Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Спортта да сынатмыйлар
2013 елның 1 феврале, җомга
Спортта да сынатмыйлар
Яшь спортчыларыбызның Универсиаданы матур күрсәткечләр, уңышлар белән каршылавы үзләре өчен генә түгел, район өчен дә зур горурлык. Спортның күп төрләре буенча райондашларыбызның җиңүләргә ирешүләре моның бер билгесе. Менә әле күптән түгел генә район спорт дөньясы тагын бер уңыш белән баетылды. Якташларыбыз Рамилә Әхмәтҗанова белән Ильяс Сафиуллин, кул көрәше буенча Идел буе Федераль округы ярышларында катнашып, пьедесталның югары баскычларына күтәрелделәр.
Рамилә Югары Бирәзә авылыннан. Өчиле мәк-тәбендә 9 сыйныфта укый.
— Кул көрәше белән 13 яшьтән шөгыльләнәм. Моңа апаларым Нурсөя белән Руфинә үрнәк булдылар дип уйлыйм. Аннан Өчиле һәм “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кул көрәше буенча тренер булып эшләүче Фәнис Мөхәммәтшинның да сүзләре үтемле булгандыр. Аның кул көрәше белән шөгыльләнергә теләге булган балаларны төркемгә туплавы турында ишеткәч, мин дә язылдым. Күрәсез, юкка булмаган, — ди яшь спортчы кыз.
Беренче елны ук ул, район ярышында катнашып, беренче урынны ала. Аннан 1–2 урыннардан төшми. Сабантуйларда да кул көрәштереп авылдашларын сокландыра. 2011 елда Татарстанда — икенче, 2012 елда беренче урынны яулый һәм Идел буе Федераль округында үткәрелгән ярышларга юл “яра”. 1996–1997 елгылар арасында 70 килограммнан артык үлчәү категориясендә Рамилә беренчелекне яулый. Татарстан командасы да әлеге ярышта беренче урынны ала.
— Кул көрәше спортчыдан нинди сыйфатлар таләп итә, — дип сорыйм кыздан.
— Иң беренче чиратта тырышлык, үз-үзеңә ышаныч, чыдамлык кирәк. Аннан аз гына психолог булу да зыян итми. Көндәшеңне аңлый, тоя белү дә зур роль уйный, — дип җавап бирде Рамилә.
Тиздән Рамилә Әхмәтҗанова кул көрәше буенча Россиякүләм ярышта Арча данын яклаячак. Аның белән бергә шулай ук Өчиле егете, Фәнис Мөхәммәтшин шәкерте Ильяс Сафиуллин да барачак.
— Мин Өчиле мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлап, хәзер Арча педагогика көллиятендә укыйм. Кул көрәше белән Фәнис абый җитәкчелегендә 4 ел шөгыльләнәм. Беренче урыннарны яулап киләм. Идел буе Федераль округы ярышларында өченче урынны алып, Мәскәүгә баруым үзе бер җиңү, — ди Ильяс.
Егетнең киләчәккә хыялы да тренер булу. Спортның башка төрләре — баскетбол, волейбол һәм башкалар белән яратып шөгыльләнсә дә, Ильяс Сафиуллинга кул көрәше күбрәк ошый. Моны ул тренерлары Фәнис Мөхәммәтшин һәм Фәрит Мөбарәковның шәхси үрнәкләре нәти-җәсе, ди.
Фәниснең үзе белән дә очраштык ул көнне, укучыларының мактау сүзләрен җиткердек, үзенең дә алар турында фикерләрен белдек.
Фәнис Мөхәммәтшин үзе дә кул көрәше остасы. Ике тапкыр Татарстан беренчелеген ота. “Авыл яшьләре” уеннарында берничә тапкыр югары урыннарны яулый, 2009 елда Россия чемпионы була. Үзе бүгенге көндә читтән торып Казанда югары уку йортында физик культура факультетында укый, Өчиледә, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер буларак балалар белән шөгыльләнә.
— Укучыларының Арча данын яклап көрәшеп, югары нәтиҗәләргә ирешүе тренер өчен дә зур шатлык, — ди Фәнис. — Иске Муй авылы егете, спорт остасы Фәрит Мөбарәков та безгә бик булыша. “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе администрациясе дә һәрьяктан ярдәм итә. Коллектив дус, тату. Бу үзе тырышып эшләү өчен этәргеч. Ә балаларга килгәндә, алар авылда туып, эшләп, ныгып, чыныгып үскән. Кул көрәшенең техникасын өйрәтү, нечкәлекләренә төшендерү җитә.
Кул көрәшенең яшь осталарына Россия ярышларыннан да зур җиңү белән кайтуларын телибез. Универсиада алдыннан бу үзе бик зур уңыш булачак. Без сезнең өчен, Рамилә һәм Ильяс.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз