Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ышанычлы адымнар белән
2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Ышанычлы адымнар белән
22 февральдә икенче чакырылыш район Советының чираттагы XXVI утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров көн тәртибендәге “Арча муниципаль районының 2012 елга социаль-икътисадый үсеше һәм 2013 елга бурычлары турында” чыгыш ясады.
– Бүген район Советы утырышының көн тәртибенә куелган мәсьәлә чынбарлыкта депутатларның, оешма җитәкчеләренең, коллективларның еллык хисабы, – диде ул. – Чөнки без бүген район күрсәткечләрендә аларның һәрберсенең эшен бәялибез.
Алмас Әминович үзенең чыгышында һәр тармак буенча ирешелгән уңышларны билгеләп үтте. Булган мөмкинлекләрне тулырак файдаланганда аларның тагын да зуррак булачагын ассызыклады. Кайда гына булмасын, кадрлар белән эшләү, аларның теләкләрен, фикерләрен искә алу, кешенең кадерен белү, аңа тиешле эш һәм яшәү шартлары тәэмин итү, хезмәт хакларын вакытында түләү аеруча мөһим.
Районда шәхси хуҗалыкларга ташламалы кредитлар бирү, гаилә фермалары төзү һ.б. дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла. Авылларда үткәрелгән сорашып белешүләрдә кешеләрнең 61 проценты шәхси хуҗалыкларын зурайтырга, терлек санын арттырырга теләвен белдерде. “Безнең бурыч – шул кешеләргә төрле яктан булышу”, – диде докладчы.
Киләчәктә дә шәхси торак төзелешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк, социаль ипотека һ.б. программаларда актив катнашу, тузган торакта яшәүче 432 гаиләне яңа торакка күчерү бурыч итеп куела.
Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, Арча зона электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Рөстәм Гомәров, “Ак Барс-агро” ширкәте башкарма директоры Шәйдулла Сәлахов үз коллективларының эшчәнлеге, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында арчалыларның тырыш хезмәтен югары бәяләде:
– Хисап чыгышы тирән эчтәлекле, мәгънәле, анализлы, мәгълүматларга бай булды, – диде ул. – 2012 елда Арча районы күп юнәлешләрдә алга таба тагын бер адым ясады, дип әйтә алабыз. Булган үзгәрешләрне сукыр гына күрмәскә мөмкин. Килгән саен нинди дә булса уңай, яхшы яңалыкка тап буласың. Менә бүген Арча шәһәренә Балтач ягыннан килеп кердек. Матур яңа йортлар, биналар. Арчага кайсы яктан килсәң дә шулай.
Фәрит Мөхәммәтшин узган ел республикада 2 млн. 400 мең квадрат метр торак төзелүен әйтеп үтте. Иң яхшы дигән елларда да ул 1,5 млн. квадрат метрдан артмаган. Бөек Ватан сугышы ветераннарын фатирлар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру зур вакыйга булды.
–Әлеге мәсьәләдә сез зирәгрәк булып чыктыгыз, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Ветераннарыгыз үзләре белгән, теләгән җирдән, гомер иткән урыннан еракка аерылмыйча фатирлы булдылар. Шул ук вакытта торак фондын да яңарттыгыз. Сездә яңа йортлардан тулы урамнар барлыкка килде, дип әйттеләр. Монысы өчен дә зур рәхмәт!
Фәрит Мөхәммәтшин шул ук вакытта арчалыларның мөмкинлекләре тагын да зуррак икәнлеген искәртеп үтте. Итне иң тиз җитештерү юлы булган дуңгызчылыкны яңадан торгызу турында уйларга, җирле бюджетка районның үз акчасын күбрәк кертү юлларын эзләргә тәкъдим итте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе республикада узган ел булган, сагайтырга мәҗ-бүр итә торган вакыйгаларга тукталды. Аерым көчләр дин исеме белән үзләренең мәкерле максатларын тормышка ашырырга маташа, эш хәтта дин әһелләренә һөҗүм оештыруга барып җитте. Соңгы елларда мәчетләр күп төзелде, әмма муллалар әзерләүгә тиешле игътибар бирелмәде. Дини оешмалар республикадагы тотрыклылыкны тәэмин итүгә үз өлешләрен кертергә бурычлы.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз