәкчеләргә закон нигезендә җавап тотарга туры киләчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International