Суга үзең түлисеңме, күршеңме

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Суга үзең түлисеңме, күршеңме
Тарифларның артуы күп фатирлы йортларда яңадан-яңа проблемалар китереп чыгара. Үз фатирыңа кердем дә, бикләндем генә түгел шул. Бер түбә астындагы уртак йорт бу. Менә шул уртаклык йортка “минеке” дип карарга комачаулый. Әйдәгез, бүген су турында гына сөйләшик әле.
Барысы турында да яза башласаң, буталып кына бетәрбез. Элек төзелгән йортларда суны күпме тотканны исәпләмиләр иде. Ә хәзер һәр яңа төзелгән торакның подвалларына йорт һәм һәр фатир өчен исәпләү приборлары куела. Узган елның сентябрендә Россия Федерациясенең “Күп фатирлы йортларда һәм торак йортларда яшәүчеләргә уртак файдалану урыннарында коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы” 354нче карары көченә кергәч, халык зур дулкынлану кичерде. Чөнки йортка кергән судан фатирларда тотылган су күләмен алганнан соң килеп чыккан аерма, уртак файдалану урыннарында (подъезд, подвал, чорма) сарыф ителгән су күрсәткече буларак, кв. метрдан чыгып, фатир хуҗаларына бүлеп языла башлады. Кеше фатирда яшиме юкмы, ул әлеге “аермадагы” үз өлешен түләргә тиеш булып чыга. Элек алар аны фатирда тотылган суга карап түли иде. Ә бит аерма чыгарга тиеш түгел кебек. Подъезд, подвал, чормаларда су кая китәргә мөмкин?! Кайберәүләрнең фатирда тотылганга караганда уртак файдалану урыннарындагы су 2,5 тапкырга күбрәк чыккан. Халык шуны күреп хәйраннар калды.
— “Водоканал-Сервис” ширкәте контролерлары һәр ай ахырында су исәпләгечләрендәге күрсәткечләрне язып ала,— дип сөйли “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин.—Махсус комиссия оештырдык та, уртак файдалану урыннарында су “күп тотылган” йортларда булдык, исәпләгечләр торышын җентекләп карадык. Фатир исәпләгечләренең хуҗалары аларны нинди генә хәлгә китермәгән: эшләмәсен яки азрак әйләнсен өчен приборларны хәтта әйләндереп куйганнар. Нәтиҗәдә фатирда тотылган су беркая да теркәлми, ә ул өлеш йортка кергән су күрсәткечендә бар бит. Син су урлыйсың, ә күршең синең өчен түли булып чыга. Ягъни йортта тотылган барлык су күрсәткеченнән фатирларда сарыф ителгән су күрсәткечен алудан килеп чыккан аерма фатир хуҗаларына бүленә. Исәпләгечләрне төзәткәннән соң нәтиҗәләр күзгә күренеп үзгәрде. Приборларны яңаларга алмаштыру яки төзәтү чыгымнары шулай ук йорт хуҗалары җилкәсенә төшә.
— Декабрь, гыйнвар айларын чагыштырып карасаң, Борһанов урамындагы 7 йорт, Юл тыкрыгы урамындагы 5Г йорты, Зәйнуллин урамындагы 12А, 13А, 8А йортлары, Муса Җәлил урамындагы 24 йорт, Пушкин урамындагы 32 йорт, Төзүчеләр урамындагы 9А, Шәрыкъ урамындагы 22 йортта, чыннан да, уңай якка зур үзгәрешләр бар,— дип сөйли Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Линар Әхмәдиев.— Мәсәлән, Төзүчеләр урамындагы 9А йортта уртак файдалану урынында сарыф ителгән су декабрьдә 1857 сум 73 тиенлек булса, исәпләгечләрне төзәткәннән соң, гыйнварда ул сан 64 сум 7 тиенгә төшкән. Аерма зур бит!
Су бәясе белән дә (1 куб.м 38 сум 3 тиен) халык аптырашта. Аны “Водоканал-Сервис” ширкәтенең баш икътисадчысы Раушания Борһанова болай дип аңлата:
— Су бәясе чыккан җирдән йортларга килеп җиткәнче тотылган чыгымнарга карап куела. Чишмә суы Арчага 30 км. арадан килә. Чыгымнарга тагын насос, моторлар, электр энергиясе, бу өлкәдә эшләгән кешегә хезмәт хакы түләүләр һ.б. керә. Бәяне республикадагы дәүләтнең тарифлар буенча комитеты билгели.
Канализация суларының чиста чишмә суыннан да кыйммәтрәк булуы шулай ук аңлашылып бетми.
— Арчада үзәк челтәргә тоташтырылган йортлар күбрәк булган саен канализация сулары бәясе дә кимиячәк,— дип аңлата Раушания Зәкәриевна.— Әлегә үзәк канализация челтәренә тоташмаган йортлар күп. Куәтле су чистарту корылмасы эшләп тора. Канализация суына чыгымнар шулардан җыела.
Аңлыйм, тарифлар зур булмаса, бәлки исәпләү приборларын сафтан чыгарып азапланмаслар иде дә, сорау артыннан сорау да тумас иде. Шунысы ачык: күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә уртак йортка ничек тә “минеке” дигән караш тәрбияләргә кирәк. Син инде ул вакытта күршеңә, бикле подвал ишеген ачып, су исәпләгечен сафтан чыгарырга ирек куймыйсың һәм үзеңнең дә бу “хәйләгә” кулың күтәрелмәячәк.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International