Ул Ленинградны саклаган

2013 елның 1 феврале, җомга
Ул Ленинградны саклаган
Бөек Ватан сугышы чорында хәрби камалышта калган Ленинградны фашистлар һөҗүменнән саклау, коткаруда безнең Арча районыннан катнашучыларның бүген берсе генә — Арча станциясендә яшәүче “Батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Сугышта күрсәткән хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнгән Исхак Хәбибуллин гына исән-сау.
Курчак өедәй матур агач йортта гомер итә Исхак абый Хәбибуллин. Телефон аша, хәлегезне белергә киләбез, дигәч, хатыны Гатифә апа, һай, сөйләшә алмассыз, ишетми ул, килеп йөрүегез генә булыр, дип күңелгә шик салса да, ветеранны күргәч, сөбханалла икән әле дип, фикерләр үзгәрә төште. Ә менә Гатифә апа белән бик рәхәтләнеп сөйләштек. 88 яшьлек сугыш ветераны белән аңлашуы кыенрак булды. Шулай да колагына кычкырып әйткән сорауларыбыз аша аз булса да мәгълүматлы булдык. Әмма әби әйтмешли, элеккечә күргәннәрен елатырлык итеп сөйләттерә алмадык. Кайчакта үзе дә, гаҗиз булып, күз яшьләренә ирек куя икән.
Өстәлдә газета-журналлар. Өлкәннәрнең икесе дә матбугат белән танышып бара. Бабай лупа белән укый. Йорт каралган, чиста. Капка төпләре кардан чистартылган, хәтта себереп куелган. “Үзегезме, әллә берәрсе булышамы”, — дип сорыйм. “Капка төпләрен бабай көрәп тора, ә өйне Арчада яшәүче кызым Резидә Хәмидуллина 8 сыйныфта укучы кызы белән атнага бер тапкыр килеп, идәннәрне юып, бүлмәләрне чистартып китәләр”, — дип куанып сөйли Гатифә апа. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Берсе мәрхүм. Ата-ана хәсрәте күрергә дә насыйп булган. Балаларының өчесе гаиләләре белән Түбән Камада яшиләр. Аллага шөкер, кайтып хәлне белеп торалар, диләр.
Исхак белән Гатифә 1948 елны өйләнешәләр. Сугыштан солдат киеменнән кайтып төшкән төз гәүдәле егетне кыз ошата, ярата. Ул елларны искә алып сөйләгәндә Гатифә апа бабай турында: “Әле дә ярый бит әле!” —дип көлдереп тә алды. Башта туган авыллары Сатышта (Саба районы) яши алар, аннан 14 еллап Шәмәрдән ягындагы урман хуҗалыгының 26нчы дип йөртелгән бистәсендә көн итәләр. Миһербанлы балалар үстерүнең сере нидә соң, дип соравыма: “Сыер тоттык. Сөт, каймак, эремчек үзебезнеке. 26нчы бистәдә балалар 4 км. ераклыкка йөреп укыдылар. Сабыйларым мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар (өчпочмак, бәрәңге пәрәмәче...) пешереп куяр идем. Яшь вакыт, кызу вакыт. Барысына да өлгерелгән. Урманда нинди генә җиләк-җимеш булмас иде. Миләшкә кадәр кайнатма әзерләдем”, — дип җавап бирде Гатифә апа.
Олы кызлары Зилә Казанда техникумда укыганда сагынуына түзә алмыйча хат язар иде: “И, әни, шундый сагынам өйне, тәмле әйбер пешереп, радио тыңлап, чәй эчәсездер инде...” Балалар күңеленә җылылык ана тудырган рәхәтлекләрдән иңә шул. Бүген әнә, балаларының кайгыртуы, җылысы белән яши алар. “Наил улым безнең янга кайтырга җыенгач, кибеткә кергән, — дип куанып сөйли Гатифә апа. — Әти белән әни янына кайтам, иң тәмле чәй, иң тәмле конфетны бирегез, дип сорый икән. Әти-әниегез исән икән әле, бәхетле кеше сез, дип әйткән кибетчеләр”.
Әйе, ата-ананың исән-сау булуы балалар өчен дә бәхет. Гади хезмәт кешеләре Исхак абый белән Гатифә апага тигезлектә гомер итәргә язган. 64 ел инде алар бергә. Сабыр булырга кирәк, өйдә тавыш чыкмаса, икең бер сүздә торсаң, өстәлдә ризык булса, гаилә дә саклана, балалар да тәртипле булып үсә. Өлкәннәр фикере әнә шундый. Исхак бик җайлы кеше, ди Гатифә апа. “Зур сугышлар үткәнсез, хезмәтнең дә җиңелен сайламагансыз, үзегез әйтмешли, бөтен дөньяның нужасын кичергәнсез, озак яшәвегезнең сере нидә?” — дип сорыйм ветераннан. “Гел хәрәкәттә булдым”, — ди бабай. Чылбырлы тракторда эшләгән, Арчада КСМда токарь булып хезмәт итеп, пенсиягә чыккан. Ул чор буынына барысы да эләккән. Тылдагыларга да, фронттагыларга да иң яманы сугыш булган. Аны аңлатып-сөйләп бетерерлек түгел. Ленинград оборонасында катнашкан артиллерист Исхак абый да йөрәгендәгесен тел белән әйтеп бирә алмады. Йөрәк яраларын яңадан кузгатмыйк. Анда булган коточкыч мәхшәрне без документаль фильмнардан, кинолардан карап беләбез.
...Адәм баласы барысына да түзә. Бик кыеннан ишетүе дә әнә шул сугышта алган контузия галәмәтләредер инде. Ут эченнән исән-сау кайтып, өйләнеп, балалар үстереп, гомер буе эшләп, бүгенге тормыш рәхәтлекләрен дә күрергә насыйп була ветеранга. Шушы җылы, матур өйдә тигезлектә балалар куанычы белән бик күп язларны, җәйләрне күрергә язсын иде әле аларга!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International