Чәчүгә әзерлек — беренче планда

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Чәчүгә әзерлек — беренче планда
2 мартта ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бурычлар турында сөйләде.
Быел Россия буенча кимендә 95 млн. тонна ашлык җыеп алырга кирәк. Шуның 4,9 млн. тоннасы Татарстан өлешенә туры килә.
Безнең республиканың моның кадәр һәм аннан күбрәк тә ашлык җыеп алганы бар. Әмма быел моны үзенчәлекле, кырыс шартларда эшләргә туры киләчәк. Чөнки финанс мәсьәләсендә хәлләр шәптән түгел. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 11 млрд. сум акча таләп ителә. Аның 2,4 млрд. сумы РФ һәм ТР бюджетларыннан бирелә. Үз акчалары 2 млрд. сум чамасы, калган өлешен эзләп табарга кирәк булачак.
Бюджеттан сөрүлек җирләренең гектарына 15 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) исәбеннән минераль ашлама биреләчәк. Аның 60 проценты сөрүлек җирләренең мәйданыннан, 40 проценты терлекләр тыгызлыгыннан чыгып бүленә. Әлеге ашлама үз исәбенә ашлама алучы хуҗалыклар өчен бушлай, башкаларга товар кредиты итеп язып куела һәм аны киләчәктә кире кайтарырга туры киләчәк.
Республика җитәкчелеге ягулык–майлау материалларын арзангарак алу юлларын эзли. Хәзер техника ремонтын тизләтү шарт. Механизатор кадрлар җитми. Хуҗалыкларга ярдәмгә 800 студент җи-бәрелә.
Киңәшмәне мунициапль район башлыгы Алмас Назиров дәвам итте. Ул көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.
Районда электр энергия-сен саклау һәм экономияләү программасын үтәүгә 500 мең сум акча бирелде. Подъездларга аз электр энергиясе белән эшли торган светодиодлы яктырткычлар куюны быел төгәлләргә.
Безнең район хуҗалыкларына язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 552 млн. сумнан артык акча кирәк. Хуҗалыкларның үз акчаларын, бюджет ярдәмен дә чигергәннән соң 241 млн. сумнан артык ихтыяҗ кала. Шуның 130 млн. сум чамасы “Акчишмә”, “Арча”, “Мәрҗани”, “Татарстан”, “Северный” хуҗалыкларына туры килә. Әлеге хуҗалыкларда көздән 28 мең гектардан артык җир эшкәртелми калуын да исәпкә алсак, хәлнең җитдилеге күз алдында.
Җитәкче урынын билисең икән, үзеңә йөкләнгән вазыйфаларны үтәргә, кыенлыклардан чыгу юлларын эзләргә тиешлесең. Беренче чиратта, продукция җитештерүне арттырырга, аны кыйммәтрәк бәягә сатарга тырышырга кирәк. Бүген акча, нигездә, сөттән керә. Нәкъ менә шул югарыда әйтелгән хуҗалыкларда сөт кими. Арча сөт комбинаты 3–4 сумга арзанга ала, акчасын да түләп бармый. Сөтне кем кыйммәткәрәк ала, вакытында түли, шуңа чыгарырга.
Алмас Әминович язгы чәчүгә әзерлекнең беренче планда булырга тиешлеген искәртте. Берәүгә дә эленке–салынкы йөрергә юл куелмаячак, һәркем өчен таләпләр бер һәм аларны үтәргә туры киләчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International