Арчаның кыю кызы

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Арчаның кыю кызы
Арчада яшәүче 2нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “ Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән Мария Гавриловна Котельникова хәлиткеч Сталинград сугышында шәфкать туташы буларак катнашкан.
“Картайдым, элеккеге Мария Гавриловнаның әсәре дә юк хәзер миндә”, — дип ул үзен фотога төшертмәде. Заманында чибәр, горур вә зыялы булган сугыш ветеранын аңлыйбыз. Хөрмәтле Мария Гавриловна, газетага сезнең бик тә күркәм, яшь, бәхетле вакыттагы фотогызны урнаштырабыз.
Бүген инде тормыш иптәше Борис Петрович Котельников, улы Лев Борисович бакый дөньяда. Ана улы белән горурлана. Лева мәктәпне тәмамлауга, дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керәм дип, Мәскәүгә чыгып китә. Теләгенә ирешә егет. Хәтта ике югары уку йортын тәмамлый. Икенчесе — Мәскәү халык-ара иҗтимагый фәннәр академиясе. Кызыл дипломлы Арча егете башта Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетында халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә, аннан Дәүләт Думасында киңәшче һәм консультант булып хезмәт итә. “Бернинди терәксез Мәскәүдә нинди зур урыннарда үтә дә җаваплы хезмәтләр башкарды, — дип сөйли улы турында Мария Гавриловна. — Йөрәге чыдамады. 61 яшендә 2009 елда китеп барды. Килен Марина әлеге коточкыч хәбәрне әйтеп шалтыраткач, Мәскәү зиратына урнаштырыгыз, сезнең, балалар янында (кызы һәм улы, оныклары бар) калсын, мин күземне йомсам, аның каберен монда караучы булмас, дидем. Бердәнбер улым Мәскәүдә калды...”
“Ир-ат, солдатлар арасында нинди зур сугышны үткәнсез, ни өчен нәкъ менә Арча егете Борис Петровичны сайладыгыз?” — дип сорыйм. “Бик укымышлы, грамоталы иде ул, — дип җавап бирде ветеран. — Өйдә бер дә сүгенмәде. Хисапчы. “АТП” диспетчерскиенда эшләп, пенсиягә чыкты. 86 яшендә 2005 елда гүр иясе булды”.
Узган ел Мария Гавриловна 90 яшен тутырды. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 19 яшь булган. Туган авылы Александровкадан (Арча районына керә, Иске Кырлай авыл җирлеге территориясендә, беткән авыл) 16 яшендә чыгып китә. Арчаның медицина хезмәткәрләре әзерли торган училищесын тәмамлый. Юллама белән Лаешка эшкә җибәрәләр.
Бик матур кояшлы якшәмбе көн була ул. Мария дус кызы белән паркта, фотога төшеп, рәхәтләнеп ял итә. Фатирга кайткач, хуҗабикә Надя, сугыш башланган, дигән хәбәрне әйтә. Яшь кыз моның нинди куркыныч афәт икәнен аңлап бетерми. Ул сугышның нәрсә икәнен Казан госпиталендә шәфкать туташы булып эшли башлагач кына (1941 елның августы) төшенә. Солдатларның кайсы кулсыз, аяксыз, ярты табансыз... Кан, ыңгырашу, сызлану, бәргәләнү, үлем... Мария күңелендә япь-яшь егетләрне шундый чыдап булмаслык газапларга салган, аларның әрнеп-сыкрап, әле яши генә башлаган тормыш иртәсен калдырып китүләре сугышка, фашизмга карата нәфрәт уята. Урамда багана саен эленгән тәлинкә-репродукторлардан көн дә иртән тетрәндергеч гимн яңгырый:
Тор, күтәрел, бөек халкым
Фашизмга каршы сугышка...
Яшь йөрәк “Мин анда кирәк!” дип тибә. Хәрби комиссариатта кызга каршы килмиләр. Сугышта медицина хезмәткәрләре бик кирәк. Туп-туры Сталинград сугышына!
— Ил язмышын хәл итә торган дәһшәтле сугыш була ул. “Немецлар Иделнең уң ягында, безнекеләр — сул якта, — дип сөйли Мария Гавриловна. — Немец гаскәрләренең максаты Сталинград янындагы Иделнең сул ягын һәм шәһәрнең үзен кулга төшерү иде. Немецлар Сталинградны алса, Россия башка күтәрелә алмаячак; безнекеләр каршы тора алырмы, юкмы; ил яшәячәк яки бетәчәк — телдә шул сүзләр генә. Бик каты барды сугыш. Солдат тезләнсә яки егылса, ул башка тора алмады, аның өстеннән танклар таптап чыгып китте. Соңыннан сөйләделәр: язын елга буйлап аккан солдат мәетләре күперне хәтерләтте, алар өстеннән атлап елганың икенче ягына чыгып була иде. Безнекеләрнең дә, немецларның да иң көчле гаскәрләре кан койды анда. Үтә дә салкын кышка һәм безнең куркусыз, чыдам, үҗәт, әрсез, батыр солдатларның каршы торучанлыгына, һөҗүменә түзә алмыйча генерал-фельдмаршал Паулюс бирелде. Ә безнең генерал Чуйков командалык иткән армия Сталинградны саклауда геройларча көрәшеп, дан казанды”. Генерал сугыштан исән-сау кайтып, шактый еллар гомер итте. Үлгәч мине Волгоградтагы Мамай курганына солдатларым янына күмегез, дип әйтеп калдырган. Васыятен үтиләр, Чуйковны “Ана” монументы янына җирлиләр.
Кулдан меңәрләгән солдат үтте, дип тын калды сугыш ветераны. Тән ярасын гына түгел, башына хилафлык килгән солдатларның күңел ярасын да дәваларга туры килә. Үкенми. Туган җиреңне, илеңне саклауда аның да өлеше кергән бит! Җиңү көнен ул Польшада каршылый. Аңа кадәр Сталинградтан соң күпме сугыш юлы үтелгән?! 4 ел бит ул! Госпиталь кирәк-яракларын җыеп юлга кузгалырлар иде, урынга барып җиткәч урнашып, көн төн дими медицина хезмәте күрсә-терләр иде дә, тагын юлга. Кайда кирәк, кайда сугыш хәрәкәтләре — алар шунда.
Сугышның афәтен йөрәге аша кичергән Арчаның кыю кызы... Туган ягына исән-сау кайтып, Арчада да медицинага хезмәт итә. Мөстәкыйльлеккә, авырлыкка бирешмәскә ул кечкенәдән өйрәнеп үсә. Александровка авылында 11 яшеннән (әтисе иртә үлә, әнисе көн-төн эштә) сыер сава, мичкә яга, ашарга пешерә, энесе белән абыйсын (сугыштан кайтмый) тәрбияли, өйдә чын хуҗабикә булып тора. Әнә шундый батыр йөрәкле кызлар, егетләр илебезгә тезләнергә ирек бирмәделәр. Алар алдында олы ихтирам белән баш иям.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International