Авылны саклыйм дисәң — ферма төзе

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Авылны саклыйм дисәң — ферма төзе
Шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары соңгы еллардагы корылык шартларында да бирешмәделәр, яшәүчәнлекләрен күрсәттеләр, шул ук вакытта терлекләрнең баш санын да киметмәделәр.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлешен шулар асрый. “Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында да бу хуҗалыклар безнең классик авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караганда тотрыклырак булачаклар”, — диде ул.
Министр авыл икътисадының кече секторының тотрыклы динамикага ия булуын билгеләп үтте. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 процентка якынын шулар җитештерә. Бүген республиканың гаилә фермаларында 2 меңнән артык кеше эшли. Узган ел эшләүчеләр саны 600 кешегә арткан. Алар карамагында 93 мең гектар җир бар.
Министр әлеге программада катнашучыларга карата бик игътибарлы булырга кушты, алар бөтен алдынгылыкның төп агитаторлары дип бәяләде.
Шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү пай җирләренә аренда түләве белән турыдан-туры бәйләнгән. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1 гектар пай җиренә кимендә 500 сумлык түләү тәкъдим итә. Кайбер районнарда моннан баш тарту очраклары да булган. Марат Әхмәтов тиешенчә түләүне таләп итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешкә булышырга кирәклеген әйтте. “Гаилә фермалары — республика авылларының киләчәге. Эре агрохолдинглар авыл халкын үз территорияләрендә беркетү проблемасын хәл итми”, — диде ул.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды. Төзү оешмаларына темпны көчәйтергә, сыйфатлы итеп эшләргә.
Һәр предприятие, учреждение, оешма үз турысындагы территорияне, тротуарларны, түбәләрне кардан, боздан арындырырга тиеш. Хезмәтне саклау, техника, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә нык игътибар бирергә.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров һәр авылда кимендә бер гаилә фермасы булдыру бурычы куйган иде. Әлеге таләп үтәлергә тиеш. Бу мәсьәләдә Иске Кырлай авыл җирлеген үрнәк итеп китерергә була. “Бездә 8 авыл, 6 гаилә фермабыз эшли инде, әле тагын арттыру мөмкинлеге бар”, — ди авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. Мөндеш авылында Хәлим Гариповның (рәсемдә) гаилә фермасы да әйбәт кенә эшли башлады. Заманча җиһазланган, иң уңышлы ферма бу, сөт блогы, лабораториясе бар. Хәзерге вакытта 45 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 20се — сыерлар. Маллар да, торак үзе дә ялт итеп тора.
Районда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларның шактый өлеше 50х50 программасы буенча саву аппаратлары алган иде. Беренче кварталда тагын 100 хуҗалык шушы мөмкинлектән файдаланачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International