Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Батырлык онытылмас
2013 елның 8 феврале, җомга
Батырлык онытылмас
1942 елның җәй уртасында Бөек Ватан сугышы Идел ярларына килеп җитә. Фашистлар Германиясе командованиесе илебезнең көньягына (Кавказ, Кырым) һөҗүм итү буенча әзерләгән киң масштаблы планына Сталинградны да кертә.
Моның максаты: предприятиеләре хәрби продукция чыгаручы шәһәрне кулга төшерү, Иделгә чыгып, Каспий диңгезе аша фронт өчен кирәкле нефтьне бирә торган Кавказга эләгү. Гитлер бу ниятен Паулюс армиясе белән бер атна эчендә — 1942 елның 25 июленә тормышка ашырырга ниятли. 1942 елның 14 июленнән Сталинград өлкәсе камалыш хәлендә дип игълан ителә. 17 июльдә Сталинград сугышы башлана. Ул чакта немец армиясе ягында — 270000, Сталинград фронтында 160000 кеше була. Безнең гаскәрләргә танкка каршы һәм зенит артиллериясе, хәтта кайбер берләшмәләрдә сугыш кирәк-яраклары җитми. Ставка Резервыннан килгән күпчелек дивизияләрнең сугыш тәҗрибәсе бөтенләй булмый, башка дивизияләр аңа кадәрге сугышларда талчыккан була. Ачык далада дошман самолетлары совет гаскәрләренә зур зыян китерә. Оборонаның алгы сызыгында хәрби училищелардан яңа чыккан курсантлар да була, яшь офицерлар гади солдатлар кебек атакага бара. 1942 елның 28 июлендә “Ни шагу назад!” дигән таләп белән 227нче номерлы приказ чыга.
Сталинград өчен барган сугышларда Кызыл Армия 600 меңнән артык кешесен (үлүчеләр һәм яраланучылар) югалта, немецларныкы 700 меңләп. Сугышлар һәр урам, һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда аның 500 мең кешесеннән (100 меңләбен эвакуациялиләр) 30 мең чамасы, шәһәрнең үзәгендә нибары 7 кеше исән кала.
1943 елның 31 гыйнвар – 2 февралендә немец гаскәрләренең чолганышта калган группировкасы фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендә капитуляцияли, 90 мең солдат әсир төшә. Сталинград өчен барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары 1,5 млн. кеше югалта.
Сталинград янындагы җиңүдән соң Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана.
Әлеге юлларны укыгач, кемдер: “Боларны белмәгән кеше юктыр инде”, — дип әйтер. Мин дә шулай уйлый идем. Ил язмышының мондый хәлиткеч вакыйгаларын безгә мәктәпләрдә, аннан соң уку йортларында укыганда бик яхшылап өйрәттеләр.
Беркөн телевидение журналистларының Сталинград сугышы тәмамлануның 70 еллыгы уңаеннан укучылар, студентлар, урамда очраган башка кешеләрдән сораштыру үткәргәннәрен күрсәттеләр. Сораулар да гади кебек: “Сталинград, Павлов йорты, Паулюс турында нәрсә беләсез?” Җавапларны уңайсызланып, оялып тыңладым.
Бу яктан мин районыбыз мәктәпләрендә бар да тәртиптә дип беләм. Узган ел Җиңү көне уңаеннан Арчаның икенче урта мәктәбендә үткәрелгән кичәдә катнашырга туры килгән иде. Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераннары Вәдүт Фазлыйәхмәтов белән Госман Габдрә-химовны да чакырганнар. Сугышның нәрсә икәнлеген үз җилкәләрендә татыган кешеләрне күрү үзе онытылмаслык вакыйга бит. Вәдүт ага анда Сталинград вакыйгалары турында да сөйләде, балалар тын да алмый тыңлады.
Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов Сталинград сугышларында катнашкан райондашларыбыз Вәдүт Фазлыйәхмәтовка (рәсемдә), Мария Котельниковага, Әдһәм Әхмәтҗановка Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодинның котлау хатын, бүләкләр тапшырды.
— Бу арада килүчеләр шактый булды, — ди Вәдүт абыйның килене Зөлхия. — Ветераннар советыннан, икенче мәктәптән килделәр. Мәктәп директоры Гөлнара Фидаилевнага аерым рәхмәт. Әтине бер очрашудан да калдырмыйлар, янына килеп торалар.
Зөлхия ханым мәктәп укучылары бүләк иткән фотоальбомны күрсәтте. Фәрдия Нәбиуллина җитәкчелегендәге сыйныф укучылары эшләгән аны. 6нчы сыйныфтан 11 сыйныфны тәмамланганчы шефлык иткән укучылар әнә шундый истәлек калдырганнар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз