Грант алырга теләсәң

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин:

– “Агростартап” дип аталган федераль программада “умартачылык” дигән юнәлеш тә каралган. Айдар Исламов районда шушы программа буенча грант откан беренче кеше һәм ул уңышлы гына эшли башлады.

Әлеге программада катнашырга теләүчеләр тагын бар. Алар 2021 елда грант отуга әзерләнә ала. Моның өчен бизнес-план төзеп безгә килергә кирәк. (Телефон: 3-13-66) Без документларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырабыз. Грант откан кешегә анда куелган шартларны үтәргә туры киләчәк. Төп шартлар: ике елда умарталар санын 120 башка җиткерү, 1 миллион сум отсаң – 1,  2 миллион сум отсаң ике кешене эшкә алу һәм башкалар.

Марат Абдуллин сыер асраучылар өчен шатлыклы хәбәр әйтте: шушы атнада субсидия акчалары түләнә башлаячак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International