Батырлык — мәңгелек

2013 елның 1 феврале, җомга
Батырлык — мәңгелек
Сугыш... Фашист илбасарлары 1942 елның июлендә Сталинградка килеп җитә. Шул елның җәй һәм көз айларында дошманның төп көче Сталинградны алуга юнәлгән була. 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр 200 көнгә сузылган канлы бәрелештән соң немец-фашист гаскәрләренең совет сугышчылары тарафыннан тар-мар ителүе Бөек Ватан сугышында хәлиткеч борылыш һәм тарихта иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора.
Быел каһарман шәһәрнең азат ителүенә 70 ел. Илебез язмышы хәл ителгән бу сугышта Әдһәм Әхмәтҗанов та (рәсемдә) катнаша.
Илгә герман явы килгәндә Казахстанның Актүбә өлкәсе егете Әдһәм Урта Азия якларында була. 1942 елның мартында аны армиягә алалар. Армиягә киткәнче үк тормыш авырлыкларын җилкәсендә татып, өйрәнчектән башлап өлкән хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелгән Әдһәмгә биредәге яшәешкә җайлашу, хәрби әзерлекләр артык кыен булмый, тырыша егет. Әтиләре җиде яшьлек апасы, 40 көнлек Әдһәм белән япь-яшь әнкәсен язмыш кочагына ташлап чыгып киткәннән соң җан асрау өчен тырышып–тырмашып яшәгән әниләре белән бергә кечкенәдән тормыш нужасын тарткан егет бар авырлыкларга да чыныгып үсә. Кукмараның Адаеннан Казахстанга тикле бәхет эзләп килеп бәхетен тапмаган әниләре балалары өчен бар көчен куя: кызы кияүгә чыгып Урта Азия якларына китеп баргач, “Укып кеше булырсың, я эшкә керерсең”, — дип яшүсмер Әдһәмне дә апасы янына җибәрә.
Армиягә алынгач Төрекмәнстанга пехота училищесына укырга җибәрелә Әдһәм. Илдә сугыш бара. Шул елның сентябрь аенда ул укыган училищеның курсантларын Богоросланга сугышка керергә әзерләргә алып китәләр. Аннан Сталинградны азат итү өчен барган сугыш... Әдһәм абыйларның 226нчы танк дивизиясе шәһәрне немец гаскәрләреннән саклауда катнаша. Атнага ике тапкыр алгы сызыкка яңа позициягә йөриләр. Җан асрарга тәүлеккә ике тапкыр икешәр кипкән ипи катысы да, өйрә. Кайчак берәр шакмак шикәр эләккәли. Берникадәр вакыттан аларның дивизиясен Сталинград өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешенә күчерәләр. Төнлә эшелоннары фашистлар тарафыннан бомбага тотыла... Ул чакта Әдһәм абыйны Аллаһы Тәгалә саклап кала. Аннары тагын көрәш сызыгы, алгы позициягә барулар тәүлекләргә сузыла. 1942 елның декабрь ахырында разведка вакытында ул каты яралана, сул кулы, снаряд кыйпылчыгы эләгеп, сеңерләрендә генә асылынып кала. Санитар поездында бара торгач Казахстанның Джамбул госпиталенә эләгә. Кулын гына югалтып калмый Әдһәм абый, аның өчен ул чакта фронт та бетә, сыңар кул белән яуда башка катнаша алмый. Ә шул чакта күрсәткән батырлыгы өчен Әдһәм Әхмәтҗанов III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә.
1944 елның гыйнварында ул өенә кайтып төшә һәм хәерчелеккә, ачлыкка шаклар ката. Әмма, ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Кайтуга җиң сызганып эшкә керешә: баш хисапчы хезмәтен дәвам иттерә, аннан кибет директоры, райпотребсоюзда ревизор булып эшли.
Ә тормыш юллары бормалы. Ул юллар Әдһәм абыйны инде унынчы дистә гомер йомгагын сүтәргә әзерләнгәндә өч ел элек Казахстаннан Арчага алып кайта. Төпчек улы Рөстәм юллама белән Арча районына табиб булып эшкә кайтып, биредә төпләнеп калгач, әти-әнисен дә бу якларга кайтару хыялы белән яши. Тик Әдһәм абыйга биредә ялгыз тормыш язган икән, ул хатыны вафатыннан соң гына кайтып урнаша ала. Балалары белән горурланып яши ветеран. Өлкән улы Казахстанда гомер итә, инде лаеклы ялга чыккан, кызы Алтайда яши, ә Рөстәме Арча район хастаханәсендә табиб булып эшли.
2012 елның августында ул 90 яшьлек гомер бәйрәмен үткәргән. Бүген дә көчендә. Хәрәкәте аз булганлыктан, мөмкинлегеннән чыгып төрле күнегүләр башкара. Аллаһы Тәгалә биргән гомеренә шөкер кылып, хыяллар белән көн итә ул. Быел җәй Алтайга кызы, оныклары янына кунакка бару уе белән яши...
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International