Букчалар “бишле”ләр белән тулсын

2020 елның 14 августы, җомга

Тиздән беренче сентябрь. Традиция буенча “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясе башланып китте.

Арчаның икенче мәктәбендә ул тантаналы төстә үтте. Чәчәкләр арасында (мәктәп территориясе гөлбакчага әверелгән) үзләре дә чәчәкләрдәй басып торган булачак укучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

Мәктәпләрдә узган елның языннан бирле мондый чараларның булганы юк иде. Ул көнне мәктәп ишегалды балалар тавышыннан гөрләп торды. 22 беренче сыйныфка баручы укучы, аларның әти-әниләре катнашты анда. Укучылар, укытучылар балаларның күңелләрен ачты. Чөнки тантана уеннар, җырлар, күмәк биюләр белән башланды.

Беренче булып булачак укучылар каршына Белмәмеш йөгереп чыкты. “Укырга түгел, өйләнергә телим”, – диде ул. Моны ишетеп алган Ялкаулыкка шул җитә калды. Ярый әле Белмәмешкә табиб тиз ярдәмгә килде. Аның “үтемле“ дәвасыннан соң: “Мәктәпкә барам”, – диде Белмәмеш, хәтта сынаулар да үтте. Менә шундый кызыклы мизгелләр белән сизмичә дә мәктәп тормышына кереп китте малайлар һәм кызлар. Ә аны тагын да тулыландыру өчен нәрсә кирәк? Әлбәттә, букча.

– Тиздән, бик тиздән сез мәктәпкә килеп, үзегезнең беренче укытучыгыз белән очрашасыз. Безнең мәктәп бусагасыннан быел 83 бала белем иленә атлап керәчәк. Бүген шуларның 22сенә район башлыгы, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, депутатлар исеменнән букчалар тапшырырга җыелдык, – диде мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина.

– “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясе башланып китте. Аны үткәрү бездә матур традициягә әверелде. Район, оешма, предприятие  җитәкчеләре, районның шәхси эшмәкәрләре – бар да бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырыша, – диде бәйрәмдә катнашкан Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов. – Яхшы укыгыз, белем иленең бөтен серләренә төшенегез. Бу өлкәдә укытучылар сезгә ярдәм итәр.

Ата-аналар исеменнән Вероника Тумакова хакимияткә, ярдәм кулы сузган барлык җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Икенче мәктәп балаларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. Үзгәрешләр, яңалыклар бик күп. Юк, төзекләндерү эшләре турында сүз бармый, бизәлеш искиткеч.  Коллективның бик зур көч куйганлыгы күренеп тора. Беренче кат башлангыч сыйныфлар өчен. Бизәлеш тә шундый, төсле, якты, матур, әкияти дөньяга кергәндәй буласың. Балалар рәсемнәре күргәзмәсе, шахмат өстәлләре һәм башкалар.

Икенче катка күтәреләбез. Диварларга “җан кергән” бит. Яшь армиячеләр, барабанчы кызлар тормышыннан фотокүргәзмә эшләнгән. Коридордан да зәвыкълылык бөркелә. Тәнәфес вакытында ял итү өчен йомшак эскәмияләр, Татарстан, Арча, мәктәпкә багышланган затлы стендлар – бар да бик матур. Югары сыйныф укучыларына аралашу өчен махсус кабинет ясаганнар, музей бик уңышлы килеп чыккан. Хәтта складны да танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Федераль программа нигезендә төзекләндерелгән спортзал якты, иркен, үзенә тартып тора. Барысын да язып бетермик, балаларга сюрприз булып калсын. Яңа уку елы укучылар өчен дә,  укытучылар өчен дә уңышлы булсын.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International