Тырышкан табар

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Дәүләтебез умартачылар турында да кайгырта башлады, программада теләге булган һәркем катнаша ала

Казанбаш авылында туып-үскән Айдар Исламов белән март аенда очрашкан идек. Ул “Агростартап” федераль программасы буенча грант отып, умартачылык белән ныклап торып шөгыльләнә башларга җыенып йөри иде. Гараж, сарай умарта оялары белән тулы. Әйтергә генә ансат: шартлар буенча умарталар санын 120 башка тутырырга кирәк. Ул вакытта оялар буш иде, бал кортлары заказ буенча кайтырга тиеш.

– Умарталык өчен бик матур урын алдым, – дигән иде Айдар. – Бер урнашкач карап китәрсез әле.

Моның кадәр эшне башкарып чыгачагына ышанып та бетәсе килмәгән иде. Андый һөнәрләр, гадәттә, буыннан-буынга күчеп килә, кемдер бабасыннан, кемдер атасыннан өйрәнә. Айдар бу һөнәргә кереп китәрмен дип уйлап та карамагандыр. Казан аграр университетын тәмамлап тугыз ел “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә инженер булып эшли ул. Бу хужалыкта юк-бар кеше белгеч булып эшли алмый, таләпләр бик югары. Җитәкче Шәйдулла Сәлахов мәктәбен узганнарның күбесе бүген үзе җитәкче булып һәм башка җаваплы эшләрдә эшлиләр. Айдар да әйбәт белгеч иде, әмма ул башка юлны сайлады һәм бер дә үкенми.

– Кинәт кенә ничек умартачы булып китәргә булдың? – дип сорадым мин аннан.

– Абыем Нияз белән уйлаштык та, бер ун баш умарта тотып карарга булдык, – диде ул. – Беренче елны ук әйбәт уңыш алдык, шуннан күңел күтәрелеп китте инде.

Менә Айдарның умарталыгына кереп чыгарга да җай килде. Табигатьнең бик матур урынын сайлаган ул. Төрле төсләргә буялган умарталар болай да чәчәккә күмелгән дөньяга тагын да ямь өсти. Айдар абыйсы Нияз белән кортлар карый иде. Безгә дә битлекләр, киемнәр бирде. Бөтен дөнья бал кортлары тавышыннан гөҗләп тора. “Быел алар өчен яхшы килде, – ди Айдар. – Урман да ерак түгел бит, юкәдән әйбәт алдылар, аннан пай җирләре алган идем, аңа фацелия, люцерна чәчтек”. 

Айдар грант акчасына умарта оялары, бал кортлары гына түгел, кышлату өчен вагоннар да сатып алган. Киләчәккә зур планнар белән яши алар. Умарталар санын 500 башка җиткерү, ә бал бирә торган культураларны күбрәк чәчү турында уйланалар. Монысына да ирешә алуларына шигем калмады.

– Балны урнаштыру кыен түгелме? – дип тә кызыксындым.

– Юк, – диде ул. – Ял көннәрендә өйгә килүчеләр бигрәк тә күп.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International