Кешеләре — иң зур бәхет!

2013 елның 1 марты, җомга
Кешеләре — иң зур бәхет!
Рәшидә Гыймадиева “Северный” совхозының Шекә фермасында 1971 елның 1 июлендә сыер савучы булып эшли башлый. Бүген инде унбиш яшьлек кызларның фермага килүен күз алдына да китерүе кыен.
Ул елларда киләләр иде. Дөрес, авырлыкларга түзә алмыйча китеп барганнары да булгандыр. Ә Рәшидә эшләде дә эшләде, кияүгә чыгып ире Мәсхүт белән дүрт егет үстерергә дә өлгерде. Һәрвакыт алдынгылар арасында булды, тора–бара лаборант итеп куйдылар, пенсия яше җиткәнче шул хезмәтне бик яхшы дәрәҗәдә башкарды.
— Рәшидә апа ялга киткәч аның урынында эшләргә теләп егермеләп кеше мөрәҗәгать иткәндер, — ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. — Куеп–куеп карадык, бер–ике айдан, “Миннән булмый икән бу эш”, — дип китеп баралар. Кайсыберләрен үзебезгә җибәрергә туры килде. Яңадан чакырып алдык Рәшидә апабызны, әлегә аны алыштырырлык кеше юк.
Әйе, беренче карашка лаборант хезмәте алай кыен да кебек түгел, аны ак халат киеп, җылы бүлмәдә утырасы дип күз алдына китерүчеләр дә бардыр. Бу хуҗалыкта, хөрмәте белән бергә, таләпләр дә бик зурдан шул, монда “китап кушканча” эшләсәң генә таманга туры килә. Лаборант чисталыкны, сыйфатны билгеләүче, аңа фермага да иң алдан килергә, иң соңыннан кайтып китәргә туры килә. Алар өстенә, контроль савымда да даими катнашуы шарт.
Нинди генә яңалыклар, механизмнар, җайланмалар кермәсен, кеше факторы һәрвакыт беренче планда калачак. Республика, район җитәкчеләре дә бу турыда һәрвакыт искә төшереп тора. Һәм моңа мисаллар да җитәрлек.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең селекция–нәсел хезмәте инспекциясе җитәкчесе Җәмһәрия Зарифуллина узган ел 100 сыердан 95 һәм аннан күбрәк бозау алган ясалма орлыкландыру техникларының исемнәрен атады. Шул ук “Северный” хуҗалыгының Илдус фермасында эшләүче Равил Хаҗиев, Шекәдән Хәмит Хәкимов ел саен әйбәт күрсәткечләргә ирешеп киләләр. “Ак Барс–агро” ширкәтенең Курса–Почмак фермасында эшләүче Гөлсия Галимбәкованың да тәҗрибәсе зур, исәп–хисабы, документлар бар да тәртиптә.
“Ватан” хуҗалыгының Хәсәншәех фермасында Васил Камалиев бик әйбәт эшләп лаеклы ялга чыкты. Хәзер бу хезмәтне яшь белгеч Фаил Сәгыйтьҗанов уңышлы дәвам иттерә. Пөшәңгәрдә яшь белгеч Алмаз Сәйфуллин уңышлы гына эшли башлады. Ташкичүдә Илдар Вәлишин башта сыер савучы иде, хәзер менә дигән техник.
Әлеге һөнәр ияләре — терлекчелектәге уңышларның нигезен тәшкил итүчеләр. Чөнки бозау булса, сөт тә, ит тә була. Ясалма орлыкландыру белән чын–чынлап шөгыльләнгән хуҗалыкларда бозаулар үлеме дә бик аз. Ә үгезләр белән сыерлар “туганлашып” беткән хуҗалыкларда бозаулар да кыска гомерле.
Күптән түгел Питрәч районында үткән республика семинарында соңгы вакытта сыерларда киң таралыш алган мастит авыруы, аны дәвалау юллары турында да сөйләштеләр. Бу авыру, нигездә, сыерларны савып бетермәүдән, аслары пычрак булудан килә. Шунысына игътибар итик —шәхси хуҗалыкларда мастит авыруы юк диярлек. Чөнки хуҗабикә җилемдәге сөтне тамчысына кадәр савып бетерә. Яхшы хуҗа сыерын тизәктә яткырмый. Колхозлар заманында савымчыларга, аппарат савып бетергәннән соң, имчәк төбендә калган сөтне кул белән савып бетерү мәҗбүри иде.
Белгечләр хәзерге аппаратлар сөтне калдырмый савып бетерә, диләр. Тик алар вакыт үтү белән туза, биш ел саен алыштырып торырга кирәк үзләрен. Монысының үтәлүе бик шикле. Монда да эш кеше факторына килеп терәлә — тегеннән–моннан җыелган халыкка синең сыерың савылып бетте ни, бетмәде ни. Шушы урында “Северный”, хуҗалыгының хисап җыелышында Рөстәм Абдуллаҗанович әйткән сүзләр искә төшә: “Без бар җирдә дә үз кешеләребез эшләве белән бәхетле!” — диде ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International