Кибет ашсыз эшли аламы?

2020 елның 7 августы, җомга

ТР Министрлар Кабинетында ТРның премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев рәислегендә икетеллелек буенча утырыш үткәрелде

Татарстанда дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше каралды. Видеоконференциядә республика һәм районнар җитәкчелеге, вәкилләре һәм әлеге законның үтәлеше өчен җаваплы кешеләр катнашты.

Республикада һәр өлкәдә икетеллелек сакланырга тиеш. Барлык мәгълуматлар да татар һәм рус телләрендә булуы зарури. Әмма бу таләп республикада сакланып җитми. Моның өчен урыннарда таләп катгый булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, яхшы тәрҗемәчеләр кирәк. Урам, елга, кибет, даруханә, хастаханә, учреждение, предприятие, оешма исемнәре, эшләү тәртибе ике телдә – татар һәм рус телләрендә язылган булырга тиеш. Юл күрсәткечләре шулай ук ике телдә язылсын. Дәүләт телләре турындагы   законның үтәлеше турында шәһәр һәм районнарның вәкилләре чыгыш ясадылар. Урам, елга, авыл исемнәренең дөрес итеп тәрҗемә ителмәгән очраклары да бар. Биектау районының Олы Кавал авылы янындагы Солонка елгасының Тоз савыты итеп тәрҗемә ителүе турында да сүз булды. Журналист бу атаманы өйрәнгән һәм белгечләрдән Тоз елгасы булырга тиеш, дигән фаразны белешкән. Елга берничек тә тоз савыты була алмый. Тоз елгасы була ала. Ерак барасы юк, бездә кайбер татар авылларында да урам исемнәре рус телендә язылган.

Барлык белдерүләр, норматив актлар, карарлар, предприятие, оешмаларның рәсми документлары, район сайтындагы мәгълуматлар төгәл һәм аңлаешлы итеп ике телдә язылырга тиеш. “Дәүләт акчасына төзелгән объект исемнәре, аларның эш тәртибе һичшиксез ике телдә язылырга тиеш”, – дип басым ясап әйтте Васыйл Шәйхразиев.

Чыгышлар экраннан слайдлар белән расланып барылды.  Васыйл Шәйхразиев слайдларга яңадан кайта-кайта татарчага тәрҗемә ителмәгән кибет, даруханә, чәчтараш исемнәрен, эшләү тәртибен күр-сәтте. “Напитки” сүзен “Эчемлекләр” дип тәрҗемә итәргә була бит! – дип, борчылып әйтте премьер-министр урынбасары.

Журналистлар адресына да сүз булды. “Икетеллелек буенча шикаять язмалары матбугатта басыла икән, район җитәкчелеге бу язмага игътибар иткәнме, кимчелекләр төзәтелгәнме – яңадан бу темага әйләнеп кайтырга”, –диде Васыйл Шәйхразиев.

Узган ел декабрьдә район газетасында без бу теманы күтәрдек. Арчада Интернационал һәм Комсомол урамнарының үзәктән бассейнга кадәр өлешен әйләнеп кайттык. Бездә әле икетеллелек буенча эшләү җитми. Кибет, даруханә һәм башка сәүдә нокталарын ачканда ник икетеллелеккә игътибар итмиләр? Күп очракта сатып алучыларга мәгълуматлар бер генә телдә языла. Бүген бер кибетнең эш тәртибе язылган элмә тактасына игътибар иттем. Дөрес, эшләү тәртибе ике телдә язылган. Әмма көндезге ялсыз эшләү дөрес тәрҗемә ителмәгән. “...ашсыз эшли” дип язылган. “Кибет көндезге ялсыз эшли” дип язарга кирәк. Тәрҗемәдә әнә шундый төгәлсезлекләр бар.

Яхшы итеп тәрҗемә итә белү бик кирәк. Хәтта дәүләт учреждениеләренең рәсми исемнәрендә дә төгәлсезлекләр бар. Мәсәлән, “...гадәттән тыш хәлләрне чыгару...”. Югыйсә, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен көрәшәбез, чыгару өчен түгел...

Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев катгый бурычлар билгеләде: оешма, учреждение, халыкка хезмәт күрсәтүче фирмалар, сәүдә нокталарында, парк, скверларда элмә такталар, реклама, юл күрсәткечләрендә язулар ике телдә булырга тиеш.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International