Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чаңгычылар узыша
2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Чаңгычылар узыша
10 февральдә бөтен ил буйлап “Россия чаңгы юлы–2013” ярышы үткәрелде. Арчада да ул көнне бу кышкы спорт төрен яратучы яше, карты, стадионга җыелып, чаңгы юлына басты.
— Минем әтием Ильяс бишенче гимназиядә физкультура укыта. Мин дүртенче сыйныфта укыйм. 5 яшьтән чаңгыда шуам. Быел әлеге илкүләм ярышта катнашырга булдым, — ди Алсу Абдрахманова.
Ә менә 64 яшьлек Руфина Гәрәева 35 ел Төбәк-Чокырча мәктәбендә укыткан һәм 35 ел спорт ярышларында катнашып, урыннар алып килгән. Соңгы елларда ул чаңгы спортын да үз иткән.
— Институтта укыганда да спорт белән шөгыльләндем. Кан басымым югары булса да, ярышларда катнашып, 1 урыннарны ала идем, — ди ветеран укытучы. — Аннан гомер буе җәяү йөрдем. Хәрәкәтләнүнең даруларга караганда файдалырак икәнен аңладым.
Әлеге ярышта да Руфина Гәрәева уңышлы чыгыш ясады, 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында өченче урынны алды.
— Үземнән күпкә яшьләр белән ярышка җибәрү дөрес үк түгел инде. Шулай да алардан калышмыйбыз әле, — ди Арчадан 74 яшьлек Ягъфәр Шәмиев. — Мин Буа районының Толымбай авылыннан. 7 спорт остасы гына чыккан аннан. 1963 елда Арчага килдем. Һәм шул вакыттан алып спорт дөньясында кайныйм. Картаерга исәп юк.
Бу көнне ярышларда Ягъфәр агадан тыш кызы, Иске Чүриле мәктәбе җитәкчесе Диләрә Гәрәева (җитәкчеләр арасында беренче урынны алды) һәм беренче сыйныфта укучы оныгы Алина да катнашты.
“Россия чаңгы юлы–2013” чаңгыда узышу ярышларының җиңүчеләре дә билгеләнде. 12 яшькә кадәргеләр арасында Шушмабаш мәктәбеннән Зөлфия Сабитова, Арчаның икенче мәктәбеннән Ренат Зыятдинов, 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илназ Ибәтуллин һәм бишенче гимназиядән Эльвира Ибраһимова, 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында бишенче гимназиядән Рөстәм Абдуллин һәм Арча педагогика көллиятеннән Дилә Кәлимуллина беренче урыннарны алдылар. Диләне һәр ярышта күзәтеп киләм. Ул спортның бу төренең чын остасына әверелеп бара. Ярыш саен пьедесталның югары баскычларына күтәрелүе моның бер билгесе. Киләчәктә спортчы кызга тагын да зуррак уңышлар телибез.
35 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында да ярыш киеренке булды. Җиңүгә омтылу Урта Курсадан Резеда Хәбибуллинага һәм “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рәмис Хәйруллинга беренчелекне яуларга мөмкинлек бирде.
50 яшькә кадәргеләр арасында халыкны социаль яклау идарәсеннән Гүзәлия Вәлиева, Иске Кырлайдан Айрат Ситдыйков берәүне дә үзләреннән уздырмады. 50 яшьтән өлкәннәр дә ярышта бик теләп катнаштылар һәм бер дә яшьләрдән калышырга теләмәделәр. Беренче урыннар Арчаның икенче мәктәбеннән Гүзәлия Гыйниятовага, Яңа Кенәр лицее укытучысы Равил Әгъләмовка елмайды.
Җитәкчеләр дә узышты ул көнне. Хатын-кызлар арасында Диләрә Гәрәева финиш сызыгын беренче булып үтте. Ир-егетләр арасында Урта Курса мәктәбе директоры Фәнил Хәбибуллинга тиңнәр булмады.
Соңыннан барлык җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең мактау грамоталары, бүләкләре тапшырылды. Бу көнне иң яшь катнашучылар да бүләксез калмады.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз