Остаханәләр ачылды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Арча педагогика көллияте базасында Ворлдскиллс остаханәләрен ачу тантанасы булды

Әлеге остаханәләр “Башлангыч сыйныфларда белем бирү”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Мәктәптә музыка укыту”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлешләрен үз эченә ала. Һәм алар “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында федераль грант акчасына җиһазландырылган.

Максаты – белем алучыларны (бу очракта көллият студентларын, тыңлаучыларны) башлангыч сыйныфларда белем бирү, мәктәпкәчә тәрбия, мәктәптә музыка укыту, физик культура, спорт һәм фитнес юнәлешләре буенча заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә укыту.

– Остаханәләрнең Татарстан Республикасындагы урта педагогик белем бирү учреждениеләре арасында иң беренче бездә булуы үзе үк зур мәгънәгә ия. Алар студентларга өстәмә белем бирүнең яңа юлларын күрсәтә. Заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган остаханәләр Россия Ворлдскиллс стандартлары буенча чын профессионаллар әзерләү өчен зур мөмкинлекләр тудыра, – диде педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова. – Моның өчен без Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына чиксез рәхмәтле. Шул ук вакытта безнең алда зур җаваплылык та туа. Әмма безнең көчле һәм бердәм коллективның алга куелган бурычларны үтәп чыгачагына шигем юк.

Остаханәләрне ачу тантанасында Татарстан Рес-публикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Любовь Митрофанова катнашты.

– Остаханәләрнең ачылуы – зур җиңүегез. Сезнең төп максат – югары квалификацияле профессионаллар әзерләү. Ә бу хезмәт зур көч һәм тырышлык таләп итә. Әмма сезнең коллективның аны тормышка ашырачагына шигем юк, – диде ул педагогика көллияте коллективын җиңүләре белән котлап һәм уңышлар теләп.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина педагогика көллияте өчен генә түгел, район өчен дә истәлекле вакыйга белән тәбрикләде, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров аның мәгариф өлкәсендә зур әһәмиятен ассызыклап әйтеп үтте.

– Үзебезнекеләр генә түгел, чит республикалардан да бирегә килеп укыйлар икән, димәк, аның даны еракларга таралган. Әлеге остаханәләрнең ачылуы биредә укыту процессын тагын да яхшыртачак. Арча педагогика көллияте көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләп чыгарачак. Андый укытучы һәм тәрбиячеләр безнең районга да бик кирәк, – диде ул.

Кунаклар заман таләпләренә, Ворлдскиллс стандартларына туры китереп һәм алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган остаханәләр буйлап экскурсия ясадылар.

“Мәктәпкәчә тәрбия” юнәлеше буенча остаханәдә робот техникасы кулланып эшләү күрсәтелде. Анда кулланылган техник җиһазлар укытучы өчен генә түгел, балалар өчен дә уңайлы. Хәтта таныш та. LEGO WEDO конструктор җыелмалар кулланып эшләү балаларга башлангыч күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Студентлар тәрбиячеләр һәм балалар роленә кереп, әлеге җиһазларны кулланып эшләп тә күрсәттеләр. “Эду Квест” белем бирү системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исәпләнгән. Интерактив комлык аеруча кызыксыну уятты. Ул комда чынбарлыкны тудырып күрсәтүче программа белән җиһазландырылган. Шуны кулланып, балаларга җирнең төзелеше, климат, таулар төзелеше турында аңлатырга була. Бу көнне кунакларга вулкан атылу күренешен тәкъдим иттеләр. Шул вулкан янында басып торгандай хис итәсең үзеңне.

Смарт интерактив тактада эшләү мөмкинлекләре белән дә таныштырдылар. Аның ярдәмендә укытучы дидактик уеннар тудыра ала. Мобиль планетарий виртуаль экскурсияләр үткәрү мөмкинлеге бирә. Планетарийга үзем кереп карамаган булсам, андагы матурлыкны сүз белән генә җиткерә алмас идем. Санаулы гына вакыт эчендә бөтен ел фасылын әйләнеп чыктым, көн белән төн тууын, кояш чыгу һәм батуын күзәттем, дөнья буйлап сәяхәт иттем. Искиткеч тәэсир калдырды. Ә балаларның ничек хисләнгәннәрен күз алдына китерүе кыен түгел.

“Мәктәптә музыка укыту” юнәлеше буенча остаханәдә тавышлы музыка инструментларын, цифрлы пианино, интерактив такта, мультимедиа проекторы, махсус программа белән тәэмин ителгән ноутбуклар кулланып дәрес алып бару күренеше күрсәтелде. Заманча музыка укытучысы да музыкаль-иҗади эшчәнлекнең төрле төрләрен белергә тиеш.

Бүген хәтта физкультура укытучысы да яңа технологияләр кулланып эшләүче белгеч. Ул видеоларга төшереп, аны тиешле программалар белән монтажлап дистанцион форматта да дәресләр үткәрә, сәламәтлекне сак-лау буенча киңәшләр бирә белергә тиеш. “Физик культура, спорт һәм фитнес” остаханәсендә студентлар бөтен мөмкинлекләрне тәкъдим иттеләр.

“Башлангыч сыйныфларда белем бирү” юнәлеше буенча остаханәдә “акыллы идән”, робот техникасы, электрон микроскоплар, документ-камера, интерактив такта, цифрлы лаборатория кебек заманча технологияләр ярдәмендә студентларның эшен карадылар.

Остаханәләрнең матди-техник базасы уку-укыту процессында, имтиханнар, аттестацияләр барышында киң кулланылачак. Мондый технологияләр әлегә балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә юк, әмма киләчәктә, һичшиксез, булачак. Нәкъ менә шуны күздә тотып Арча педагогика көллияте заманча тәрбиячеләр һәм педагоглар әзерләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International