Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Пенсионерлар канәгать булсын өчен
2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Пенсионерлар канәгать булсын өчен
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең 2012 елга йомгак ясау һәм 2013 елга бурычлар куюга багышланган киңәшмә узды.
Пенсия фонды халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү буенча илебездә мөһим урын алып торучы идарәләрнең берсе. Монда халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга зур игътибар бирелә. Максатлары — пенсионерлар игътибарны тойсын һәм пенсия күләменнән канәгать калсын өчен тиз, төгәл һәм тырышлык белән эшләү.
Бүгенге көндә идарә тарафыннан 20000нән артык пенсионерга пенсия түләнә. Клиентларны кабул итүдә тоткарлыклар булмасын өчен тере чираттан тыш алдан чиратка язылу һәм телефон аша документларга заказ бирү, берникадәр мәгълүмат алу кебек хезмәтләр дә күрсәтелә. Узган ел районда хезмәт пенсиясенең күләме 7697 сум тәшкил иткән, Татарстан буенча ул 8733 сум. Пенсия күләмен билгеләгәндә төп исәпләнүчеләрнең берсе булып эш бирүченең пенсия фондына түләгән иминиятләү взнослары тора. Ләкин бу өлкәдә дә җитешсезлекләр бар: быелның 1 гыйнварына взнослар буенча бурыч 38 млн. сумны тәшкил итә. Түләмәүчеләр, нигездә, “Арча”, “Мәрҗани”, “Северный” ширкәтләре. Әлеге оешмаларның бурычы барлык бурычның 90 процентын тәшкил итә. Бу турыда Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Флера Никашина билгеләп үтте.
“2012 ел взнос түләү буенча җиңел ел булмады, — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев. — Эре авыл хуҗалыгы оешмалары түләүне үзләре генә хәл итә алмый, холдинг компанияләрнең рөхсәте кирәк. Пенсионерларга килгәндә, районда алар өчен уңай шартлар тудырылган: хастаханә, социаль яклау идарәсе, тернәкләндерү үзәкләре, ветераннар советы уңышлы гына эшләп килә һәм пенсионерларга, ветераннарга кагылышлы программаларның үтәлеше буенча да нәтиҗәләр уңай”.
Пенсия фонды идарәсенең аерым кешеләр белән эшләү бүлеге эшчәнлеге белән Гөлназ Ибәтуллина, Әтнә районындагы эш барышы турында Гөлсинә Нәҗмиева таныштырды. “Татарстан поч-тасы”ның Арча районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Гатауллина үз оешмалары белән Пенсия фонды идарәсенең үзара хезмәттәшлеге, “Россия пенсионерлар союзы”ның Арча муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Сания Камалетдинова пенсионерларның яшәеше, башкарган эшләре турында хисап тотты.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарә-се республикада үрнәк, нәтиҗәле эшләүчеләр рәтендә. Бу турыда киңәшмәгә килгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Нина Татьянина йомгаклау чыгышында әйтеп үтте һәм быелга куелган бурычлар белән таныштырды. “Инвалидлар саны буенча сездә күрсәткечләр республика буенча иң югары. Ә шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына бурычлары булмау белән сез башкаларга үрнәк. Киләчәктә дә без халык белән тыгыз элемтәдә булып, һәр яңалыкны җиткереп эшләргә бурычлыбыз”, — дип тәмамлады ул чыгышын.
Бу айда пенсияләр артты. Димәк, Пенсия фонды идарәсендә эшләүчеләр яңадан эшкә күмелде. Ә пенсионерларга — сөенеч. Мондый сөенечләрнең ешрак булуын теләп яши алар...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз