ШУШМАБАШ мәктәбендә ныклап төзекләндерү тулы көчкә бара. Анда “Строймастер” ширкәте төзүчеләре эшли. Мәктәп дирекциясе ата–аналарга бик рәхмәтле, алар да читтән күзәтеп кенә калмыйча, өмә ясап булышалар.
15 МАРТКА КАДӘР Арча үзәк китапханәсендә Арча муниципаль районының Г.Тукай исемендәге премиясе ияләрен билгеләү өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге эшләр кабул ителә. Карар нигезендә премияләр район мәктәпләренең 7–10 сыйныф укучыларына һәм Арча педагогика көллияте студентларына бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 3–21–78.
2 МАРТТА Арча шәһәре стадионында СССРның спорт остасы Габделхәй Фәйзрахманов истәлегенә багышланган чаңгыда узышу буенча шәхси район Беренчелеге уздырыла. Сәгать 10да башлана.
28 ФЕВРАЛЬДӘ сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда умартачылар җыелышы була.
22 февральдә балалар сәнгать мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Анда Бөек Ватан сугышы һәм тыл, хезмәт ветераннары, шәһәрнең җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрик итте, сәламәтлек, уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев котлау сүзләре белән чыктылар.
Алмаз Борһанов ТР хәрби комиссариа-ты грамоталарын, хәзерге вакытта Ватан алдындагы изге бурычларын бик яхшы үтәүче егетләрнең әти–әниләренә командирларыннан килгән рәхмәт хатларын тапшырды.
Хәсәншәехта авылдашлары Данис Хаҗиәхмәтов истәлегенә хоккей турниры үткәрелде. Анда 6 команда — Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр, “Северный” җыелма, Яңа Кенәр, Арча катнашты. Кубок Яңа Кенәргә китте. Икенче урынны Хәсәншәех командасы алды. Призлы өченче урында – арчалылар. Бу ярышларны оештыруда эшмәкәр Марсель Газизов башлап йөрде һәм иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Район “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре махсус комиссия составында имин булмаган гаиләләрдә булып, баланың нинди шартларда яшәвен карап, ата-аналар белән сөйләшеп, тәрбия, профилактика эшләре алып баралар. Февральдә шундый 34 гаиләдә булу планлаштырылган. Ата-аналар һәм балалар белән сөйләшә, аралаша белү осталыгына ия булган педагоглар, психологлар, социаль белгечләр эше нәтиҗәсез калмый.
Яшел Үзән шәһәрендә пенсионерлар арасында илкүләм чаңгычылар көненә багышланган ярышлар булып узды. Арча районы командасы составында Арчаның 7нче мәктәбеннән Руфинә Гәрәева һәм педагогика көллиятеннән Линар Заһидуллин катнаштылар. 40тан артык команда арасында безнекеләр яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Районда барысы яшь буенча 11365 пенсионер бар. Шуларның 3254е, ягъни 28,6 проценты эшләүләрен дәвам итә. Дөрес, монда, пенсия яшенә җитмәсә дә, эшләгән еллары өчен пенсия алучылар да (укытучылар һ.б.) бар. Беркайда да теркәлмичә эшләгән пенсионерларны санасаң, бу сан тагын да арта.