Күңелләрне яктырткан “Нур”

2013 елның 8 феврале, җомга
Күңелләрне яктырткан “Нур”
Газетабызның 11 гыйнвар санында басылган “Кышкарда югары белем алганнар” дигән язмада Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Гатаулла Баязитовның Россиядә беренче татар газетасына нигез салуы турында язган идек. Әлеге газета “Нур” дип атала һәм ул 1905 елның 2(15) сентябрендә дөнья күрә һәм 1914 елның 21 июненә кадәр чыга.
1990 елның 19 маенда “Нур–Свет” газетасы яңадан чыга башлый. Шул хөрмәткә 19 май Татарстан Республикасында Матбугат көне дип игълан ителә.
Гатаулла Баязитов татар телендә газета чыгару эшенә 1891 елда ук керешә. Аның гаризасына цензор 22 биттән торган җавап яза, үтенечен кире кага. Баязитов программаны үзгәртеп яңа үтенеч юллый. Анысына җавап та биреп тормыйлар. Аннан соңгы үтенеч тә җавапсыз кала. 1895 елның февралендә һәм апрелендәге мөрәҗәгатьләрен дә кире кагалар. 1905 елгы революция мәсьәләне хәл итә, ике ай эчендә рөхсәт алына.
Беренче газетада Риза Фәхретдин, Һади Максуди, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Камил Мотыгый һәм Дәүләт Думасы депутатлары чыгыш ясый.
Бүгенге сәхифәдә Кышкар мәдрәсәсендә 1913–1918 елларда белем алган Гасыйм Лотфиның “Кышкар мәдрәсәсенең соңгы көннәре” дигән хатирәләрен кыскартып бирәбез.
“Мин — ... дан тоткан Кышкар мәдрәсәсенең соңгы елларында үзенең иң кадерле 5 ел гомерен кичергән кеше — шушы мәдрәсә турында исемдә калганнарны язып, килә-чәк буын алдындагы бурычымны үтәргә карар бирдем”, — дип яза автор.
Гасыйм Лотфи (1900–1991) хәзерге Әтнә районының Иске Өҗем авылында туа. 1926 елга кадәр туган авылы мәктәбендә укыта, соңрак әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый, лаеклы ялга чыкканчы “Совет мәктәбе” журналында эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International