Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар мәңге йөрәкләрдә
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Алар мәңге йөрәкләрдә
Әфганстан сугышы күп гаиләгә кайгы-хәсрәт, авыр тойгылар, күз яшьләре алып килде. Еллар үткән саен күз яшьләре кипте, әмма күңелдәге җәрәхәт юкка чыкмады. Аеруча газиз балаларын югалткан ата-аналар йөрәгендә төзәлмәслек яра булып урын алды.
Быел Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 24 ел. Чирек гасырга якын. Бу елларда исән-сау кайтканнар арасыннан да инде күпләр вафат. Сугышчы-интернационалистларның батырлыкларын бүгенге буын яшьләре беләме? Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләгән кебек аларга да хөрмәт белән карыйлармы?
Бу көннәрдә әлеге датага багышлап район башкарма комитеты, район хәрби комиссариаты, сугышчы-интернационалистларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы тарафыннан күп чаралар оештырылды. 15 гыйнвар көнне бер төркем әфганчылар шәһәр үзәгендәге әфган җирендә һәлак булып калган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар (рәсемдә).
ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов әфганчыларны Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 24 ел тулу уңаеннан котлады.
— Бу көн үзе зур бәйрәм. Чөнки ул сезнең газапларыгыз, әти-әниләрнең күз яшьләре түгелүнең беткән көне, — диде ул. — Бүген һәр мәктәптә батырлык дәресләре үткәрелә. Анда әфганчылар, аларның ата-аналары чакырыла. Очрашуларда Әфган сугышы, Совет солдатларының, шәхсән үзегезнең батырлыгыгыз турында дөресен сөйләгез. Моны яшь буын белергә һәм сезнең үрнәктә тәрбияләнергә тиеш.
16 февральдә әлеге истәлекле дата уңаеннан һәм Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры Илфат Зиннәтуллин истәлегенә багышлап, “Запорожец” машиналарында автоузыш үткәрелде.
— “ЗАЗ” машиналарында узышуны мин “Бәкер” шифаханәсендә күреп кайттым. Һәм үземнең Әфганстан кырында башын салган полкташларыма багышлап, шундый чара үткәрергә уйладым. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Илфат полкташым, Саба егете, — ди автоузышны үткәрүне тулысынча үз өстенә алган, үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән “Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин.
Шунысы сөенечле, ярышта катнашырга килгән-нәрнең күбесе яшьләр. Димәк, яшь буын әфганчылар батырлыгы алдында баш ия, алар язмышын йөрәкләренә якын кабул итә. Шулай ук араларында әфганчылар үзләре дә — “Акчишмә” хуҗалыгы рәисе Газинур Сафин, “Арчалес” оешмасының баш инженеры Газинур Зиннәтуллин һәм әфганстанда хезмәт иткән Шакирҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Шакирҗановның улы Надир катнашты.
Газинур Сафин шушы ярышларда көчен сынап карау өчен, Арчада таба алмагач, Теләчедән махсус “Запорожец” сатып алып кайткан.
Ә ярышлар шәп үтте. Күптән Биектауга автоузышлар карарга барырга хыяллана идем. Үзебездә дә кимен куймыйлар! Чын узыш булды. Ватылып та калдылар, әйләнделәр, бәрелделәр дә. Аллага шөкер, берәүгә дә зыян килмәде. Карарга килүчеләр дә күп иде. Ничек инде районда оештырылган шундый кызыклы чарага күз йомарга мөмкин?!
Автоузышта беренче урынны икенче тапкыр 11 ел “Арча нефть продуктлары” җәмгыятендә шофер булып эшләүче Дамир Маликов алды, икенче урында шулай ук икенче ел рәттән “Заман” ширкәтеннән Мурат Ибраһимов, өченче урынны “Арча нефть продуктлары” җәмгыя-теннән Рөстәм Шакиров яулады.
— Узган ел “Бәкер” шифаханәсендә ял итеп кайткан идем инде, — ди Дамир. — Шулай да быел көндәшләрем көчле иде. Узышу узган елга караганда авыррак та, шул ук вакытта кызыклырак та булды.
Дамирга бүләккә — тагын “Бәкер”гә юллама. Икенче, өченче урындагыларга кубоклар, бүләкләр, шулай ук һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Илнур Яруллин Илфат Зиннәтуллинның әти-әнисенә дә бүләк — кер юу машинасы әзерләгән иде.
Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән биатлон буенча катнаш эстафета да 15 февраль — әфганчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланды. 8 мәктәп катнашты. Беренче — Лесхоз мәктәбе командасы, икенче — Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары, өченче — наласалылар, дүртенче — Ашытбаш биатлончылары. Аларга да Илнур Яруллин бүләкләрен тапшырды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз