Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Өйләребез җылы булган өчен рәхмәт
2013 елның 1 феврале, җомга
Өйләребез җылы булган өчен рәхмәт
Бу көннәрдә район предприятиеләрендә, оешмаларда, хуҗалыкларда барган җыелышларда 2012 елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, 2013 елга бурычлар билгеләнә. Әлеге җыелышларда район Советы, башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнаша.
31 гыйнварда Арча газ хезмәте коллективы җыелышында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, “Сабагаз” җитештерү-файдалану идарәсе җитәкчесе Исмәгыйль Мөхетдинов (рәсемдә) катнашты.
Идарә җитәкчесе Исмәгыйль Мөхетдинов үзенең чыгышында: “2012 елда планлаштырылган эшләрне тормышка ашырып бетердек, Арча районы җитәкчелеге белән аңлашып, тыгыз элемтәдә торып эшлибез”, – диде. Барлык җиһазларны ныклап төзекләндереп, торбаларны буяп чыкканнар. Соңгы 4 елда идарә буенча ныклап төзекләндерүнең 80 проценты Арча районына туры килә.
— Иң мөһиме — хәвеф-хәтәрсез эшләү, — диде җитәкче. — Узган ел “Таттрансгаз” буенча хәл шактый катлаулы булды. Сөрем газы белән үлүчеләр шактый. Гыйнварда республикада шундый 7 очракта 5 кешенең гомере өзелә. Төтен юлларын төзек тоту безнең хезмәткә карамаса да, өйләрдә булганда моңа игътибар итегез, аңлатыгыз.
Арча районы территориясеннән югары басымлы газ торбалары үтә, аларга якын урнашкан йортлар бар, монда аеруча саклык кирәк. Саклык зоналарына агач та утыртылырга тиеш түгел.
Районда газ басымы җитмәгән авыллар, урамнар бар иде. Хәзер алар район җитәкчелеге белән берлектә тиешле нормага китерелде. Кеше тиешле акчасын түләгән икән, җылыда рәхәтләнеп яшәп ятсын. Һәр йортта газ хезмәткәрен танып белсеннәр, яратсыннар, хөрмәт итсеннәр. Күпчелек кеше яккан газ өчен вакытында түләргә тиеш, монда кыенлыклар килеп чыга, әмма алар җиңеп булырлык.
“Таттрансгаз” идарәсе җитәкчелеге үз хезмәткәрләре турында кайгыртып, социаль пакет дигән нәрсәне саклап кала алды. Юбилейларга, бала туганда, лаеклы ялга киткәндә, кайгы-хәсрәт килгәндә сизелерлек күләмдә ярдәм күрсәтелә.
Полиция участок инспекторы Рафил Хәбибуллин җинаятьчелеккә каршы көрәшнең торышы турында сөйләде, үз эше турында хисап тотты.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров чыгышын район газ хезмәте эшчәнлеген бәяләүдән башлады.
— Территориягездә тәртип, тырыш хезмәтегез белән районның социаль-икътисади үсешенә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш кер-тәсез, — диде. — Болар өчен зур рәхмәт сезгә.
Алмас Әминович 2012 елда район ирешкән уңышларга, 2013 елдагы бурычларга тукталды. Ел, гомумән алганда, начар булмады. Авыл хуҗалыгында уңышлар әйбәт. Сәнәгать предприятиеләре үсешкә иреште. 29,5 мең квадрат метр торак сафка кертелде, социаль объектлар күп төзелә, күп программалар тормышка ашырыла.
Шуның кадәр зур күләмдәге объектларны сафка бастыруда газ хезмәте коллективының да өлеше зур. Аларның барысына да газ кертелә, алар башкара торган башка эшләр дә бар.
Районда юллар төзелешенә игътибар арта. Арча шәһәре эчендә генә дә 156 километр юл бар. Узган ел аларда 15 млн. сумлык эш башкарылды, быел ул 30 млн. сум булыр дип көтелә. Хәзер юлларны бик сыйфатлы итеп салалар.
Район бюджетының үтәлүе куанычлы хәл. Моңа район газ хезмәте дә лаеклы өлеш кертте. Районда 18001 хуҗалык бар. Шуларның 12се генә төрле сәбәпләр белән газ кулланмый.
— Газ мәсьәләсендә бернинди зарлану юк, — диде Алмас Назиров. — Килеп туган проблемаларны “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе Исмәгыйль Ибрае-вич белән хәл итеп барабыз.
— Сезнең төп эш — халыкны даими газ белән тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, — диде Алмас Әминович. Өйләр җылы, суы җылы, рәхәт булган өчен халык сезгә бик рәхмәтле. Сезнең карамакта 1154 километр газүткәргеч исәпләнә, бу район юллары озынлыгыннан аз гына азрак. Узган ел 357 йортка газ керткәнсез. Быел социаль ипотека буенча — 264, тузган торакны бетерү программасы буенча 101 фатир төзеләчәк. Сезнең өчен дә күпме эш күләме арта дигән сүз.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз