2020 елның 1 апрелендәге “Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 89 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексы 3нче өлеш белән тулыландырылды.
Ул массакүләм мәгълүмат чараларын һәм “Интернет” челтәрен файдаланып ялган дарулар, биологик актив өстәмәләр саткан өчен административ җаваплылыкны күздә тота. Массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Интернет челтәрен файдаланып ялган, контрафакт, сыйфатсыз яки теркәлмәгән дару чараларын яки ялган биологик актив өстәмәләрне яисә ялган контрафакт яки сыйфатсыз медицина әйберләрен саткан өчен, әгәр бу хәрәкәтләрдә җинаять җаваплылыгына тартырлык гамәлләр булмаса, түбәндәге күләмдә штраф салына: гражданнарга 75 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә, шәхси эшмәкәрләргә 150 мең сумнан 600 мең сумга кадәр, юридик затларга 2 млн. сумнан 6 млн. сумга кадәр.
Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар эшчәнлеге 90 көнгә кадәр туктатып торылырга мөмкин.
Шул ук вакытта теркәлмәгән дару чараларын сату яки кертү, әгәр бу дару чаралары белән эшләү турындагы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнар нигезендә рөхсәт ителә яки Россия Федерациясендә җитештерелми яисә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кулланышка тәкъдим ителгән икән, административ хокук бозу булып саналмый.
Моннан тыш, 2020 елның 1 апрелендәге 95 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238.1нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә массакүләм мәгълүмат чараларын, “Интернет” челтәрен файдаланып ялган дару чаралары, медицина әйберләре яки биологик актив өстәмәләр җитештергән, саткан яки РФ территориясенә керткән өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнде.
Әлеге гамәлләр зур күләмдә ясалган өчен 750 мең сумнан 2,5 млн. сумга кадәр штраф белән 4 елдан 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин. Әлеге гамәлләр төркем белән алдан килешенеп яки оешкан төркем белән башкарылса, шулай ук гамәлләр саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салса яисә кеше үлеменә китерсә яисә саксызлык белән ике яки аннан күбрәк кеше үлгәндә җәзаның катырагы да каралган.
Шул ук вакытта теркәлмәгән дару чараларын сату яки кертү, әгәр бу дару чаралары белән эшләү турындагы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнар нигезендә рөхсәт ителә яки Россия Федерациясендә җитештерелми яисә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кулланышка тәкъдим ителгән икән, бу очракта җинаять җаваплылыгы каралмаган.
Ринат Газизов,
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе