Орлык сыйфатлы булсын

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Орлык сыйфатлы булсын
Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Игенче инде язгы кыр эшләренә әзерләнә, аны уңышлы үткәрү өчен кирәк-ярагын барлый. Шуларның иң мөһимнәренең берсе — орлык. Ул сыйфатлы да, җитәрлек тә булырга тиеш.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безнең районга 2013 ел өчен 153620 центнер орлык салу бурычы куйган иде. Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар бу эшкә намуслы карадылар, күрсәтелгән срокка шул күләмдә орлыклар дәүләт стандартларына туры китереп чистартылып салынды, лабораториягә тикшерелеп сынау беркетмәләре бирелде.
Саклауга салынган орлыкларның 6 проценты — оригинал, 40 проценты — элита, 54 проценты — репродуктив категорияле. Орлыкчылык — өзлексез процесс. Ел саен билгеле күләмдә югары репродукцияле орлыклар алып чәчкәндә генә аны дөрес итеп алып барып була. Өченче репродукциядән дә түбән орлыклар чәчү, авырулар белән зарарлану нәтиҗәсендә, уңышның сизелерлек кимүенә китерәчәк. Министрлык таләпләре буенча андый орлыклар фуражга кулланыла торган бөртек алу өчен генә чәчелергә һәм алар гомуми күләмнең 10 процентын гына тәшкил итәргә тиеш.
“Ак Барс-агро” ширкәтендә барлык орлыкларның — 86, “Кырлай”да — 80, “Игенче”дә — 79, “Ватан”да — 74, “Мәрҗани”дә — 61, “Северный”да — 19 проценты оригинал һәм элита категорияле. Ә “Татарстан”, “Аю”, “Союз-агро”, Сафиуллин, “Сафия-1”, “Тукай-2”, Шиһабеддинов хуҗалыкларында андый орлыклар бөтенләй юк.
Уҗым культураларының орлыгы 50000 центнер салынырга тиеш булып, ул 27490 центнер (55 процент) салынды. Фән кушканча әйтсәк, аның нормасы барлык чәчеләчәк орлыкка карата 100 процент булырга тиеш. “Союз-агро”, “Тукай-2” хуҗалыкларында күчмә фондка орлыклар бөтенләй салынмады.
Орлыкчылыкта уҗым культуралары турында сүз барганда “урып-җыюдан соң өлгерү” дигән төшенчә кулланыла. Ягъни, орлыклар әле өлгереп бетмәгән, өлгерү өчен ким дигәндә бер ай вакыт кирәк. Яшь, хәлсез орлыклар авырулар, бигрәк тә туфрактан күчә торганнары белән, күбрәк зарарланалар. Аларда “арыш анасы” дип аталган гөмбә авыруы да күпкә артык. Билгеле булганча, бу авыру бер ел эчендә яшәү көчен югалта. Күчмә фонд орлыклар чәчкәндә тишелеш 80—84 процентка җитә, ә яңа җыеп алынган орлыкларныкы 55—60 процент кына. Гектарга чәчү нормасы 2 центнер булганда, 40 килограмм өстәмә орлык чәчәргә туры килә.
Министрлык шулай ук бер шартлы терлеккә 0,9 гектар күпьеллык үлән мәйданнары булдыру һәм файдалану срогын 4 елдан арттырмау бурычы куйды. План буенча 1200 центнер күпьеллык үлән орлыгы салынырга тиеш булып, барысы 1001 центнер орлык бар. Әле кайбер хуҗалыклар орлыкларын чистартып лабораториядә тикшертмәгән.
Февраль аенда орлык партияләре пробаларын лабораториягә китертеп, аларга фитоэкспертиза үткәрәбез, орлыкларга зыян китерә торган авыруларның төрен һәм зарарлану дәрәҗәсен билгелибез. Шулай ук шытымнарны саклый торган тышчаның озынлыгы билгеләнә. Әлеге тышчаның озынлыгы сортның генетик үзенчәлеге белән бәйле, ул эре бөртекләрдә озынрак була. 1000 бөртек авырлыгы зуррак булган орлыклар тамырлар санын да күбрәк хасил итәләр. Орлыкларны калибрлап ки-рәкле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шулай итеп без бер үк агротехника һәм ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары кулланганда орлыкларның чәчүлек сыйфатларын яхшыртып уңыш белән идарә итә алабыз.
Орлыкчылык турындагы Федераль законның 21нче маддәсендә: “Сорты һәм чәчүлек сыйфаты дәүләт стандартларына туры килмәгән орлыкларны чәчүгә куллану тыела”, — дип язылган. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары орлыкларның чәчүлек сыйфатларын тикшертүне кирәк дип санамый, күрсәткечләре билгесез булган яки начар сыйфатлы орлыкларны чамалап кына чәчүне дәвам итәләр. Барлык хуҗалыкларның да орлык әзерли торган мөмкинлекләре юк. Чәчүлек сыйфатлары тикшерелмәгән, ниндидер юллар белән табылган орлыклар кулланганда корткычлар, авырулар, чүп үлән орлыкларын үзебез таратабыз дигән сүз. Алар арасында карантин объект-лары да булырга мөмкин.
Рүзәл МОРТАЗИН,
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Арча районы буенча җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International