Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уртак көч белән
2013 елның 1 марты, җомга
Уртак көч белән
Сарай–Чокырча фермасы – “Курса МТС”ы ширкәтенең горурлыгы. Күрсәткече белән генә түгел, тырыш савымчылары, терлекчеләре белән дә мактаулы коллектив бу.
Фермага килеп керү белән иң беренче булып яшьләрнең күп булуы күзгә чалынды. Кемнәрдер: “Егетләр һәм кызлар авылдан китә. Фермага эшкә килергә кеше юк”, – дип зарланганда, Сарай–Чокырча фермасы коллективының яшәрә баруы сокланырлык түгелмени?!
– Әйе, бездә савымчылар бар да 30–40 яшьләрдә. Иң олысы Гөлнар Галиевага да 50 яшьләр тирәсе генә, – ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафил Абдуллин. – Арчага терәлеп торсак та, бәхет эзләп читкә китәргә теләүчеләр аз. Чөнки хезмәт хакы әйбәт. Мәсәлән, декабрь – гыйнварда сыер савучының иң аз хезмәт хакы 14660, иң күбе – 29860 сум булган. Сөт арттырган һәм сыер чисталыгы өчен кызыксындыру чаралары каралган. Бозау караучыларга да кызыксындыру чарасы бар. Үсеш 600 граммнан артса, 800 – 1500 сум премия бирелә. Аннан, авылга кайтып терлекчелектә эшләргә теләге булганнарга хуҗалык өй салып бирә. Шундый дүрт йорт бар инде. Быел җәй Заһриевлар гаиләсе кайтып урнашты. Радик – терлекче, Илмира сыер сава. Яшьләр программасы буенча йорт төзеп чыгып, авылда төп-ләнеп калган гаиләләр дә бар.
Сарай–Чокырча фермасы хәзерге вакытта хуҗалыкта алдынгы урында бара. Биредә 300 баш сыер, 160 баш яшь бозау һәм симертү үгезләре исәпләнә. Җиде савымчы эшли. Бүген көнлек савым 17,5 килограмм. Ә Ризәлә Гафурова бу күрсәткечне 25 килограммга җиткергән.
Ул мәктәпне тәмамлау белән фермага килә, башта савымчы, аннан ферма мөдире була һәм менә яңадан үз теләге белән сыер саварга алына. Шушы көннәрдә Ризәләгә 30 яшь тулды. Аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, яңадан–яңа җиңүләргә ирешүен телибез.
Алия Мөхәрләмова да күптән фермада. Бу авылга Биектау районының Чыпчык авылыннан килен булып төшкән. Йорт салып чыкканнар, ике бала үстерәләр. Хезмәттә дә югары күрсәткечләргә ирешә Алия. Ел да алдынгы урыннарда бара. Узган ел хуҗалык буенча беренче урынга чыккан һәм телевизор белән бүләкләнгән.
Бозау караучылар Галина Вәлиева белән Хәмсәнә Рамазанова турында да җитәкчеләр мактап сөйлә-деләр. Алар 688 грамм артым алуга ирешкәннәр. Ә терлекче Фәнис Хөснетдинов үгезләр тәрбияли, бер килограмм артым аның өчен чик түгел. Чөнки Фәнис авырлыктан курыкмый, хезмәтен намус белән башкара.
– Шушы кечерәк кенә коллективны Гаделҗан Миннеханов җитәкли, – ди Рафил Абдуллин. – Ферма мөдире булып ике ел гына эшли, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә чын коллектив туплый алды. Һәркем биредә бер–берсе белән ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшли. Югары күрсәткечләр дә уртак көч һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Биредә һәркем үз хезмәтен төгәл һәм яхшы белә. Ветеринария табибы, ясалма орлыкландыручы Илнур Әхмәтҗановны гына алыйк. Башта көтү көтә, сыер сава, бозаулар карый ул. Шулай тәҗрибә туплап, ясалма орлыкландыручы, ветеринария фельдшеры һөнәрләрен үзләштерә. Коллективның уңышларга ирешүендә аның да өлеше зур.
Мөдәррис Саматовка да коллективта олы ихтирам белән карыйлар. Ферма мөдиренең уң кулы ул. Лаеклы ялда булса да, чакырып кына торалар үзен. “Мөдәррис абый турында язарга онытмагыз. Алтын куллы кеше ул. Слесарь да, эретеп ябыштыручы да, электрик та. Әллә ничә төрле эшне берүзе алып бара”, – ди ферма мөдире.
Әйе, чыннан да, нәрсәгә тотынмасын, ут уйната икән хезмәт ветераны. Кулы бел-мәгән нәрсә юк. Капка–коймалар да ясый, электр моторлары да чорный, балта эшенә дә оста.
Рафис Гафуров та сыната торганнардан түгел. Елның-ел буе эштә ул. Җәен “Полесье” тракторы белән яшел масса әзерли, сенаж сала, кышын Сарай–Чокырча фермасында тирес түгә. Ферма яннарын, авыл эчләрен кардан да чистарта.
Бердәм коллективта һәркем мактау сүзлә-ренә лаек. Чөнки уңыш уртак тырышлык таләп итә. Терлекчеләр Рафис Әмиров, Наил Вәлиев, Рамил Хәйретдиновлар вакытында азык кертәләр, операторлар Раил Вәлиев, Фәнис Гаффаров тирес чыгаралар, лаборант Мәдинә Га-ләветдинова исәп–хисап алып бара, склад мөдире Лилия Хуҗиәхмәтова азык җибәрә, Алик Низамиев тегермән тарта. Киләчәктә дә коллективка уңышлар телибез. Алдынгылыкны яулау өчен күп көч, ә аны кулдан ычкындырмый саклау өчен икеләтә тырышлык кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз