Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Матур язлар, ямьле җәйләр килсен
2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Матур язлар, ямьле җәйләр килсен
Ике кеше бергә очрашса һава торышы турында сүз кузгатмый калмый инде. Чөнки без үзебез дә табигать баласы. Ата–бабаларыбыз кышка карап җәйнең ничек буласын фаразлаган, эшен планлаштырган.
Бүген дә без һава торышына битараф түгел. Артык салкынга китсә, җылы көннәрне сагына башлыйбыз, эссе дә ярамый үзебезгә, җәен — яңгыр, кышын кар көтәбез.
Арча метеостанциясенә килеп кергәч тә беренче соравым шулайрак булды.
— Күпербашта 36 градус салкын, кайчан җылыта инде, дип борчыла халык, — дим.
— Бездә иртәнге җидедә 23,7 градус иде, — диде станция җитәкчесе Татьяна Петрова. — Түбән урыннарда салкынрак була инде.
Арчада метеостанция 1932 елда тимер юл станциясе каршында төзелә. 1965 елда Мичурин урамына күчерелә, ярты гектар мәйдан били. Менә сиксән елдан артык инде районның һава торышы турындагы мәгълүматлар шушы коллективның хезмәте нигезендә теркәлеп бара. Тарих битләренә күз салу һәрвакыт кызыклы. 1951,1952,1956 елларда февральдә — 9, 1949,1954 елларда мартта —8, 1956 елда — 7, 1950 елда апрельдә 4 мм гына явым–төшем булган. 1954, 1956 елларның июль айларында яңгыр күп яуган — 152–150 мм (норма — 35 мм).
Мондый мәгълүматларны авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов та туплап бара. Станциягә барганчы аның белән дә шул турыда сөйләшеп алган идек.
—Метеостанциянең мәгълүматлары авыл хуҗалыгы өчен дә әһәмияткә ия,—диде ул.— Һава температурасын, явым–төшем күләмен, дымлылыкны, җилнең тизлеген билгеләү белән бергә, аның белгечләре басуларга чыгып декада саен кар, туң тирәнлеген үлчи, уҗымнарның куаклану үзәгендәге температураны ачыклый. Без шуларга таянып эш итәбез.
Инде тарихка кереп калган еллар арасында әле онытылырга өлгермәгән 1972, 1981, 2010 еллар корылыклы булулары белән аерылып тора. 1972 елның маенда — 6 (норма — 35), июньдә — 80 (норма — 35), июльдә 2 мм (68) яңгыр яуган. 1981 елның маенда — 6, июньдә — 15,2, июльдә 22,2 мм булган. 2010 елның җәен искә алырга да куркыныч: апрельдә — 7, майда — 19, июньдә —5,7, июльдә — 6,8 мм туры килгән.
Ә без белгән иң куркыныч җәй 1978 елгысы. Болай яңгырларга юмарт булды ул, көн саен килде дә койды, төшкә кадәр — кояш, төштән соң — яңгыр. 1 апрельдә кар эреп бетте. Майда — 126, июньдә — 219, июльдә 74,2 мм яңгыр яуганлыгы теркәп куелган. Игеннәр, терлек азыгы ишелеп уңды, әмма ул елны аларны җыеп бетерә алмадылар, икенче елның язында тәмамларга туры килде. Июнь ахырында кичке якта килеп җиткән коточкыч гарасат агачларны, электр баганаларын аударды, түбәләрне алып атты. Шушы елның 30 декабренә каршы төндә салкынлык 50 градуска җитте.
Метеостанциядә алты хатын–кыз эшли, аларның бишесенең стажы 30 елдан артык. Ул елларда төрлесен күргән алар. Элек сәгать саен чыгып җилнең тизлеген, өч сәгать саен температураны үлчәргә туры килә иде. Хәзер боларның барын да махсус җайланмалар компьютерга тапшыра. Әмма монда тәүлек буе кеше өзелми, чөнки билгеләнгән вакытта мәгълүматларны ТР гидрометеорология һәм әйләнә–тирә мониторингы идарәсенә тапшырырга кирәк.
Үткәннәрне белү кызык, әмма 2013 ел ничек булыр?
— Гыйнварда — 30,6, февральдә — 11,3 мм кар яуды, — диләр станция хезмәткәрләре.
— Басуларда уртача кар катламы 39–44 сантиметр, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Норма 44 сантиметр, кар әле явып тора.
Билгеле инде, Кәче авылында яшәүче, халык сынамышларына карап фаразлар ясаучы Рәсим ага Солтанов белән дә элемтәгә керми кала алмадым.
— Искечә 15 февральдә салкын булды, яз соңга калып киләчәк, — диде ул. — Иртә чәчәргә тырышмаска кирәк, уртача срокта чәчү әйбәт булачак. Арышның артык үсеп калмаган мәйданнарында яхшы уңыш көтелә. Борчак, вика уңышы кимрәк булыр, печән, азык культуралары, солы бик яхшы уңачак. Арпа, язгы бодай да начар булмас. Урып–җыюга көннәр уртача көтелә, хут чыккач 19 мартта төгәлрәк күренер. Яшелчә, бәрәңге уңачак. 6–7 гыйнварда тамчы таммады, иртә кыраулар көтелми. Бал уңышы әйбәт булыр, әмма умартачылар тубалларын әзерләп куйсын, аеру күп булачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз