Киләчәккә ышаныч белән

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Киләчәккә ышаныч белән
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Ак Барс-агро” һәм “Курса МТСы” ширкәтләрендә хисап җыелышларында катнашты. Аларның беренчесе инвестор ярдәмендә, икенчесе мөстәкыйль яши. Икесенең дә башкаларга үрнәк булырлык матур эшләре күп.
— “Ак барс” холдинг компаниясенең 18 агрофирмасы бар, — диде генераль директор урынбасары Эдуард Хөсәенов җыелышта ясаган чыгышында. — Шулар арасында “Ак Барс-агро” ширкәте иң алдынгылар арасында.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та хуҗалыкның тулы канлы тормыш алып баруын билгеләп үтте.
— “Ак Барс-агро” ширкәте 2004 елда элеккеге өч хуҗалыкны берләштереп матур гына эшләп килә, — диде ул. — Бу якларда тырыш, булган кешеләр яши. Җитәкчегез әйбәт, холдинг компаниясе генераль директоры Иван Михайловичка зур рәхмәт, хуҗалыкны ныгыту, халыкның тормышын яхшырту мәсьәләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота.
Әйе, вакыт зур өметләр баглап каршыланган инвесторларның нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте. “Ак Барс-агро” ширкәте бүгенге көндә игенчелектә дә, терлекчелектә дә заманча технологиягә ия булган, фән казанышларын кулланып эшләүче иң алдынгы хуҗалыкка әверелде. Хисап җыелышында белгечләр үз тармаклары буенча эчтәлекле, анализлы чыгышлар ясадылар. Баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев ширкәттә 11 төрле чәчү әйләнеше кулланылуын әйтте. Һәр басуның туфрак анализы билгеле, анда нинди матдәләрнең артык яки ким булуын ачыклап эш итәләр. Известьлау белән дә иң күп шөгыльләнүче (былтыр 2348 гектар) хуҗалык бу. Орлыкларның 15 проценты оригинал, 65 проценты элиталы. Узган ел 1115 тонна орлык сатудан 12 млн. сумнан артык акча кергән. Сигез төрле культураның 20 сорты игелә. Чәчүлекләрне тәрбияләүдә биологик препаратлар кулланыла, бу 8–10 тапкыр арзанракка төшә, табигатькә дә зыян китерми. Әнә шулай бөтен якны уйлап эш итәләр хуҗалыкта.
Баш инженер Ленар Абдуллин әйтүенчә, хуҗалык язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Узган ел 34 млн. 590 мең сумлык яңа техника кайтарылган.
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллинаның да хисап чыгышы эчтәлекле булды, ул яшәешнең күп якларын эченә алган иде.
Полициянең участок инспекторы Марсель Шәрәповның чыгышы да һәрвакыттагыча үтемле булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үзенең чыгышында милләтебез язмышы турында борчылып сөйләде, яшәү мәгънәсен югалтмаска өндәде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хисап җыелышының оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Узган елга төпле анализ ясалды, 2013 елга бурычлар куелды. Район буенча да язгы чәчүгә әзерлек бара. Орлыклар буенча бернинди проблема юк. Ә менә минераль ашлама, техника ремонты буенча кыен хәлдә калучылар бар, эшкәртелмәгән җирләр шактый. Бу яктан “Ак Барс-агро” ширкәте өчен күңел тыныч.
Алмас Әминович ширкәт коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде, күп сыер асраучыларга саву аппаратлары алуга сертификатлар тапшырды.
Ширкәтнең генераль директоры Шәйдулла Сәләхов үзенең чыгышында алда торган бурычларны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын белдерде. Узган ел 5 гаилә дәүләт ярдәме белән йорт төзегән. Сеҗе белән Ташкич авыллары арасында асфальт юл салынды. Сикертәндә яңа клуб төзелә, аны Сабантуй көнне ачарга исәплиләр.
Бүләкләүләр өлеше дә күңелле үтте. Шәйдулла Имамович: “Бездә бар да алдынгылар!” — дип юкка гына әйтми шул.
“Курса МТСы” ширкәтенең хисап җыелышы үзенчәлекле, чын бәйрәм рухында, мул сыйлы өстәлләр артында үтә. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов ел саен Казаннан яңа артистлар кайтарта. Быел да шулай булды.
Икмәк булса, җыр да була дигәндәй, эшләре гөрләп барган хуҗалык үз кеше-ләрен әнә шулай бәйрәм иттерергә дә җай таба. Бәйрәм булса да, анда да бит сүз эш турында бара. Баш икътисадчы Алия Габделфәртова, баш зоотехник Рафил Абдуллин, баш агроном Вилдан Дияров узган елгы эшләргә йомгак ясадылар.
Шунысы игътибарга лаеклы, хуҗалык бервакытта да артык зур бурычларга батмады, тотрыклылыгын саклап кала алды. Шуңа күрә тетрәнүләр кичерми генә, җайлап кына эшли бирәләр. Узган ел бер сыердан 6402 килограмм сөт савылган, 10 савымчы 100 тоннадан артык сөт сауган. 198 тана әзерләнгән, 474 гектарда күпьеллык үләннәр чәчкәннәр. Орлыкчылык белән шөгыльләнәләр, язгы кыр эшләренә тулысынча әзерләр.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафинаның хисап чыгышы да мисалларга бай иде. Республикада шәхси хуҗалыклар арасында иң күп терлек асраучы җирлекләрнең берсе бу. Терлек азыгы белән проб-лемалар юк, җитәкчеләр аңлашып, бердәм булып эшли. Шәхси йортлар, мәчетләр төзелә, авыллар араларында юллар салына.
Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов киләчәккә бурычлар белән таныштырды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында: “Һәрвакыт үрнәк булып тора торган хуҗалык бу”, — дигән бәя бирде, хезмәтләре, уңышлары өчен рәхмәт әйтте.
— Иртәге көнегез билгеле, каушап калырлык түгел, — диде ул.
Алмас Әминович өч һәм аннан күбрәк сыер асраган 16 хуҗалыкка саву аппаратлары алуга сертифи-катлар тапшырды (рәсемдә).
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International