Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәркем эштә бүген
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Һәркем эштә бүген
Быелгы язгы кыр эшләренең республикада аеруча катлаулы булачагы турында шактый еш ишетергә туры килә. Безнең районда хәлләр ничек тора? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов бу турыда түбәндәгеләрне сөйләде.
— 2013 елда районда 55 мең гектарда бөртекле, 5 мең гектарда техник культуралар (рапс), 1 мең гектарда бәрәңге, 180 гектарда яшелчә, 46,8 мең гектарда азык культуралары игеләчәк, — диде ул. — Көзен 19700 гектар арыш, 2751 гектар бодай, 110 гектар тритикале чәчеп калдырылган иде.
Сабан культуралары 32399 гектарда чәчеләчәк. Шуның 14,4 мең гектары — арпа, 9,5 мең гектары — бодай, 4,4 мең гектары — борчак, 4 мең гектары солы. Азык культураларының 25 мең гектары күпьеллык үләннәргә, 13,5 мең гектары кукурузга туры килә. 2036 гектарда азык катнашмалары, 6 мең гектарда берьеллык үләннәр, 60 гектарда тамыразыклар игеләчәк.
Барлык сөрүлек җирләренең 12 проценты күләмендә (14700 гектар) пар калдырыла. Бу нормага туры килә.
Язгы кыр эшләрендә 600 трактор, 23 чәчү комплексы, 68 — 3 чәчкечле, 25 — 2–3 чәчкечле агрегат катнашачак. 75 чәчү агрегаты ике сменада эшләрлек итеп кешеләр белән тәэмин ителде.
Бүгенге көндә төп бурыч — булган техникага кешеләр беркетеп, тиз арада ремонт эшләрен төгәлләү. Тракторларның 72 проценты гына төзек, быел алар тулысынча әзер булганда да кыенга туры киләчәк.
Быелгы чәчүнең авырлыгы хуҗалыкларның финанс хәле начарлануга, банкларга бурычлы булуларына бәйле. Орлыкларны яңарту, рапс, кукуруз, көнбагыш орлыклары алу өчен 17,7 млн. сум акча кирәк. Безнең туфраклар ашламаларсыз гектардан 12–13 центнер гына уңыш бирергә сәләтле. Ә бөтен ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен безгә тулай җыемның 200 мең тоннадан ким булмавы шарт. Моны тәэмин итү өчен гектарга кимендә 70 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама кертергә кирәк. Бер килограмм ашламаның (тәэсир итүче матдәләрдә) бәясе — 36 сум. Барысы 220 млн. сумлык ашлама алырга кирәк. Әлегә 1 гектарга 10 килограмм гына ашлама алынган. Бу ашламалар “Курса МТСы”, “Ак Барс-агро”, “Сервис-агро” ширкәтләрендә, калган хуҗалыкларда ашламалар юк.
Тагын әле 5 млн. сумлык агу-химикатлар, 83,7 млн. сумлык ягулык-майлау материаллары, 50 млн. сумлык запас частьлар алырга кирәк. Язгы кыр эшләрендә катнашучыларга гадәттә 50 млн. сум чамасы хезмәт хакы түләнә.
Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен барысы 436 млн. сум акча кирәк. Аны каян табарга? Хуҗалыклар көн саен 130 тонна сөт сата, бу якынча 1,5 млн. сумлык. Димәк, акча табуның башка юлларын эзләргә туры киләчәк. “Курса МТСы” ширкәте өчен мондый проблема юк. “Ак Барс-агро”, “Сервис-агро” ширкәтләре дә кыенлык сизмәячәк, алар инвесторлар ярдәменә таяна.
“Ак Барс-агро” ширкәтендә язгы чәчүне сигез көн ярымда төгәлләрлек итеп исәп ясап куйдылар. Техника ремонты кыш буе дәвам итте, моның өчен җылы, якты цехлары бар. “Безнең механизаторлар бүгеннән үк кырга чыгарга әзер”, — диде хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов хисап җыелышында.
Узган ел бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 77,3 килограмм минераль ашлама керткәннәр иде. Быел да шуннан ким булмаячак. 1033 тонна азотлы-фосфорлы ашламалар кайтарылган инде. Инвестор кыр эшләренә кирәкле акчаны бүлеп куйган, бернинди тоткарлыксыз эшлә генә. Ә эш ягыннан биредә һич тә сынатмыйлар.
Хәзерге вакытта амбарларда орлыкларны тагын бер тапкыр эшкәртү бара, аларны кышкы “йокыдан” уяталар, тузаннан арындыралар. Орлыкчылык хуҗалыгы булганга, бер бөртек чүп үләне дә калырга тиеш түгел. Һәркем хәрәкәттә, бар да эштә бүген.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз