Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Моңнар агышы җырларда
2013 елның 1 феврале, җомга
Моңнар агышы җырларда
Район Мәдәният йортында концерт. Гадәти концерт түгел. Үзебезнең район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов концерты!
Илнур Фарадисовичның яңгыравыклы, көчле, моңлы, матур тавышы моңарчы да сәхнәләрдән яңгырады, тамашачыларны сокландырды, алкышлар яулады. Тик ул бик сирәк була һәм бер җыр белән тәмамлана иде. Ә бу көнне ул кич буе үзенең яраткан җырларын башкарды.
— Сезгә каян килгән шундый сәләт? Гадәттә, әти-әнидән, диләр. Алар матур җырлыйлармы? — дип сорадым соңыннан Илнур Котдусовтан.
— Юк, әни дә, әти дә җырламый. Балтачта әти ягыннан туганым Әнәс абый мәдәният өлкәсендә эшләде, җырлап йөрде. Шуңа тартканмын, күрәсең. Кечкенәдән авыл сәхнәсеннән төшмәдем, концертларда чыгышлар ясадым. Мәктәптә дә бу шөгылемне дәвам иттем. Зона, район бәйгеләрендә катнашып, дипломант, лау-реат исемнәре алдым. Педагогика көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәч, җыр белән чынлап шөгыльләнә башладым. Аннан педагогия институтын, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмамладым. Һәм хәзер үземә якын булган мәдәният өлкәсен җитәклим.
— Сәхнәдә бөтен тамашачы алдында танылган продюсер Җәүдәт Гыйльманов сезне җырчы булып китәргә өндәве, үз канаты астына алырга теләве, әмма сезнең каршы килүегез турында әйтте.
— Әйе, ул күптәннән чакырып йөри. “Бөтен кеше дә җырчы булып бетә алмый. Мин үзебезгә кирәк әле. Яхшы җитәкче булырга тырышам”, — дим һәрчак аның тәкъдименә каршы.
— Үз концертыгызны кую теләге кайчан туды?
— Күптәннән кызыгып йөри идем. Кыюлыгым җитмәде. Дусларым, коллегаларым ярдәме белән, ниһаять, теләгемә ирештем. Тамашачының җылы каршылавы, алкышлар миңа көч һәм дәрт бирде.
Илнур Фарадисовичның бу концерты туган көненә дә туры килде. Аның белән бергә иңгә-иң куеп сәхнәдән чыгыш ясарга, Арча тамашачысын сөендерергә якташларыбыз җырчылар “Татар моңы” бәйгесе лауреаты Рәфинә Ганиуллина, Нурзадә, “Сәфәр” егетләр төркеме, “Казан кичләре” бию төркеме дә килгән иде. Концертны нәфис сүз остасы Азат Фазылҗанов алып барды. Арчалылар Зилә Мортазина белән Венер Хисамиевның биюе, Айрат Нуриязданов, Миндияр Шәймәрданов, Расих Галимҗановның җырлары, Илнур Фарадисовичның Расих Галимҗанов һәм Рамил Мөхетдинов белән “Киек казлар”ны башкарулары, Рәдис Харисов һәм Вагыйз Әһлиуллинның гармунда уйнаулары концертны тагын да тулыландырып, баетып, ямьләндереп җибәрде. Әмма ул кичне сәхнә хуҗасы — Илнур Котдусов иде. Ул тамашачылар хөкеменә үзе яраткан татар халык, үзешчән һәм танылган композиторлар җырларын тәкъдим итте. туган авылы Каргалыга, әти-әнисенә багышланган җырларын башкарды, олы хөрмәт йөзеннән залда утырган әнисе җилкәсенә ап-ак шәл салды, әтисенә түбәтәй кидерде.
— Илнурның матур җырлавын беләбез. Әмма болай ук булыр дип уйламаган идек. Әти-әни өчен чиксез зур горурлык бу, — диде концерттан соң Фарадис ага. Әти-әнинең күзләрендә шатлыктан, бәхеттән очкыннар яна иде.
Илнур Котдусовның иҗат уңышы, иҗади җиңүе, сәхнәне яулавы һәм туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, “Арча” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов килгән иде.
— Илнур Фарадисович югары белем алып, районга тугры калып, мәдәният өлкәсен алып барган яшь җитәкче. Хезмәтен яратып башкара, — диде Надия Равилевна. — Ә бүгенге концерты — зур батырлык, кыюлык.
Аның бу сүзләренә тамашачылар да кушылды.
— Безнең як егете бит бу. Беренчедән, шуның белән горурланам. Җырлаганын белә идем. Әмма шундый искиткеч матур концерт куюы көтелмәгән хәл булды. Чыннан да, без булдырабыз икән бит. Үзебезнең арада мондый талант иясе яшәве үзе горурлык, — диде Фидания Баһаветдинова.
— Искиткеч матур концерт. Рәхәтләнеп ял иттек. Җырчыга чын күңелдән иҗат уңышлары телим. Бүген ул сәхнәне, тамашачы күңелен яулады, — дип кушылды Венера Каминская.
Илнур Фарадисовичның: “Яшәешем — сәхнәм, тәхетем, үз халкыма хезмәт итү — минем бәхетем”, — дигән сүзләре искә төште. Киләчәктә дә җырчы иҗаты, моңы, тавышы, хезмәте белән яраткан тамашачысын сөендереп яшәсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз