Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Утны ничек экономияләргә
2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Утны ничек экономияләргә
Без бүген күп фатирлы йортларда электр энергиясен ничек экономияләп була—шул турыда сөйләшербез.
Гади арифметика кебек тоелса да, ансат кына хәл итеп булмый торган мәсьәләгә әверелде ул. Йортның подъезд, подвалында һәм башка шундый уртак файдалану урыннарында лампочкалар янган өчен электр энергиясенә түләү күп чыгарга тиеш түгел. Узган ел сентябрь аеннан, подъезд уты өчен фатирның квадрат метрыннан чыгып түләү тәртибе кергәч, халык дәррәү ризасызлык белдерде. Әле ул моңарчы фатирда электр өчен кем күпме түли шуңа карап исәпләнә иде. Анысына да риза булмады халык. Хәзер, мәсәлән, өч бүлмәле фатирда әбиең бер үзе яши, ди. Күп вакыт ул урамга да чыкмый. Ә подъезддагы ут өчен ул иң күп түләүче булып чыга! Әгәр дә электрга булган гомуми йорт хаҗәтләре өчен түләүләр аз чыкса, халык аның ничек исәпләнгәнен сизмәс тә иде. Бөтен хикмәт тә шунда.
Проблема, әлбәттә, күп фатирлы йорт-ларда яшәүчеләр җилкәсенә генә аударып калынмый. Бу турыда югарыдагылар да уйлана, төрле үтемле юлларын табарга тырыша. Районда күп фатирлы йортларда электр энергиясен саклау, экономияләү буенча Федераль Закон (№261, 23 ноябрь, 2009 ел) нигезендә район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге 2013-2014 елларга махсус программа эшләде. Аның үтәлешенә Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров җитди игътибар итә. Программаның максаты – подъезддагы 220 вольт көчәнештәге электр челтәреннән ут алучы гади лампочкаларны 12-36 вольтлы электр энергиясе белән дә эшли ала торган светодиодлы яктырткычларга алмаштырып, ут урлауга юл куймау, электрны аз сарыф итү.
— Районда барысы 167 күп фатирлы йорт бар,— дип сөйли “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев.—Менә шул йортларда без программа нигезендә гади лампочкаларны светодиодлы яктырткычларга алмаштырабыз. 64 йортта инде без бу эшне башкардык. Беррәттән, чыбыклар, электр жиһазлары тузган булса, аларны да алмаштырабыз. Аз көчәнешле ут чыбыкларыннан, трансформатордан подъезд, подвалларда ут урлау чикләнә дигән сүз бу. Без светодиодлы яктырткычларны 1 ел гарантия белән куябыз. Алар гадәти лампочкаларга караганда 20 тапкыр озаграк хезмәт итәчәк. 9 ваттлы яктырткыч элеккеге 130 ваттлы лампочканы алмаштыра.
Бу эшкә алар коллективта инженер, электрчылар белән киңәшләшеп тотына. Электр белгече Айдар Нәҗмиевны коллективта яңалыкларны тәкъдим итүче, башлап йөрүче, диләр. Айдар радиотехниклар әзерләүче лицейны тәмамлый. “Мәктәптән шушы эш белән мавыгам,— ди егет.—Төрле яңалыклар уйлап чыгарырга яратам”. Белем һәм фантазия. Айдарга хас сыйфатлар. Электрчылар үзләре җыя светодиодлы яктырткычларны. “Көнгә иң күбе шундый 10 яктырткычны җыярга була”,—ди Айдар.
Якынча исәпләүләр буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бу программаның файдасы сизелерлек булырга тиеш. Тик менә фатирда кулланылган электр энергиясе өчен вакытында түләмәүчеләр нәтиҗәне ачык итеп күзалларга шактый комачаулый.
— Күп фатирлы йортларда электр энергиясе өчен түләмәүчеләр күп,— ди “Энергосбыт” предприятиесе Идел буе бүлекчәсенең Арча производство идарәсе җитәкчесе Алия Вәлиева. —Өч ай түләмәүчеләрнең эшләре судка бирелә. Һәр йортның бер җаваплы кешесе фатирлардагы электр энергиясе исәпләгечләрендәге күрсәткечләрне айның 25енә “Энергонадзор”га хәбәр итеп бара ала. Андый очракта түләмәүчеләр өлеше түләүчеләр җилкәсенә утырмый. Мондый йортлар бар, аларда уртак файдалану урыннарында сарыф ителгән электр энергиясе өчен чагыштырмача аз түлиләр.
Электр энергиясен саклау һәм экономияләү программасы подъезд, подвалларда электр энергиясен сакчыл тотарга ярдәм итәргә һәм ут урлауга юл куймаска тиеш. Чебешне көзен саныйлар дигәндәй, без бу турыда тагын язачакбыз әле.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз