Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Инвалидларга уңайлы булсын
2013 елның 1 марты, җомга
Инвалидларга уңайлы булсын
Тумыштан яки ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булганнарның хәлен һәрберебез аңлый. Алар башкалар янында үзләрен ким сизәләр, урамга коляска белән чыкканда каршылыкларга тап булалар. Шунысы сөендерә, хөкүмәтебез алар турында туктаусыз кайгыртып тора.
Татарстан Республикасының “2011-2015 елларга уңайлы мохит” дигән максатчан программасы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышына уңай үзгәрешләр кертүне күздә тота. Аның нигезендә торак, җәмәгать, производство объектларында, сәламәтлек саклау учреждение-ләрендә, ял итү урыннарында, пассажир транс-портында инвалидлар өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләсе ята. Безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Бу сорау белән без Арча муниципаль районы башкарма комитеты инфраструктура бүлегенең шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире Марат Гәрәевка мөрәҗәгать иттек.
— Күпкатлы йортлар подъездларында инвалидлар коляскалар белән йөрсен өчен уңайлы шартлар булдырылды, керү юллары җайлаштырылды. Бу уңайлыклар аларның фатирларына кадәр эшләнгән. Гадәттә алар йортларның беренче катында яшиләр. Мәсәлән, Банк урамында 39нчы йорт, 19 фатир; 35нче йорт, 12 фатир; 33нче йорт, 2 фатир; Маршал Жуков урамында 7а йорт, 13 фатир; Совет урамындагы 18нче йорт; Күпер урамындагы 5нче йорт, 2 фатир. Язын бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Шулай ук, үзегез дә игътибар итеп йөргәнсездер, җәяүлеләр өчен тротуарлар җайлаштырылды. Элек тәбәнәк булса да баскычлар бар иде, хәзер алар бетерелде, коляскалар белән йөрергә уңайлы итеп эшләнелде. Моны Интернационал, Зур һәм Банк урамнарында күрергә була. Быел Сызгановлар, Галактионов урамнарындагы тротуарларда да баскычлар бетәчәк. Шулай ук җәяүлеләр, инфраструктура объектлары тирәсендә юл аркылы чыгу урыннарында да коляска белән йөрүче инвалидлар, сукыр һәм чукраклар өчен уңайлаштыру планлаштырыла.
Программа нигезендә социаль, идарә итү, хезмәт күрсәтү объектлары, мәктәпләр, даруханә, китапханә һәм башка биналарга керү юллары да җайлаштырылырга тиеш. Монда “Мәрхәмәтлек үзәге”, Пенсия фонды, “Арча” спорт комплексы, район-ара тикшерү бүлеге, “Магнит”, “Эссен” кибетләрен мисал итеп китереп була. Моннан тыш үзәк даруханәдә хәбәр бирү төймәсе куелган, почта бинасы баскычына таймый торган материал җәелгән.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бу юнәлештә нәрсәләр башкарылганын белү өчен без аның җитәкчесе Мулланур Гыйлаҗиевка мөрәҗәгать иттек.
— Оешманың исеме үк бездә инвалидлар, хәрә-кәтләнүдә кыенлык кичергән өлкәннәр яшәвен әйтеп тора. Коляскада йөрүче инвалидлар өчен бүлмәсеннән алып урамга кадәр кемнеңдер ярдәменнән башка үзе чыга алырлык итеп 1 метр биеклектә, 18 метр озынлыкта пандус эшләнде (рәсемдә). Капка төбеннән ул олы юлга кадәр дә бара ала. Анда да тротуар инвалидлар өчен җайлаштырылган. Аннан бүлмәгә керүләр дә уңайланды. Элек бүлмә идәне коридорныкыннан 10 сантиметрга түбәнрәк иде. Идән тигезләнде, бусагалар бетерелде, ишекләр алышынды. Шулай ук баскычлардан менгәндә тотыну өчен куелган җайланма да, коридорларда тотынып йөрү өчен урнаштырылган култыкса да бик уңайлы булды.
Бүлмәләрдәге бәдрәфләр дә инвалидларга уңайлы булырлык итеп үзгәртелде. Юынгыч, унитазлар, хәтта көзгеләргә кадәр, коляска да утыручы белән бер тигезлектә итеп түбән төшерелде, аларга култыксалар куелды. Хәзер инвалид коляскада утырган килеш кенә юына, көзгедән карый ала.
Күп чаралар бездә ашханәдә үтә. Начар ишетүчеләр сөйләгән, җырлаганнарны ишетсен өчен анда да махсус җайланма бар. Мунчаны да онытмадык. Инвалидлар утырып юынсын өчен махсус урнаштырылган ике душ кабинасы бик уңай булды.
Яңа Чүриле психоневрологик интернатында да әлеге программа буенча чаралар үткәрелде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз