Әфганчылар, сезнең өчен

2013 елның 1 марты, җомга
Әфганчылар, сезнең өчен
Районда яшәүче Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашкан 103 кешенең 24е торак шартларын яхшырту максатыннан субсидия алырга исәптә тора.
“Казан шәһәрендә әфганчыларга фатир өчен субсидия бирә башладылар. Бездә аларга фатир кайчан бирелә?”—дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
Әлеге сорауга җавап бирү максатыннан иң элек район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов белән сөйләштек.
— Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашучыларга торак шартларын яхшырту максатыннан субсидия бирелә. Бу турыда 1995 елда чыккан Россия Федерациясенең “Ветераннар турында”гы Законында язылган. Моны фатир бирелә икән, дип аңларга ярамый. Ә менә субсидияне фатир алганда файдаланып була. Әмма бүген бер тапкыр бирелә торган субсидияне 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә басучылар гына алырга хокуклы.
— 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә баскан әфганчылар торак шартларын яхшырту максатыннан субсидия алырга өметләнә аламы?
— Бу турыда, документ чыкмыйча, тәгаенләп әйтеп булмый. Әмма торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ әфганчылар, гариза язып, тиешле документларын тапшырып куйсалар, алар файдасына яңалыклар булуы ихтимал. Өметне өзмәскә кирәк.
— Вафат булган әфганчыларның гаилә әгъзалары бу мөмкинлектән файдалана аламы?
— Әйе, файдалана ала.
— Рамил Илгизович, субсидия күпме һәм кайсы бюджеттан бирелә?
— Республикадагы 1 квадрат метр торакның уртача базар бәясен 18 квадрат метрга тапкырласаң, субсидия күләме килеп чыга, ягъни гаиләдә күпме кеше яшәвенә карамастан, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының үзенә генә 18 квадрат метрдан чыгып исәпләнә субсидия. Бүген ул 537 мең 300 сум. Ул Россия Федерациясе бюджетыннан бирелә.
— Торак шартларын яхшырту максатыннан субсидия алу өчен иң башта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
— Авылларда яшәүчеләр авыл җирлекләренә, Арча шәһәрендә яшәүчеләр— шәһәр башкарма комитетына.
— Субсидияне һәр әфганчы ала аламы? Аның шартлары нинди?
— Бу субсидияне, кабатлап әйтәм, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ әфганчылар гына алырга хокуклы. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин рәислегендә иҗтимагый–торак комиссиясе эшли. Һәр кергән гаризаны, документларны, эшне комиссия карый һәм тиешле карарны чыгара. Субсидия алу өчен төп шартларның берсе—гаиләдә теркәлгән һәр кешегә гомуми торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш.
Субсидиягә документларны (авылларда, шәһәрдә яшәүчеләрнекен дә) Арча шәһәре башкарма комитетының 1нче категория белгече, районның иҗтимагый-торак комиссиясе сәркатибе Мәүҗүдә Мөхәммәдиева кабул итә. Мәүҗүдә Әнәсовна белән нинди документлар кирәклеге турында аңлашабыз.
— Документларның кайбер әһәмиятлеләрен әйтеп үтәм, — дип аңлатты ул. — Йортның техник паспортын эшләткәнгә 5 елдан артып киткән икән, бу документны яңадан эшләтергә кирәк. Йортның һичшиксез шаһәдәтнамәсе булырга тиеш. Ул булмаса, аны район дәүләт теркәве аша эшләтеп аласың. Йортның яшәү һәм гомуми мәйданнары, гадәттә, аерым языла. Бу очракта йортның гомуми мәйданы исәпкә алына.
— Районда субсидия алган әфганчылар бармы?
— 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә баскан 7 әфганчының 4се, субсидия алып, фатир шартларын яхшыртты.
— Бүген барысы күпме әфганчы торак субсидиясен алу өчен исәптә тора?
— 2005 елның 1 гыйнварыннан соң тагын 21 әфганчы исәпкә басты, барысы 24 кеше.
Күпләрне, аз процентлы кредит белән ипотекага фатир алып, бәясенең бер өлешен әлеге субсидия белән түләү кызыксындыра. Бу сорауга да җавап бирәбез. “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров хәбәр иткәнчә, бюджет системасында эшләмәсәләр дә, әлеге субсидиягә ия Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашучылар районнан социаль ипотека буенча фатир алырга хокуклылар.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International