Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бүләк тырышларга бирелә
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Бүләк тырышларга бирелә
15 февральдә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең брифинглар залында 2013 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган хат ташучыларны бүләкләделәр.
Шуларның икесе безнең Арчадан булуы аеруча сөенечле. Бүген без шундый олы хөрмәткә лаек булган Арча почта бүлекчәсенең газета-журналларга яздыру буенча инженеры Рәсүлә Гафарова һәм “Арча–1” бүлекчәсе хат ташучысы Алсу Әхмәтшина белән очраштык. Рәсүлә 2001 елдан почтада. Башта инструктор, аннан инженер. Үз эшенең остасы, хезмәтен яратып, күңел биреп башкара, иренми, төрле идеяләр белән янып яши, оештыру сәләтен дә урынлы куллана. Аның һөнәре өчен иң кирәклесе — кеше белән аралаша, уртак тел таба белү.
— Рәсүлә Мансуровна, сез ел да газета-журналларга яздыру планын үтәп киләсез. Бүгенге чорда бу җайлы эш түгел. Ниндидер аерым, үзегезгә генә хас ысуллар кулланасызмы?
— Юк, һәр бүлекчә хезмәткәре, хат ташучы моны гадәти эш дип саный һәм үз участогындагы кешеләрне газета-журналларга яздыру буенча кулыннан килгәнен эшли.
2013 елның 1 гыйнварына безгә 36100 газета-журналга яздырырга план бирелде. Ул һәр почта бүлекчәсенә җиткерелде. Ә без аның үтәлешен даими контрольдә тоттык. Тырышалар хат ташучылар, халык белән уртак тел табалар, пенсионерларны өйдә дә яздыралар. Кемнедер аерып әйтү дөрес булмас, чөнки һәрберсе мактауга лаек. Шулай да Казанбаш, Наласа, Сеҗе, Курса-Почмак, “Арча–1” почта бүлекчәләре иң яхшылар рәтендә. План бик зур. Алай гына да үтәп бетереп булмый. Район хакимияте белән тыгыз элемтәдә торуыбыз да уңай тәэсир ясый. Хакимият бик булыша, укытучыларны, авыл җирлекләрен газета-журналларга яздыра. Бу бик зур ярдәм.
— Арчада үзәк почта бинасында Әбүнәче көне үткәрү дә матур традиция-гә әверелде. Аның да роле бардыр?
— Бар гына түгел, роле зур. Хәзер халык аны көтеп ала башлады. Чөнки бу көнне ташламалардан файдалану мөмкинлеге дә бар. Без дә реклама биреп, халыкны алдан искәртеп куябыз. Газета-журналлар редакцияләре белән элемтәгә кереп, хезмәткәрләрен әбүнәче көнендә катнашырга чакырабыз. “Арча хәбәрләре”, “Казанские ведомости” газеталары, “Сөембикә” журналларыннан хәзер безгә даими рәвештә киләләр, халык белән очрашалар, язылучыларга бүләкләр өләшәләр. “Акчарлак”, “Жизнь” газеталары редакцияләре вәкилләре дә бу мөмкинлекне ычкындырмаска тырыша. “Кәеф ничек” газетасы мөхәррире Илназ Сафиуллин үзе кайтып, концертка кадәр куйды, язылучылар арасында уен уйнатып, футболкалар, сувенирлар бүләк итте. “Газетный мир” нәшрияты Түбән Новгородтан кадәр кайтты. “Арча хәбәрләре” һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе үз басмаларына иң күп яздырган почта бүлек-чәләре җитәкчеләрен билгеләп үтәргә дә онытмыйлар. Ә “Сөембикә” журналы үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан премия әзерләгән, 2013 елның 1 яртыеллыгына 100 кешене “Сөембикә”гә яздырган хат ташучыга “Магия серебра” ширкәтенең көмеш зәркән эшләнмәләрен бүләк итә. 2012 елның гыйнварына бездә 157 кеше бу журналга язылган иде, быел ул 413кә җитте. Шуның 100енә яздырып, Алсу Әхмәтшина әлеге бүләккә лаек булды.
Алсу Раилевна Мөндеш-тән, Арчада кияүдә. Хат ташучы булып эшләүче апалары Айгөл һәм Лилия тәкъдиме белән 8 ел элек почтага килә. Ул Банк, Г.Камал, Маршал Жуков, Вагыйзовлар урамнарында хат ташучы. Һәр йорт, фатирда аны беләләр, өлкәннәр үз кызлары кебек кабул итәләр, серләрен сөйлиләр, кайгы-шатлыкларын уртаклашалар. Алсу һәрберсенә вакыт таба, сабыр гына тыңлый, хәлләрен сораша, соңга калмыйча пенсияләрен өләшә, газета-журналларга яздыра.
— Мин үз участогымдагы оешмаларга да йөрим. Башта каталог өләшеп чыгам, аннан яздырам. Әбүнәче көнендә барысы да эштән китә алмый бит, ташламалар югалмасын, дип ул көнне дә оешмаларны йөреп чыгарга тырышам. Кешеләр белән аралаша белергә кирәк инде монда. Кайвакыт нәрсәгә язылырга, дип үземнән киңәш сорыйлар. Шуңа вакытлы матбугат белән дә танышып барырга туры килә, — ди хат ташучы.
— Алсу, күбрәк кайсы газета-журналга бик теләп язылалар?
— Беренче чиратта үзебезнең район хәлләрен белергә кирәк, дип “Арча хәбәрләре”нә. Аннан “Акчарлак”, “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы”, “Сөембикә”не бик теләп алдыралар. Банк урамы, 37 йорт, 7 фатирда яшәүче Рафаэль Нигъмәтҗанов ел да 15–16 төрле газета-журналга яздыра.
— Безнең хат ташучыларның һәрберсе үзләренә йөкләнгән эшне вакытында һәм төгәл башкара. Коллектив бик дус, тату, — ди почта бүлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов. — Алсуга да үз участогыннан бернинди шикаять килгәне юк. Рәсүлә дә Арча гына түгел, Әтнә районы белән дә эш итә. Тырышлыклары, эзләнүләре — җиңүгә илтүче юлларның берсе.
Көмештән эшләнгән зәркән эшләнмәләр кызларның үзләрен дә, хезмәтләрен дә бизәсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз