Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзгәрешләр уңай якка
2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Үзгәрешләр уңай якка
9 мартта ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин быел 595,3 мең кв.м торак файдалануга тапшырылуын хәбәр итте.
Бу еллык заданиенең 25 процентын тәшкил итә. Татарстан Республикасы, гыйнварда 381,1 мең кв.м торак тапшырып, Идел буе федераль округында беренче урынны алган.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында терлекчелектә үсеш күзәтелүен билгеләп үтте. Ул әлеге тармакта ике айлык эшкә йомгак ясады. узган ел белән чагыштырганда ит җитештерү 9 процентка арткан.
Терлекләрнең баш санына килгәндә, сыерлар 3 процентка артык, бозаулар 5 процентка күбрәк алынган.
Ә менә сөт җитештерү 3 проценттан кимегән, узган елга караганда 6 мең тонна сөт азрак савылган. Нигездә, бу “Вамин–Татарстан”, “Красный Восток” булган районнарга туры килә.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, көн тәртибендәге мәсьәләләргә тукталды, бурычлар куйды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов терлекчелектәге ике айлык нәтиҗәләргә анализ ясады. Ике айда 84641 центнер сөт савылды. Бу узган елның шул чорындагыга карата 100,5 процент тәшкил итә. “Ватан”, “Ак Барс–агро”, “Мәрҗани” хуҗалыкларында үсеш 122,5–114,7 процент, “Арча”, “Акчишмә” ширкәтләрендә былтыргы күләмнең 65,8–76,4 проценты кадәр генә сөт җитештерелде.
Гаилә фермаларының җитештерү күләмнәрен арттыра барулары куанычлы хәл. Д.Сабиров, Р.Мәрданов, Д.Шакирҗановның гаилә фермалары аеруча әйбәт үсешкә иреште.
“Ак Барс–агро”, “Кырлай”, “Курса МТСы” хуҗалыкларында ике айда уртача бер сыердан 1408–1016 килограмм сөт савылды. Иң түбән күрсәткеч “Арча” ширкәтендә — 363 килограмм гына.
“Ватан”, “Ак Барс–агро”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә ит җитештерү артты. “Арча”, “Акчишмә” ширкәтләрендә узган елның шул чорына карата 50,5–62,9 процент кына тәшкил итте.
Быел ике айда 3103 бозау алынды, узган ел бу чорда 3135 иде. “Северный” хуҗалыгында үсеш — 156, “Кырлай”да —135,6, “Аю”да 131,5 процент.
Район буенча терлекләрнең баш саны узган елның шул чорына карата бераз артты (100,1 процент). “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында үсеш 103 проценттан артык. “Акчишмә”, “Арча” ширкәтләрендә терлекләрнең баш санын шактый киметүгә юл куйдылар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров терлекчелек тармагына, аеруча сөт җитештерүгә игътибарны арттыруны таләп итте. Көндәлек акча кертә торган бердән-бер чыганак бу. Сөтне югары сыйфатлы итеп сату аеруча отышлы. Сыйфатка көндәлек анализ ясап, ни өчен югары сортка туры килмәвенең сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны төзәтү өстендә эшләргә.
Алмас Әминович Арча сөт комбинатының да бу мәсьәләләрдә мөһим урын тотарга тиешлеген әйтеп үтте. Заманында күпме кешегә эш урыны булдырган, район бюджетына лаеклы өлеш керткән оешмага күләгәдән чыгарга вакыт.
Район башлыгы үткәргән киңәшмәләрнең берсендә кайбер хуҗалык җитәкчеләре сөтне югары сортлы итеп сата алмауның сәбәбен сыерларда мастит авыруы булу белән аңлатканнар иде. Максатчан эш алып барганда маститны гына түгел, хәтта лейкоз авыруын да җиңеп була.
Элеккеге “Күлтәс” ширкәте, хәзерге А.В.Сафиуллинның крестьян–фермер хуҗалыгында лейкоз авыруыннан котылу өчен бөтен сыерларны алыштырдылар. “Быел ике айда 60 процентка якын сөтне югары сортлы итеп саттык”,— ди башкаручы директор Васил Габделхаков.
Быел көтүгә үзләрендә үстерелгән тагын 40тан артык тана кертеләчәк. Күрсәткечләр дә үсеш ягында, бер сыердан уртача савым 15 килограммга якын. Ике айда мөгезле эре терлекләрдән уртача 823 грамм үсеш алынган. Сыерлар чиста, терлекчеләр канәгать, хезмәт хакларын вакытында алып баралар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Рәсемдә: Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгының тәҗрибәле сыер савучылары Ания Хәсәнова (сулдан уңга), Әлфия Сибгатуллина, Марат Галәветдинов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз