Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тир түгеп алган җиңү
2013 елның 1 марты, җомга
Тир түгеп алган җиңү
Соңгы елларда тынгысыз, авыр, сабырлык таләп итә торган укытучы хезмәтенең хөкүмәт тарафыннан бәяләнә башлавы шатлыклы күренеш. Укытучылар төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләргә ирешәләр.
Талантлы, үз эшенә бирелгән укытучыларның тәҗрибәләрен үрнәк итеп башкалар белән уртаклашу өчен менә дигән форсат бу. Шундый бәйгеләрнең берсе, профессиональ осталыкны билгеләүче – “Ел укытучысы” бәйгесе. Әлеге бәйгегә мәктәп укытучылары ел буе әзерләнеп көтеп ала.
Быелгы “Ел укытучысы – 2013” бәйгесенең муниципаль этабына 15 укытучы үз эшен тәкъдим иткән, ә жюри тарафыннан яшь буынны тәрбияләүдә нәтиҗә-ләргә ирешкән 6сы сайлап алынган. Иске Чүриле мәктәбенең тарих укытучысы Рамил Гарифуллин, Арчаның 1нче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гаптелбәрова, Лесхоз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәнзилә Шәймәрданова, Ашытбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиева, Арчаның 2нче мәктәбе математика укытучысы Айсылу Мөхәммәтгалиева, Яңа Кырлай мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Илнар Ганиев “Ел укытучысы – 2013” исемен яулау өчен көч сынашты. Аларның һәрберсе тәҗрибәле, хезмәт стажына ия, гомерләрен яраткан эшләренә багышлаган шәхесләр.
Укытучы – рухи–иҗади, сәнгатькәр шәхес. Әнә шул сәләтләрен укытучылар үз хезмәтләрен тәкъдир итү, класс сәгатен үзенчәлекле итеп үткәрү бәйгеләрендә, жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәл артында сәясәт темасына кагылышлы сорауларга җавап итеп фикерләрен белдергәндә ачык чагылдырдылар. Яхшы укытучы булу өчен үз фәнеңне генә тирәнтен белү җитми, тормышта башка өлкәләрдән дә хәбәрдар булып, күп мәгълүмат туплау сорала.
Укытучы үзе укыткан балалары янәшәсендә генә чын укытучы була ала. Балаларның һәр сулышын тоеп яши ул. Үзләренә карата игътибардан балалар да ихтирамсыз калмый, билгеле. Бүген дә укытучылары өчен “җан атарга”, аңа көч биреп, кирәк чакта ярдәм итәргә укучылары да килгән. Үзе белем биргән укучыларының чын кеше булып үсүләре, аларның уңышлары турында ишетү укытучы өчен зур бәхет. Бергәләп тотынганда җиңүләргә ирешеп була!
Өченче дәрәҗәдәге лауреат исемен Айсылу Мөхәммәтгалиева яулады. Икенче урында – Миләүшә Әүхәдиева. Район данын республика дәрәҗәсендә якларга беренче урынны алган Рамил Гарифуллин барачак. Бәйгедә катнашучы һәркемгә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә Рамил Гарифуллин май аенда теплоходка сәяхәткә юллама белән бүләкләнде. Тарих укытучысының белем офыкларын тагын да киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек!
Укытучы хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе сөенечле. Әнә, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева: “Безгә шундый искиткеч күңелле минутлар бүләк иткәнегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә”, – дисә, жюри рәисе, мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы рәисе Вакыйф Харисов: “Сезнең шушы бәйгедә катнашырга җөрьәт итүегез үзе җиңү”, – дип бәяләп торганда күңелдә яңа җиңүләргә ышаныч, өмет туа, әлбәттә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз